Логотип «Мәйдан» журналы

Кишер орлыгы ничә ел саклана?

Кайбер яшелчә һәм чәчәк орлыкларының саклану вакытын тәкъдим итәбез.

Бакчачыларга орлыкларны барлый башларга вакыт та җитте. Түбәндә кайбер яшелчә һәм чәчәк орлыкларының саклану вакытын тәкъдим итәбез.

* борчак, кузаклылар, фасоль, редис, ачы торма, брюква, кабак, рәйхан, кәбестә, помидор, гвоздика, хуш исле борчак, ачы борыч — 3-5 ел.
 
* кишер, салатлар, цикорий, чөгендер, шалкан, шпинат, баклажан, татлы борыч, календула, люпин, маргаритка, настурция, петуния, шток-роза — 3-4 ел.
* петрушка, суган, шнитт, кузгалак, рәваҗ, спаржа, тмин, укроп, кресс-салат, иссез әрем, чабыр үләне, фенхель, шалфей, майоран, мелисса, миләүшә чәчәге, күкчәчәк, гайлардия, георгин, иберис, пиретрум, кыңгырау чәчәк, маттиола, шалфей, хризантема — 2-3 ел.
* ташкабак, патиссон, кыяр, кавын, карбыз — 6-8 ел.
* сельдерей, пастернак, суган-слизун, берьеллык астра, бәрхет, космея, дельфиниум — 1-2 ел.

 
 
 
 
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
 
 
 
Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

 

 

 

 

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-01-24/kisher-orlygy-nich-el-saklana-3117141

 

 

 

 

Комментарийлар