Кечкенә чагымда  мин гел ниндидер  маҗараларга, кызык хәлләргә (киресенчә дә булгалый)  юлыгырга гына тора торган бер бала идем.

 

Муенга кадәр суга батып кайтулар да, агач башларына менү дә, түбә кыекларында йөрү дә, “Әйдәгез тизрәк, таз астына күсе тотып яптым!” – дип, өйдәгеләрне алдап чыгару  да, авыл артындагы әрәмәлекнең кеше атлап керергә кыймаган сазлык урыныннан  карлыган кадәр эре, тәмле шомырт җыеп ашаулар да,  үзебезнең түбән оч малайларыннан “сугышчан” отряд оештырып (мин – командир, янәсе), көтмәгәндә дошманга һөҗүм итүләр дә – берсе дә калмады. “Дошман” дигәнем,  бик тә бала җанлы мәктәп каравылчысы Яхья абый иде. Ул эштән ындыр артлап кайта. Без, ташбашлар, яр астына, таллыклар арасына кереп качабыз да, аның гәүдәсе күренүгә, “Ура” кычкырып, агач мылтыклардан “ата-ата”, моны  куа башлыйбыз. Ул, билгеле инде, йөгерә, кача башлый. Курка, янәсе.

Үскәндә, барыбыз да шундый малай-шалай идек, дисезме? Соң, мин бит  кыз бала.  Нигә күрше кызлары белән  өйле, курчаклы уйнап  утырмаганмындыр, аптырыйм…  Минем  шул чактагы шуклыкларны,  әкәмәт чакларны сиксәннән узган әнием  дә, абыйлар белән апам да  әле дә искә алып көлешәләр.  Боларны ник сөйли башладым соң әле? Ә, әйе, искә төште. “Мәйдан” журналы игълан иткән “Чормада сакланган ядкарь” дигән конкурска тап булуым риясыз балачак иленә алып киткән ләбаса үземне. Шул балачагымда чорма белән бәйле булган бер  моментны сөйләп китим әле.

Банат әбиләр белән без терәлеп торган күршеләр идек. Оныклары – Фәнилә, Рамилә апалар инде зур сыйныфларда укыйлар.  Энеләре Марат болардан кечерәк. Миннән алты-җиде яшькә зуррактыр. Әмма мин аңа, никтер, абый сүзен кушмый гына, исеме белән  дәшә идем. Әниләре Фәрханә апа — мәктәптә укыта. Әтиләре юк,  мин туганчы ук юл һәлакәтенә очрап һәлак булган. Күп вакытым, аерата җәйге каникул вакытларында, шуларда уза иде. Үземнең әби булмагангамы, бигрәк тә Банат әби тирәсендә чуалырга яратам. Ул кайда – мин шунда: капка төбендә дә утырабыз, каз бәпкәләре дә саклыйбыз, кереп, гөрләшә-гөрләшә чәй дә эчәбез,  тавыкларга җим салырга да чыгып китәбез, ягылган мунчаның идән-ләүкәләрен  юарга да бергә барабыз. Дөресрәге, ул юа, мин мунча алдында утырып торам.

— Балам, бар әле, чормадан каен пиннеге алып төш әле, пешекләп куйыйк, – ди әби. – Тик сак бул, менгәндә баскычтан егыла күрмә!

Егылам диме соң! Моның ише генә баскычларны  күргән бар, анысы.

Мендем. Себерке алыйм, дип, үрелдем һәм ни күрәм — колгага эленгән  себеркеләр астында бер өем китаплар ята! Ниндиләре генә юк: дәреслекләр дә, матур-матур рәсемле әкият китаплары  да. Әрәм булып тузан җыеп яталар.  Эх, бу китаплар минеке булса иде, дип уйлыйм эчтән генә. Иң яраткан шөгылем бит ул минем – китап уку. Бигрәк тә әкиятләргә мөкиббән китәм. Бу китапларга бик кызыксам да, никтер сорап алырга базмадым, аны-моны әйтми генә әбигә себеркене төшереп тоттырдым.

Теге, чормадагы хәзинә, минем бөтен тынычлыгымны алды. Ничек тә кулга төшереп, укыйсы, иптәш кызларга күрсәтеп мактанасы килә. Икенче көнгә минем план әзер иде инде.

Күршеләрнең мунчасы  — безнең яктагы җиләк-җимеш бакчаларында. Көнозын күршеләр ягына колак салып, тыңлап, күзәтеп йөрим. Ничек тә уңайлы моментны табып, кулдан ычкындырмаска иде. Кайнашалар болар: берсе китә, берсе кайта. Вакыт-вакыт бу бакчага да кереп чыгалар. Шулай төш вакыты да узып китте, көн дә сүрелә башлады. Берзаман теге якта  тавыш-тын ишетелми башлады бит. Ишек алларында да, капка төбендә дә кеше-кара күренми. Безнекеләрнең дә миндә кайгылары юк, кайсы-кая әвәрә килеп, үз эшен карый. Шулай, ипләп кенә койма  аша күрше  бакчага төштем. Дошман тылындагы  разведчик  кебек,  бер карлыган куагы төбеннән, икенчесенә үрмәлим. Миннән дә ныграк  дөп-дөп тибеп  йөрәк “чаба”.  И, Алланың рәхмәте, бирәм дигән колына — чыгарып куяр юлына, шушы буладыр инде  –  мунча алдының  ишеге шар ачык тора, мин сиңа әйтим. Җәлт кенә эчкә чумам да, аяклар баскыч тактасына әллә тия, әллә юк —  чормага томырылам…

Менә ул – могҗизалар иле, әкият дөньясы! Бар дөньямны онытып, йотылып-йотылып  укыйм,  шундагы әкият геройлары белән яшим: Гөлчәчәк урынына явыз кайнана- бүредән качып каен агачына да үрмәлим, торна тәпиенә ябышып, сазлыкка да егылып төшәм, Зөһрә кызга әверелеп, айга да күтәреләм, Каф тауларына да  менәм, батыр егет Садко белән диңгез төбенә дә төшәм…  Шул рәвешле ничә сәгатъ утырганмындыр, белмим, ике якта да туган ыгы-зыгы, җанлылыктан айнып китәм. Көтү каршыларга җыенып йөрүләре икән: кемдер маллар өчен су ташый, кемдер сыер саварга чиләк әзерли, кемдер су буеннан  кайткан каз-үрдәкне ашата. Мине дә югалтканнар, әнә, әнинең,  кая йөридер, дип сукранганы ишетелә.  Укырга өлгермәгән берничә әкият китабын һәм  космос корабы, ниндидер күк җисемнәре, койрыклы йолдызлар сурәтләнгән  дүртенче сыйныф дәреслеген тиз генә күлмәк эченә шудырам да, нәкъ кергәндәгечә,  кирегә үрмәлим.

Мур кыргыры апам, икенче көнне табып алган бит  яшергән китапларны. Каян алдың боларны, ди. Дөресен әйтсәм, ачуланыр, кире кертергә кушар. Алдап әйтсәм, ышанмас. Җавап үзеннән үзе атылып чыкты: “ Чүплектән таптым” — мин әйтәм. Шундый яхшы китапларны кайсысы чыгарып ташлаган икән, дип бик аптырады инде. Бу  китаплар табуым турындагы  хәбәр, әнигә дә ишетелде, күрше кызларына да барып җитте.  Апа китапларның нинди, ни исемле икәнлегенә кадәр тәсфилләп сөйләп бирсә дә, алар үзләренеке икәнлеген башларына да китермәделәр.

Менә ямьле җәй дә үтеп китте. Беренче сентябрь җитте. Мин дүртенче сыйныфка укырга киттем. Беренче дәрес “Тынычлык “дәресе дип аталды. Икенчесе яңа фән – “Табигатъ белеме”. Укытучыбыз Ильин абый (исеме Василий. Ул чакта өлкән яшьтәге ир-ат укытучыларга шулай фамилиясе белән генә дәшеш иде) безгә дәреслекләр таратты.  Ул  миңа таныш иде инде, чөнки теге урланган китапның берсе нәкъ шушы иде. Аны  мин беренче битеннән  алып  азагына кадәр яттан беләм, диярлек. Ильин абый безгә шундый сорау бирде:

– Я, балалар, кем әйтә, Җирнең иярчене нәрсә? Кем дә кем дөрес җавап бирә — шуңа  “бишле” куям.

Миннән башка кул күтәреп, җавап бирүче табылмады.

– Җирнең иярчене – ай! — дидем мин чатлатып. Һәм шул минуттан мәктәптәге иң таләпчән, кырыс укытучы абыйның яраткан укучысына әверелдем.

 

Гөлфия Хафизова,
Тукай районы Яңа Бүләк авылы.

Комментарий язарга