Логотип «Мәйдан» журналы

Килмешәк (хикәя)

Иб­ра­һим үзе бе­лән нәр­сә бул­га­нын һич ке­нә дә аң­лый, тө­ше­нә ал­мый иде.

Әл­лә ул бас­ты­ры­ла, әл­лә төш кү­рә, са­та­ша­мы? Өн­ме бу, әл­лә төш ке­нә­ме?! Төш ди­сәң, ба­ры­сы да үз төс­лә­рен­дә. Алы да бар, гө­ле дә, ал­су, яше­ле дә, кө­рә­не дә... Төш­тә ак бе­лән ка­ра төс­ләр ге­нә ха­ким­лек итә ди­ләр, ә мон­да төс­ләр бал­кы­шы. Күз ал­дын­да – әй­теп аң­ла­тып бул­мас­лык гү­зәл әки­я­ти та­би­гать поч­ма­гы. Тау бит­лә­рен­дә, кыя баш­ла­рын­да ал­ма, хөр­мә, әф­ли­сун – җа­ның нәр­сә те­ли, бар да үсеп уты­ра. Кыя баш­ла­рын­нан тау итә­ге­нә ал­лы-гөл­ле чә­чәк­ләр бе­лән үр­мә гөл­ләр су­зы­лып төш­кән. Бө­тен ти­рә-як­ка ямь өс­тәп, оҗ­мах кош­ла­ры сай­рый. Кы­я­ның төр­ле урын­на­рын­да, төр­ле би­ек­лек­тә ап-ак бәз­гә тө­рен­гән бер­ни­чә кыз ар­фа­да сал­мак кы­на көй су­за­лар. Ас­та, ти­гез үзән­лек­тә, шун­дый ук ки­ем­нәр­дән кыз­лар һәм егет­ләр, сал­мак кы­на, әдәп бе­лән би­и­ләр. Өс­лә­рен­дә­ге ки­ем­нә­рен җил уй­на­та. Алар төр­ле төс­ләр­гә ке­реп үз­гә­рә­ләр.
Бу нин­ди җир?! Иб­ра­һим­ның ту­ган авы­лы Бал­кыш ди­сәң, мон­дый ма­тур­лык Бал­кыш­ка ка­ян кил­сен. Ир­тә­ме бу, әл­лә кич­ме?! Таң­мы, әл­лә ко­яш ба­е­шы­мы? Таң бул­са, кая күр­ше­се Әх­мә­ди­нең аб­за­рын­да мал­ла­ры­на – сы­ер, са­рык, күр­кә, та­вык­ла­ры­на – җи­де кат­лы сү­ге­нү та­выш­ла­ры? Җил дә ис­ми мон­да, эт тә өр­ми. Ул үз-үзен че­мет­мәк­че бул­ды, әм­ма че­ме­тә ал­ма­ды. Шул­ва­кыт ко­ла­гы­на: «Дөнь­я­лык­ның ку­ян елын­да, арыс­лан йол­дыз­лы­гын­да, ун­би­шен­че сә­нә­сен­дә, ун сә­гать ун­дүрт ми­нут ил­ле өч се­кунд­та, җир йө­зе­нә сы­нау шар­ты бе­лән җи­бә­рел­гән, Гыйз­зә­тул­ла уг­лы Сә­ми­гул­ла, Си­ра­җет­дин кы­зы Гөл­сем­нең ур­так ни­ка­хы аша җан өрел­гән Сә­ми­гул­ла уг­лы Миң­ле­иб­ра­һим Ал­ла­һы Тә­га­лә­нең бо­е­ры­гы бе­лән җир йө­зен­дә ил­ле ту­гыз ел да уни­ке көн, ун­биш сә­гать, унөч ми­нут йө­реп, мәң­ге­лек йор­ты­на кайт­ты», – ди­гән сүз­ләр ише­тел­де.
«Ни­чек кайт­ты?! Кая кайт­ты?!» Шу­шы со­рау­лар­га җа­вап та­бал­ма­ган Иб­ра­һим­ның күз бә­бәк­лә­ре ор­би­та­сын­нан чы­га яз­ды­лар. Ул си­ке­реп тор­мак­чы бул­ды, сел­ке­нә ал­ма­ды. Күз­лә­ре, җир бе­лән күк ара­сын­да эле­неп тор­ган, ал­тын­нан ко­ел­ган кәр­зин­дә кул­ла­ры­на сур­гуч­лан­ган мө­һер су­гыл­ган бо­е­рык тот­кан ап-ак га­рәб әмир­лә­ре ки­е­мен­нән ике адә­ми зат­ка төш­те.
– Бо­ла­ры та­гын кем­нәр? Нин­ди асыл кош­лар? – дип мы­гыр­дан­ды Иб­ра­һим бо­рын ас­тын­нан.
– Без, Нөн­кир вә Мөн­кир, хөр­мәт­ле­без, си­нең го­зе­рең­не үтә­дек, бу бән­дә­гез­не хо­зу­ры­ңа ка­бул итеп ал!
– Нөн­кир, Мөн­кир? Неу­же­ли эш шун­да ук ба­рып җит­те? – диде Иб­ра­һим бар кө­че­нә. – Че­ме­те­гез ми­не! Ми­нем уя­на­сым ки­лә! Мин бас­ты­ры­лам! – дип акы­рып җи­бәр­де.
Җа­вап би­рү­че та­был­ма­ды.
– Күп­ме­ләр әйт­тем шул фер­ма мө­ди­ре Га­лә­вет­дин­гә, ал­ма, ал­ма шул Гый­ләҗ ки­бе­тен­нән ара­кы, ара­кы тү­гел, са­мо­пал са­та ул, дип! Ме­нә хә­зер ят ин­де җен-пә­ри­ләр бе­лән са­та­шып...
Иб­ра­һим­ның күз ал­дын то­ман, сих­ри көй ба­са баш­ла­ды. Ал­тын кәр­зин, күк­тә ай­ка­ла-чай­ка­ла, кыя­лар ар­ты­на ке­реп югал­ды. Ти­рә-як­тан, тау-таш ара­ла­рын­нан, ярык­лар­дан, кыя арт­ла­рын­нан адә­ми зат­лар уян­га­ны си­зел­де. Иб­ра­һим­ның кү­зе ая­гын­да­гы кап-ка­ра түф­ли­е­нә төш­те. Ул ки­нәт шат­ла­нып: «Ә ни­гә ми­нем ая­гым түф­ли­ле?! Ни­гә сал­дыр­ма­ган­нар?! Ди­мәк, мин исән! Ди­мәк, мин төш­лә­нәм, са­та­шам гы­на», – дип уй­ла­ды.
Шун­дук ят җи­рен кап­шап ка­ра­ды: «А­на­дан ту­ма чи­шен­дер­гән­нәр, түф­ли­не сал­дыр­ма­ган­нар! Яшь ха­тын Ай­сы­лу эше. Соң­гы юл­га озат­кан­да да Ай­сы­лу үзен­чә эш­лә­гән». Кур­ка-кур­ка гы­на өс­тен­дә­ге ки­е­мен тик­шер­мәк­че бул­ды. Сис­кә­неп кит­те: «Кә­фен­лек!!! Әйе, әйе, ми­нем өс­тә кә­фен­лек! Уф, бу­ы­лып, бас­ты­ры­лып үләм!»
Ку­лы му­е­ны­на үрел­де, бар­мак­ла­ры му­е­нын­да­гы галс­ту­гы бе­лән оч­раш­ты. «Әй­тәм бит, яшь ха­тын Ай­сы­лу га­лә­мә­те дип! Үзен­чә – тор­мыш­та­гы­ча эш­лә­гән. Үзе­нә ки­рә­ген сал­дыр­ган, галс­тук­ны кал­дыр­ган. Шах­ма­тист­ка! Җит­ди ха­тын җи­де адым­ны ал­дан уй­лый. Кай­чан да бул­са мон­да ки­лә­сен бе­лә. Ми­не, галс­тук­тан, зур на­чаль­ник бу­ла­рак кар­шы алыр­лар дип уй­ла­ган­дыр».
Галс­тук­ны сал­мак­чы бу­лып галс­тук тө­е­не­нә то­ты­ну­га, яны­на, сал­мак адым­нар бе­лән оч­кан ха­ләт ясап, пы­шыл­дый-пы­шыл­дый кыс­рык­лап кил­гән әр­вах­лар­ны кү­реп, кур­ка-кур­ка көч-хәл бе­лән ал­га үр­мә­лә­де. Мон­нан шак­тый ел­лар дөнь­я­лык­тан кит­кән әни­се Гөл­сем, аның ар­тын­нан ата­сы Сә­ми­гул­ла­ның, пы­шыл­дап: «У­лым, ба­ла­ка­ем, Миң­ле­иб­ра­һи­мым?.. Кайт­тың­мы, ба­ла­ка­ем?» – ди­гән сүз­лә­рен­нән ай­нып, кур­кып, үз-үзе­нә: «Мин кай­да?» – дип со­рау бир­де. Шун­дук ки­нәт:
– Ха­тын!.. Ха­тын, Ай­сы­лу, атаң­ның аты кор­гы­ры, син кая олак­тың?! Уя­на ал­мыйм. Бас­ты­ры­лам, че­мет әле?! – дип акыр­ды.
Шул ук ми­нут­та ана­сы­ның:
– Улым, Миң­ле­иб­ра­һи­мым, тәү­фыйк­лы бул, – ди­гән сүз­лә­ре­нә Иб­ра­һим кур­кын­ган хәл­дә:
– Бу­лыр­сың сез­нең бе­лән тәү­фыйк­лы! – дип пы­шыл­да­ды.
Ата­сы да сүз­гә ку­шыл­ды:
– Ба­ла­ка­ем, син Хо­дай йор­тын­да...
Ка­ян­дыр Җә­ми­лә та­вы­шы ише­тел­де:
– Бу – дөнь­я­лык тү­гел, мон­да сү­ге­нер­гә яра­мый...
Гый­лә­җи бе­лән Си­ра­җи да:
– Яра­мый, яра­мый, – дип ка­бат­ла­ды­лар.
– Сү­ген­мәс­сең сез­нең бе­лән! Тә­мам бу­газ­дан ал­ды­гыз. Улым, Ил­фак, Зө­фәр, уя­ты­гыз әле ми­не? Ай­сы­лу, тип әле ми­ңа, бас­ты­ры­лам! – дип гы­жыл­да­ды ир, ни­чек уя­ныр­га бел­ми­чә.
Шул­ва­кыт төр­кем ара­сын­нан Гый­лә­җи ага чык­ты да Иб­ра­һим­ның галс­ту­гы­на үрел­де:
– Сал, сал му­е­ның­да­гы эл­мә­гең­не! Эл­мә­гең­не сал, Иб­ра­һим. Би­ре­дә эл­мәк­ләр­нең мең­нән бе­рен ге­нә – ха­лык эл­гә­нен ге­нә ка­бул итә­ләр. Үз-үз­лә­ре­нә эл­мәк эл­гән­нәр­не би­ре­дә ки­чер­ми­ләр, – ди­де.
– Кит әле мон­нан, хә­шә­рәт! Нәр­сә син ми­нем му­ен­га, галс­тук­ка үре­лә­сең! Син ки­дерт­кән галс­тук тү­гел. Бу галс­тук өчен мин, бе­лә­сең­ме, күп­ме җир се­бер­дем. Җир өс­тен­дә ни­ләр ге­нә эш­лә­мә­дем! Кай­бе­рәү­ләр әле аны җит­меш­не ту­ты­рып, сик­сән­гә чык­кан­да да са­лыр­га те­лә­ми­ләр. Ә син ми­нем галс­ту­гым­ны алт­мы­шым ту­лыр-тул­мас сал­дыр­мак­чы бу­ла­сың!
Шул миз­гел­дә Иб­ра­һим кыя ба­шын­да ту­тый кош тот­кан бер са­бый­ның мөл­де­рә­мә күз­лә­ре бе­лән үзе­нә ка­рап тор­га­нын сиз­де. Ба­ла аңа кем­не­дер хә­тер­лә­тә иде. Са­бый­ның бо­ры­ны, кү­зе Иб­ра­һим­ның ата­сы Сә­ми­гул­ла аб­зый­ны­кы­мы, әл­лә...
Иб­ра­һим түз­мә­де:
– Олан, син ни­гә ми­ңа бо­лай бак­тың? – дип со­ра­ды.
– Әти, син ми­не та­ны­мый­сың­мы­ни?
Са­бый янә­шә­сен­дә ба­сып тор­ган ха­ным Иб­ра­һим­га яшь ча­гын­да шаяр­ган Мәр­фу­га­ны хә­тер­ләт­кән­дәй бул­ды. Ха­ным да тел­гә кил­де:
– Иб­ра­һим­чик, та­ный­сың­мы, ул – без­нең ур­так җи­меш, ул – без­нең улы­быз!
Иб­ра­һим­ның ар­тын­нан бер са­бый ки­леп, му­е­нын­нан ко­чып ал­ды:
– Син – ми­нем әти!
Аңа та­ба өчен­че са­бый да якын­ла­ша иде:
– Ми­нем дә әти...
Иб­ра­һим, ая­гын­да­гы бо­тин­ка­сын ку­лы­на алып, си­ке­реп тор­ды, яр­сып:
– Ана­гыз­ны!!! Ба­ба­гыз тү­гел­ме та­гын?! – дип акыр­ды.
Аның му­е­нын­да­гы кан та­мыр­ла­ры чән­ти бар­мак юан­лы­гы ка­бар­ган, ме­нә-ме­нә шарт­лап, кан чәч­рәр төс­ле, авы­зын­нан тө­ке­ре­ге чә­че­лә, үзе, сө­зәр­гә җы­ен­ган үгез ке­бек ка­рап:
– Тап­ты­лар бит юаш ке­ше! – дип ың­гы­раш­ты. – Өнең­дә бу ка­дәр ба­лаң бул­са, али­мент­тан ба­шың чык­мас! Әле аның җир өс­тен­дә йө­ге­реп йөр­гән­нә­ре дә җи­тәр­лек... – Иб­ра­һим, тө­ке­ре­неп, кә­фен­ле­ге­нә маң­га­ен сөр­теп ал­ды. – Уф, бас­ты­ры­лып үләм бу­гай ин­де. – Кү­зе ка­бат­тан ку­лын­да­гы, би­тен сөрт­кән кә­фен­лек­кә төш­те.
– Әс­тәгъ­фи­рул­ла, әс­тәгъ­фи­рул­ла... Кая олак­ты соң бу би­ләм­че ха­тын – Ай­сы­лу?! Ил­фа­гы бе­лән Зө­фә­рен дә әй­тер идем ин­де, вал­ла­һи, үл­гән­дә, ире­не­ңә су да ти­дер­мәс­ләр.
Шул­чак Җә­ми­лә:
– Үзең га­еп­ле. Оя­сын­да ни күр­сә, оч­ка­нын­да шул бу­лыр! – дип куй­ды.
Иб­ра­һим Җә­ми­лә­не кү­реп, үз күз­лә­ре­нә үзе ышан­мый­ча, сис­кә­неп:
– Әс­тәгъ­фи­рул­ла, әс­тәгъ­фи­рул­ла, кү­зе­мә кү­ре­нә­ме, – дип, күз­лә­рен бер ачып, бер йом­ды, ку­лы бе­лән кү­зен уды. Ба­шын чай­кап: – Күп­ме­ләр әйт­тем шул фер­ма мө­ди­ре Га­лә­вет­дин­гә: «Ал­ма, ал­ма шул Гый­ләҗ ки­бе­тен­нән ара­кы, ара­кы тү­гел – са­мо­пал са­та ул», – дип. Юк, тың­ла­ма­ды! Ме­нә хә­зер ят ин­де мә­ет­ләр бе­лән са­та­шып! Мах­мы­ры ни­чек бу­лыр әле... Күз­не ач­кач та, җен-пә­ри­ләр кү­ре­нә. Шун­дый чак­та юнь­ле-рәт­ле тө­ше дә кер­ми бит аның! – дип сөй­лән­де.
Җә­ми­лә, авыр су­лап:
– Бул­ды, Иб­ра­һим. Ша­яр­ма. Мон­да ша­я­рыр­га яра­мый, – ди­де.
Иб­ра­һим, үз-үзен­нән ка­нә­гать­сез­ле­ген сиз­де­реп, үкен­гән хәл­дә, баш­ка бо­лай эш­лә­мәс идем, ди­гән кы­я­фәт бе­лән:
– Нәр­сә ди? Бул­ды, Иб­ра­һим, шаяр­ма. Мон­да ша­я­рыр­га яра­мый, ди­ме?.. Кем ша­я­ра­дыр әле, – дип мы­гыр­дан­ды. – Шул Га­лә­вет­дин ку­лын­нан ара­кы эч­мәм дип, күп­ме­ләр үз-үзе­мә сүз бир­дем... Аның ку­лын­нан ара­кы эч­сәң, йә кай­тып ха­тын бе­лән су­гы­шыр­га ки­рәк, йә та­бак-са­выт ва­тар­га, йә бул­ма­са, бе­рен­че оч­ра­ган, кул ас­тын­да эш­лә­гән хез­мәт­кәр­не кый­нар­га ки­рәк.
Җә­ми­лә янә­дән тел­гә кил­де.
– Би­ре­дә май­мыл­лан­ган­ны ярат­мый­лар!
– Ме­нә, ме­нә, ди­ва­на ке­бек, үл­гән ке­ше бе­лән сөй­лә­шеп утыр ин­де, – дип, Иб­ра­һим үз-үзе­нә сөй­лә­неп ал­ды. Күз­лә­рен тез­лә­ре­нә те­кә­гән ки­леш бе­раз тор­гач: – Неу­же­ли, бе­ло­го­ряч­ка баш­лан­ды ин­де? – дип, уй­чан кы­я­фәт бе­лән әң­гә­мә­дә­ше­нә ка­ра­ды. – Ярый, мин кич­тән күб­рәк тө­шер­гән­мен ин­де. Мин май­мыл хә­лен­дә, ә син үзең кем бу­ла­сың?
– Җә­ми­лә!
Иб­ра­һим шар­кыл­дап кө­леп җи­бәр­де:
– Җә­ми­лә! Мон­нан ун­җи­де ел элек җир өс­тен­дә «конь­ки­ла­рың­ны таш­лап» кач­кан Җә­ми­лә­ме?! Мон­нан ун­җи­де ел элек ми­ңа ыш­тан­сыз ике ма­лай кал­ды­рып кач­кан Җә­ми­лә­ме?! Ми­нем бе­рен­че ни­ках­лы ха­ты­ным, Зө­фәр бе­лән Ил­фак­ның ана­ла­ры­мы? – Кө­лү­дән ки­нәт тук­тап, үз-үзе­нә, – «Ме­нә, ма­лай, хә­зер­ге ара­кы ниш­ләт­ми?! Ну боз­ды­лар, ну боз­ды­лар ара­кы­ны! Утыр­ган җи­рем­нән төш кү­реп уты­рам бит, ә», – дип пы­шыл­да­ды. Җә­ми­лә­гә ка­рап: – Бө­ке­рең кая?– дип со­ра­ды.
– Дөнь­я­лык­та­гы бө­ке­ре­ме? Си­не укы­там, ке­ше итәм дип, тор­мыш йө­ген тарт­кан­да чык­кан бө­ке­ре­не әй­тә­сең­ме?! Хо­дай аны мин­нән алып, ху­җа­сы­на тап­шыр­ды.
– Ке­ше бө­ке­ре­се ке­ше­гә ябыш­мый, саф­са­та!
«Бу мах­мыр­дан күз­гә нәр­сә­ләр ге­нә кү­рен­ми! Мон­нан биш­был­тыр үл­гән атаң бе­лән кул­тык­ла­шып йөр­сәң дә га­җәп­лән­мәс­сең...»
Шул­ва­кыт ата­сы Сә­ми­гул­ла­ның: «Мин мон­да, улым Миң­ле­иб­ра­һим!» – ди­гән сүз­лә­ре­нә:
– Точ­но! Мин­дә бе­ло­го­ряч­ка! – ди­яр­гә дә өл­гер­мә­де, әр­вах­лар ара­сын­нан, бә­ре­лә-су­гы­ла, шат­лы­гын­нан үз-үзен кая ку­яр­га бел­мә­гән бер ма­лай аты­лып чы­гып, аның ал­ды­на тез­лән­де.
– Ни­хәл?! Мин дә мон­да, Иб­рай...
– Ә син кем? Что за птич­ка? Мин си­не бел­мим бит?
– Бе­лә­сең. Мин бу – Си­рай! Си­нең са­бый чак дус­тың Си­ра­җет­дин! Ми­шә бу­ен­да, тал­лар ара­сын­да уй­нап үс­кән, каз оя­сы бе­лән ба­лык сөз­гән Си­рай!
– Нәр­сә?! Син!.. Ти­шек ыш­тан­лы Си­рай... Ышан­мыйм! Ти­шек ыш­та­ның кай­да, хә­ер­че Си­рай?! Бу ак­бәз­не кай­дан алып бөр­кән­дең?!
– Оҗ­мах, оҗ­мах бир­де, дус­тым Иб­рай! – Ул шун­дый шат. Шат­лы­гын­нан авы­зын җы­еп алал­мый. Май ко­я­шы­дай бал­кый. Әй­тер­сең, аңа мәң­ге­лек­тә – оҗ­мах­та бер ге­нә нәр­сә җит­мә­гән: ул да бул­са, са­бый чак дус­ты, ахи­ре Миң­ле­иб­ра­һим. Әй­тер­сең, ул үзе­нең җир өс­тен­нән кыс­ка гы­на го­мер сук­ма­гын уз­ган­да, бер ге­нә дә сы­нау­лар, авыр­лык­лар, кай­гы-хәс­рәт­ләр ки­чер­мә­гән. Ун яшен­нән әти-әни­сен­нән ятим ка­лып, өй рә­те бу­ен­ча кө­тү кө­теп, аб­зар­лар­да, ке­ше мун­ча­ла­рын­да йок­лап йөр­мә­гән. Ун­дүрт яше ту­лар-тул­мас як­ты дөнь­я­дан ки­теп бар­ма­ган...
Иб­ра­һим, му­ен та­мы­рын ка­шып, мә­кер­ле ел­май­ды.
– Оҗ­мах, ди­сең ин­де? Әйт­тең әле син. Си­ңа та­гы, оҗ­мах?! Кү­кәй ка­ра­гы Си­рай! Ка­рак­ка да оҗ­мах тә­те­гәч, Хәм­дү­нә әби­нең ке­тәк­ле­ген­нән соң­гы мая йо­мыр­ка­сы­на ка­дәр чәл­дер­гән бән­дә дә оҗ­мах­ка эләк­кәч, мон­да ки­лү­нең нин­ди кы­зы­гы бар?! Си­рай икән­сең, Си­рай бул, чёрт с то­бой. Тө­ше­мә кер­гән­сең икән, фай­даң ти­сен, че­мет әле ми­не, Си­рай? Уя­на­сым ки­лә.
Си­рай, чи­тен­се­неп, бер­ни дә аң­ла­ма­ган­дай чит­кә кит­те. Ап­ты­ра­ган хәл­дә са­бый чак дус­ты­на ка­рап:
– Ни­чек? Әл­лә ша­я­ра­сың ин­де. Че­мет­сәм дә, сиз­мәс­сең. Мон­да авыр­ту­ны сиз­ми­ләр, – ди­де.
– Ә син че­ме­теп ка­ра!
– Ях­шы! Мә, алай­са. – Си­рай, йө­ге­реп ки­леп, Иб­рай­ны че­ме­теп ал­ды.
Иб­ра­һим, авыр­ту­га чы­дый ал­мый, акы­рып җи­бәр­де. Бу акы­ру­ны, бу ая­ныч та­выш­ны ише­теп, бар әр­вах­лар дә чит­кә тай­пыл­ды. Алар өчен бу кө­тел­мә­гән сә­ер хәл иде.
– Ниш­ли­сең син, җен әвә­лә­гән нәр­сә! Син бит че­мет­ми­сең, ти­рем­не ту­ный­сың. Са­бый чак дус­тың, са­бый чак дус­тың... Син Си­рай тү­гел, син –җен! Син – па­лач! Шу­лай че­ме­тә­ләр­ме­ни? Си­рай ул юмарт иде. Си­рай ул, ач бул­са да, соң­гы сы­нык ик­мә­ген хай­ван­нар­га, су­да­гы ба­лык­лар­га би­рә иде... – дип иң­рә­де Иб­ра­һим.
Си­ра­җет­дин та­гы да җан­ла­нып ки­теп:
– Те­ли­сең­ме, бер нәр­сә­не исе­ңә тө­ше­рәм? – ди­де.
– Нәр­сә­не?
– Икәү ге­нә бе­лә тор­ган җыр­ны җыр­лыйм.
– Икәү ге­нә бе­лә тор­ган?
– Әйе. Те­ге чак­та, тал­лык­та син ми­не тә­мә­ке тар­тыр­га өй­рәт­кән­дә, ике­без чы­гар­ган җыр­ны.
– Ну-ка, ну-ка?..
Си­ра­җет­дин то­рып ба­сып җыр суз­ды:
Ак та­вы­гым бар иде,
Йо­мыр­ка­сы ак иде.
Иб­ра­һим түз­мә­де, янә­шә­се­нә то­рып бас­ты да аңа ку­шыл­ды.
Без­нең дә бит ту­ып-үс­кән,
Ту­ган җир­ләр бар иде.
Иб­ра­һим ка­ты итеп Си­ра­җет­дин­не че­мет­те. Си­ра­җет­дин бер­ни­гә дә исе кит­ми­чә, че­ме­тү­не, авыр­ту­ны сиз­ми­чә, җыр­ны дә­вам ит­те. Иб­ра­һим янә­дән үзен че­мет­те.
– Ә ми­не­ке авыр­та, вал­ла­һи, авыр­та! Ыша­на­сың­мы, Си­рай, ми­нем тә­нем авыр­та. Та­гын бер тап­кыр че­мет әле ми­не, Си­рай. Ми­нем тә­нем авыр­та. – Үзе та­гын кыч­кы­рып җыр­лап җи­бәр­де.
Без­нең дә бит ту­ып-үс­кән,
Ту­ган җир­ләр бар иде.
– Әйе, әйе, мин исән! Әйе, әйе, ми­нем әле ту­ган җи­рем бар. Әле ми­нем тә­нем авыр­та. Мин тор­мыш сы­нау­ла­рын үтәм ге­нә. – Иб­ра­һим, түз­ми­чә, шат­лы­гын­нан үке­реп елап җи­бәр­де.
Мон­дый га­лә­мәт­не күр­гән әр­вах­лар аңа шик­лә­неп ка­ра­ды­лар. Алар ара­сын­да ул бер сөй­кем­сез сө­як иде.
– Ай­сы­лу, Ай­сы­лу, кая олак­тың син, Ай­сы­лу, дим? Ай­сы­лу, ашы­гыч яр­дәм ма­ши­на­сы ча­кы­рыр­га ки­рәк! Һич­шик­сез, мин­дә бе­ло­го­ряч­ка баш­лан­ган. Әнә, әнә, янә­шә­мә, сал­мак адым­нар бе­лән, мон­нан биш­был­тыр үл­гән Мәр­фу­га ки­лә. Әнә, әнә, ише­тә­сең­ме, ул ми­ңа нәр­сә ди? Ышан­ма, ышан­ма аның сүз­лә­ре­нә. Ул без­нең мә­хәб­бә­те­без­дән көн­лә­шә. «Иб­ра­һим, Иб­ра­һим­чик... Мон­да Ай­сы­лу юк. Син хә­зер мәң­ге­лек­тә, – ди. – Си­нең өчен җир өс­тен­дә кал­ган Ай­сы­лу да, Гөл­сы­лу да, Нә­зи­рә дә, Сә­ли­мә дә, Га­ли­мә дә юк. Си­нең өчен би­ре­дә ба­ры тик мин ге­нә бар», – ди. По­ты бер ти­ен аның! Исән ча­гын­да да туй­дыр­га­ны җит­мә­гән, хә­зер төш­кә ке­реп азап­лый, – ди­де Иб­ра­һим, ниш­ләр­гә бел­ми­чә.
Мәр­фу­га:
– Алай ди­мә, Иб­ра­һим­чик. Бу төш тү­гел, бу – мәң­ге­лек сөю! Ми­ңа син җит­ми­сең. Си­нең ку­е­ның җит­ми... Мин – як­ты дөнь­я­да үз-үзе­мә урын та­бал­ма­ган, си­нең ку­е­ның­нан җы­лы алал­мый би­ре­гә күч­кән бә­хет­сез бер әр­вах. Ми­ңа – син­сез, си­ңа мин­сез сал­кын бу­лыр бу тә­муг ут­ла­рын­да. Кил, кил ми­нем яны­ма, – ди­де, кул­ла­рын су­зып.
Иб­ра­һим кур­ку­ын­нан чит­кә си­кер­де: «Ниш­лә­гән бу, тә­мам шаш­кан? Элек­ке­гә ка­ра­ган­да да дәрт­ле­лән­гән. Кил­гән, ди­яр­ләр!»
Мәр­фу­га, ко­ла­чын җә­еп:
– Кил, кил, син ми­нем ку­ен җы­лы­сын бе­лә­сең, – дип пы­шыл­да­ды.
– Рәх­мәт ин­де, кыс­та­ма. Бо­лай да ша­быр тир­дә.
– Си­нең уры­ның без­нең ара­да – улы­быз Габ­дул­ла бе­лән ми­нем ара­да.
– Улы­быз, улы­быз... Нин­ди ул?! Ми­нем син­дә улым, ба­лам бул­ма­ды.
Мәр­фу­га са­бый­га төр­теп күр­сәт­те.
– Ал­даш­ма, Иб­ра­һим­чик, ал­даш­ма! Әнә, әнә ич... Ка­ры­ным­да ки­леш, си­нең ку­шу, ми­нем те­ләк бе­лән дөнья­лык­ны күр­ми мәң­ге­лек­кә кайт­кан, без озат­кан са­бы­е­быз, Габ­дул­ла­быз. Ан­дый­лар­га Хо­дай үзе Габ­дул­ла дип исем ку­ша. Әнә, әнә ул без­нең ял­гы­шы­быз да, яз­мы­шы­быз да – Габ­дул­ла.
– Габ­дул­ла, Габ­дул­ла... Уя­ты­гыз ми­не! Ми­нем уя­на­сым ки­лә! – дип кыч­кыр­са да, үз-үзе­нә: «Са­быр, са­быр, са­быр, Иб­ра­һим. Син­дә бе­ло­го­ряч­ка. Си­не җен­нәр ко­тыр­та. Тә­рә­зә­дән, тә­рә­зә­дән сак бул, Миң­ле­иб­ра­һим. Бе­ло­го­ряч­ка тә­рә­зә­дән си­кер­тә, ди­ләр. Ку­лы­ңа пы­чак ала күр­мә, Миң­ле­иб­ра­һим. Юри ко­тыр­та­лар, җен­нәр ко­тыр­та. Мәр­фу­га, Гөл­сы­лу, Нә­зи­рә, Га­ли­мә кы­я­фә­те­нә ке­реп, җен­нәр ко­тыр­та. Җен­нәр­гә ка­дыйм дип, ха­ты­ны­ңа, ба­ла­ла­ры­ңа ка­дый күр­мә. Нык бул. Үзең­не-үзең кул­га ал, Миң­ле­иб­ра­һим», – дип пы­шыл­да­ды. Тик шун­дук, ки­нәт ти­ле ке­ше ке­бек шар­кыл­дап кө­леп: «Ә мин сез­дән ку­рык­мыйм! Ә мин ку­лы­ма пы­чак ал­мыйм!» – дип үкер­де.
Мәр­фу­га аны:
– Син авы­ру тү­гел, әр­вах­лар авы­ру бул­мый. Си­нең авы­ру­ла­рың, үт­кән юлың җир өс­тен­дә кал­ды, – дип бүл­дер­де.
Иб­ра­һим, ачу­ы­на чы­дый ал­мый, Мәр­фу­га­ны ка­ты итеп бар кө­че­нә че­мет­те дә:
– Авырт­мый­мы – а­вырт­мый. Чөн­ки син – җен! Шу­ңа кү­рә авыр­ту­ны сиз­ми­сең, – ди­де. Үзен че­мет­те: – Ә ми­нем авыр­та. Ди­мәк, мин – ке­ше! Те­ре ке­ше!
Шул­чак өчен­че бер ке­ше аның кар­шы­сы­на ки­леп:
– Син, Миң­ле­иб­ра­һим әр­ва­хет­дин әти, үз юлың бе­лән, ә без үз юлы­быз бе­лән ба­ра­быз. Си­нең юлың тә­муг, ә без­нең юл – оҗ­мах. Дөнь­я­лык­та, җир өс­тен­дә бик күп сы­нау­лар­ны үтә ал­мый гө­наһ кыл­дың. Си­не бик күп га­зап­лар кө­тә. Шу­ңа, си­нең тә­нең авыр­ту­ны си­зә, – ди­де.
Са­бый да, ал­га­рак чы­гып:
– Син – гө­наһ­лы әти, – дип өс­тә­де.
Иб­ра­һим­ның ата­сы Сә­ми­гул­ла аб­зый, ба­шын тү­бән игән ки­леш, кай­гы­лы хәл­дә аның янә­шә­се­нә кил­де.
– Әй улым, улым! Озак­ла­мый Мөн­кир бе­лән Нөн­кир ки­лер. Ай, со­рау алыр­лар... Ай, алыр­лар... Шу­лай бит, энем, – дип, янә­шә­сен­дә ба­сып тор­ган Гый­лә­җи­гә ым как­ты.
– Тиз­рәк му­е­ның­да­гы эл­мә­гең­не са­лып таш­ла. Ме­нә мин дә эл­мәк­кә мен­гән өчен гүр га­зап­ла­рын­да янам, – дип ашык­тыр­ды Гый­лә­җи.
– Син ми­не үзең бе­лән ча­гыш­тыр­ма! Мин син тү­гел. Мин си­нең ке­бек кол­хоз ам­ба­ры­на ут төрт­мә­дем. Мин си­нең ке­бек мә­чет ма­на­ра­сы кис­мә­дем. Мин үзем, үз авы­лым­да мә­чет ма­на­ра­сы кү­тәр­дем. Ки­те­гез, кит, кү­зе­мә кү­рен­мә­гез! Мин те­ре­ләм, мин бу га­зап­лар­дан ба­ры­бер ары­нам! – дип кар­шы төш­те алар­га Иб­ра­һим, кар­лык­кан­рак та­выш бе­лән.
Шун­да Җә­ми­лә:
– Соң ин­де, – ди­де.
– Соң ин­де?.. Нәр­сә, ми­нем җир өс­тен­дә эш­лә­гән бер ге­нә эшем дә са­вап­лы бул­ма­ган­ме­ни?! Нәр­сә, ми­ңа тө­шем­дә ге­нә бул­са да оҗ­мах кү­рер­гә Хо­дай на­сыйп ит­мә­гән­ме­ни?! – дип кыч­кыр­ды. Хур кыз­ла­ры­ның кө­леш­кән­нә­ре­нә ко­лак са­лып: – Ме­нә сез!.. Сез, чи­бәр­кәй­ләр, ке­ре­гез ми­нем төш­лә­ре­мә, – дип, си­ке­реп тор­ды да, хур кыз­ла­рын ко­чар­га дип, алар ар­тын­нан йө­ге­рер­гә то­тын­ды.
Ә те­ге­ләр шун­дый җи­тез­ләр, шы­рык-шы­рык кө­лә­ләр дә кү­бә­ләк­ләр ке­бек гөл­гә ку­на­лар, та­гын, очып, Иб­ра­һим­ның җил­кә­се­нә, ба­шы­на ку­на­лар, янә­дән үз кы­я­фәт­лә­ре­нә – ке­ше зур­лы­гы­на әве­ре­лә­ләр.
Ул ал­ды­на тө­шеп кун­ган хур кы­зы­ның үз рә­ве­ше­нә әве­рел­гә­нен ге­нә кө­теп ал­ды да аңа үрел­де, әм­ма кул­ла­ры ка­тып кал­ды.
– Кот­ка­ры­гыз, кот­ка­ры­гыз, кул­ла­рым кү­тә­рел­ми! – дип акы­рып җи­бәр­де Иб­ра­һим. Бер мәл­гә ул үр­мә­күч пә­рә­вә­зе­нә эләк­кән че­бен хә­лен­дә иде.
Ку­лы үз хә­ле­нә кайт­кач, кыл­ган ки­леш­мә­гән га­мә­ле­нә үке­нә бел­ми тор­ган Иб­ра­һим икен­че хур кы­зы­на сүз кат­ты. Әм­ма аңа үре­лер­гә кур­ка иде ул. Җир өс­тен­дә үзе­нә ко­рал итеп ал­ган бө­тен хәй­лә­лә­рен туп­лап, үзе­не­кен эш­ләр­гә ты­рыш­са да, кур­как­лык адәм ба­ла­сын­нан – Иб­ра­һим­нан өс­тен­рәк иде.
– Нәр­сә ка­рап кат­тың? Кер, кер ми­нем ку­е­ны­ма! Ми­нем ку­ен – сер­ле ур­ман. Җи­ләк­ле алан­на­ры да, чә­чәк­ле бо­лын­на­ры да бар, – дип те­ле­нә са­лын­ды ул, хур кы­зы­на күз­лә­рен май­лан­ды­рып ка­рап.
Өчен­че хур кы­зы­на:
– Син дә кер! Нәр­сә, кер­сәм – чы­гал­мам, ди­сең­ме?! – дип шәп­лә­неп, күк­рә­ген­нән кә­фе­нен ач­ты. Тыр­пай­ган күк­рәк йон­на­рын бар­мак­ла­ры бе­лән та­ра­ды. – Нәр­сә, мон­да­гы шү­рә­ле­ләр кы­тык­лап үте­рер, ди­сең­ме?
Чит­тә­рәк җир­дән ял­гы­шып ва­кы­тын­нан ал­да­рак Мәң­ге­лек­кә ада­шып ки­леп эләк­кән адәм ба­ла­сы Иб­ра­һим­ның мо­ңар­чы Мәң­ге­лек­тә кү­рел­мә­гән ямь­сез, ки­леш­сез га­мәл­лә­рен кү­зәт­кән дүр­тен­че хур кы­зы­на ка­рап:
– Син дә чит­тә кал­ма. Чи­бәр­кәй­ләр өчен ми­нем ку­е­ным ир­кен. Сез­дәй чи­бәр­кәй­ләр бу ку­ен­да бик күп эре­де­ләр. Әгәр ку­ен җы­лым җит­мә­сә, бай­лы­гым җы­лы­тыр. Мин бай! Элек бө­тен ра­йон, ра­йон авыл­ла­ры­ның бай­лы­гы мең­лә­гән ке­ше­не­ке бул­са, ул бү­ген ба­ры тик ми­не­ке ге­нә. Ба­ры­сын да са­тып алам! Оҗ­мах­ны да, ки­рәк икән, тә­му­гын да... – дип ос­тар­ды. Шун­дук әр­вах­лар­га бо­ры­лып: – Уя­ты­гыз, уя­ты­гыз гы­на ми­не... Ми­нем уя­на­сым, ке­ше бу­ла­сым ки­лә! – дип иң­рә­де.
Әр­вах­лар ба­ры­сы бер­та­выш­тан:
– Соң, соң ин­де, – дип шау­лаш­ты­лар.
Иб­ра­һим­ның аяк­ла­ры хәл­сез­лән­де. Ул, чай­ка­ла-чай­ка­ла, кы­я­ның кеч­ке­нә ге­нә бер тү­мә­ре­нә утыр­ды, ба­шын тез­лә­ре­нә куй­ды. Әр­вах­лар то­ман­га бер-бер арт­лы ке­реп юга­ла­лар, әй­тер­сең, күз ал­дын­да эри­ләр иде.
Кы­я­ның иң би­ек өле­шен­дә пәй­да бул­ган Мөн­кир сү­зен бо­лай дип баш­ла­ды:
– Гыйз­зә­тул­ла уг­лы Сә­ми­гул­ла...
Кы­я­ның икен­че иң би­ек нок­та­сын­да ба­сып тор­ган Мөн­кир, ку­лын­да­гы сур­гуч­лы бо­е­рык­ны сү­тә-сү­тә, сүз­гә ку­шыл­ды:
– Си­ра­җет­дин кы­зы Гөл­сем­нең ур­так ни­ка­хы аша... Җир йө­зе­нә сы­нау шар­ты бе­лән 59 ел­га, уни­ке көн­гә, ун­биш сә­гать­кә, унөч ми­нут­ка җи­бә­рел­гән...
Ике­се бер­гә озын итеп, бар ба­кый­лык­ка ише­те­лер­лек итеп:
– Сә­ми­гул­ла уг­лы Миң­ле­иб­ра­һим... – дип яң­гы­рат­ты­лар.
Нөн­кир:
– Мәң­ге­лек йор­ты­на, Хо­дай хо­зу­ры­на кайт­ка­ны­ңа инан­дың­мы ин­де?!
Иб­ра­һим тет­рә­неп кит­те, ба­шын кү­тәр­де, йө­зен­нән нур кач­ты, күз­лә­ре төс­сез­лән­де. Җир өс­тен­дә­ге ке­бек ка­лын көч­ле та­вы­шы бе­лән ти­рә-юнь­не кур­кыт­мак­чы бул­ды.
– Сез кем­нәр?!
Әм­ма та­вы­шы элек­ке­чә чык­ма­ды. «И­ке­ле» ал­ган өчен­че сый­ныф ба­ла­сы хә­лен­дә иде ул. Җир өс­тен­дә үзе ха­ким­лек ит­кән җир­дә, ра­йон­да үзе­нең кул ас­тын­да эш­лә­гән, хез­мәт ит­кән ке­ше­ләр­не ким­се­теп әй­тә тор­ган, те­лен­дә киң кул­ла­ныш­та бул­ган «Ч­то за ар­лы?!» җөм­лә­се бу оч­рак­та үзе­нә әй­лә­неп кайт­ка­нын Иб­ра­һим сиз­де.
– Ба­ры­гыз, бар, юлы­гыз­да бу­лы­гыз! Ке­ше кур­кы­тып, кыз­лар өр­ке­теп йөр­мә­гез! Юнь­ле-рәт­ле төш ке­нә кү­рә баш­ла­гач, коз­гын ке­бек кыя ба­шы­на ме­неп, кыз­лар өр­ке­тү егет­лек тү­гел, – дип шәп­лә­нә баш­ла­ды ул, кул­ла­рын бол­гаш­ты­рып.
Нөн­кир та­гын тел­гә кил­де:
– Сә­ми­гул­ла уг­лы Миң­ле­иб­ра­һим... Син мәң­ге­лек йор­ты­ңа кай­ту­ы­ңа инан­дың­мы?!
– Юк! Сез биг­рәк кы­зык. Ал­дан ча­кы­ру юк. Ба­ра­сың­мы, юк­мы, дип со­рау юк. Әш­тер-өш­тер ис­ке бо­тин­ка ки­де­рә­ләр дә, шә­рә арт сан­га галс­тук так­ты­рып, йо­кы­дан да уят­мый­ча ала­лар да ки­тә­ләр. Җир­дән, адәм рәт­ле ор­кестр уй­на­тып, ха­лык җы­ла­тып, ма­ши­на­лар тук­та­тып, оза­ту юк. Без җир­дә ни өчен яши­без?! Үз го­ме­ре­без­дә бер ге­нә тап­кыр бул­са да, үл­гәч мак­та­лыр өчен! Юнь­ле-рәт­ле кар­шы алу юк, бан­кет юк, бан­кет­тан соң кыз­лар юк та юк– что за бар­дак?! Нин­ди җир, нин­ди оеш­ма бу?! Нин­ди оеш­ма­ган­лык?!
Мөн­кир, рә­хим­ле ел­ма­еп:
– Сә­ми­гул­ла уг­лы Миң­ле­иб­ра­һим, җир йө­зен­дә си­ңа сә­лам бир­гән, син­нән сә­лам ал­ган та­ныш-бе­леш­лә­рең, ту­ган-ту­ма­ча­ла­рың бе­лән хуш­ла­шу тан­та­на­сы­на ча­кы­ра­быз.
– Рәх­мәт ин­де, ай рәх­мәт! Шун­дый зур­ла­ды­гыз, са­рык кы­на суй­ма­ды­гыз! – дип чәп­че­де Иб­ра­һим, ты­ны кы­сы­лып.
...Шун­да аның ко­ла­гы­на ма­тәм мар­шы та­вы­шы ки­леп кер­де. Ка­ра­са, ал­дын­да ту­ган авы­лы­ның элек­ке­ге пар­тор­гы – хә­зер­ге мул­ла­сы, мәк­тәп­тә Иб­ра­һим­нар клас­сы­на, хә­зер­ге­чә әйт­сәк, сый­ны­фы­на өч ел рәт­тән уты­рып кал­ган­нан күч­кән, ко­лак­ка ка­ты, бе­раз гы­на аң­гы­ра­рак, дин мәсь­ә­лә­сен­дә ике аять­тән гай­ре бер­нәр­сә дә бел­мә­гән Би­ла­лет­дин һәм ра­йон­ның баш­кар­ма ко­ми­те­ты рә­и­се­нең со­циаль мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча урын­ба­са­ры Әгъ­лә­мет­дин Әһ­лет­ди­но­вич­лар ба­сып то­ра. Шун­да мул­ла Би­ла­лет­дин сүз ал­ды:
– Җә­мә­гать, өс­те­нә туф­рак тө­ше­рә баш­ла­са­гыз да ярый­дыр.
Иб­ра­һим ниш­ләр­гә бел­ми­чә чә­бә­лән­де, дөнь­я­ны ярып кыч­кы­рыр­га то­тын­ды:
– Таш­ла­ма­гыз, авыл­даш­лар, рай­он­даш­лар, таш­ла­ма­гыз! Зин­һар, ту­ган­нар, таш­ла­ма­гыз! Ми­нем кү­ме­лә­сем, җир­лә­нә­сем кил­ми! – Ул, күп­ме ге­нә тар­тыш­са да, сү­зен сүз итәр­лек, тә­нен сел­ке­тер­лек хәл­дә тү­гел. Аның җә­сә­ден кап­ла­ган лә­хет так­та­сы­на, яң­гыр яу­ган та­выш чы­га­рып, туф­рак ко­е­ла иде.
Би­ла­лет­дин үзе­нең эш сти­хи­я­се­нең иң кү­ңел­ле миз­ге­ле­нә – йө­рә­ге­нә якын җи­ре­нә якын­лаш­кан­ны си­зеп, дәрт­ле аваз, ку­а­ныч вә шат­лык бе­лән чи­рат­та­гы сү­зен баш­ла­ды:
– Җә­мә­гать, мәр­хүм­не соң­гы юл­га оза­ту тан­та­на­сын баш­лый­быз­мы?
Иб­ра­һим, код­рә­тен­нән кил­сә, лә­хет так­та­ла­рын чә­чеп, өс­тен­дә­ге ике метр ка­лын­лы­гын­да­гы туф­рак­ны бә­реп чы­гып, Би­ла­лет­дин­нең му­ен та­мы­ры­на шун­дый итеп тар­тыр иде!
– Нәр­сә ди?! Тан­та­на, ди­ме?! Вот, карт ишәк! Шу­шы тин­тәк­кә, үзем­не күр­сә­тәм дип, ра­йон ак­ча­сы­на мә­чет са­лып бир­дем бит!
Ха­лык ара­сын­нан кат­кан бо­тин­ка­сы­ның уңын-сул­га, су­лын уң­га шак-шок бә­реп, ара-ти­рә бо­рын ас­тын кат­кан паль­то­сы­ның ка­еш­лан­ган җи­ңе­нә сөр­тә-сөр­тә, ту­ңу­дан дер-дер кал­ты­ран­ган, хә­ер өчен ге­нә кил­гән, авыл­ның бер­дән­бер ту­лыр-тул­мас ке­ше­се – Ба­рый Габ­ба­сы:
– Баш­лыйк, хәс­рәт, баш­лыйк, – ди­де.
Мул­ла аб­зый түз­мә­де:
– Әй син, Ба­рый ма­лае, си­ңа ни­чә тап­кыр әй­тер­гә бу­ла?! Мин хәс­рәт тү­гел, мин – хәз­рәт!
– Ярый ин­де, хәз­рәт, ярый. Үп­кә­лә­мә ин­де син аңа, үп­кә­лә­мә, – ди­еш­те­ләр ха­лык ара­сын­нан. Габ­бас:
– Мин бит, хәс­рәт, «з» ава­зын әй­тә ал­мыйм, – дип, «з» ава­зын ае­ры­ма­чык аң­ла­еш­лы итеп, мул­ла­га җит­кер­де.
Иб­ра­һим­ны җир­ләр­гә кил­гән ха­лык рә­хәт­лә­неп туй­ган­чы көл­де.
Ха­лык шау­ла­ша баш­ла­ды. «Хәз­рәт, өй­лә­гә ка­дәр өл­ге­рик!» – ди­ю­че­ләр дә бул­ды. Иб­ра­һим­ның: «Тук­та­гыз әле, са­быр итик, ха­лык бик аз бит», – ди­гән фи­ке­рен, әй­тер­сең, ха­лык ара­сын­нан бе­рәү ише­теп ал­ган да, үз сү­зе итеп, Иб­ра­һим­ның уен мул­ла­га җит­ке­рә.
Мул­ла аб­зый шу­ны ишет­кән­дәй:
– Баш­лыйк, баш­лыйк, кил­мә­гән ха­лык­ны эт өс­те­реп ку­саң да кил­ми ин­де ул, – ди.
– Әл­лә бе­раз кө­тик­ме? Ма­лай­ла­ры кайт­мас­мы? – ди­ю­че­ләр дә та­был­ды.
Ара­дан бе­рәү:
– Юк, кайт­мый­лар. Бай­лык өчен кан­га ба­тып су­гы­шып ята­лар. Бай­лык бү­лә­ләр, – дип кы­сыл­ды.
Иб­ра­һим­ның үл­гән тә­нен­нән тир бә­реп чык­ты.
«Вот, сво­лочь­лар! Ата­ла­ры­на ба­шы кәк­рәй­гән ис­ке бо­тин­ка ки­де­реп озат­ты­лар да, хә­зер мал бү­ле­шә­ләр, ди­ме?!»
Мул­ла Би­ла­лет­дин ча­па­нын рәт­ләп:
– Ярый, җә­мә­гать, бик ашы­гам, ва­кы­тым юк. Ки­чә кө­тү­дә кә­җә тә­кәм­нең ят җи­рен сы­ер сөз­гән, че­бен җы­е­ла. Ал­ла сак­ла­сын, шу­ны кай­тып бәй­ли­сем бар, – дип кау­дар­лан­ды.
Әгъ­лә­мет­дин Әһ­лет­ди­но­вич сүз­гә ку­шы­лып:
– Дө­рес, хәз­рәт, дө­рес, ва­кыт­ны әрәм-шә­рәм итеп бул­мый. Без дә ха­лык­тан ае­рыл­мый­быз. Бә­рәң­ге үс­те­рә­без. Үзем­нең дә бак­чам­ны ко­ло­ра­до кор­ты бас­ты. Кай­тып, бә­рәң­ге­дән корт җы­я­сым бар. Ал­ла­га тап­шы­рыйк, хәз­рәт, – дип рас­ла­ды.
Ара­дан бе­рәү:
– Ашык­мыйк әле. Әнә тү­бән оч­тан өч ке­ше чык­ты, мон­да кил­ми­ләр ми­кән? – дип со­ра­ды.
– Юк, юк, мон­да кил­ми­ләр. Юнь­ле-рәт­ле ке­ше­не җир­ләр­гә дә хә­зер ке­ше та­бып бул­мый. Хо­дай­га тап­шы­рам, – ди­де хәз­рәт.
«Ях­шы­лык­ны оныт­кан, иб­лис. Ра­йон­да мун­ча ди­рек­то­ры бу­лып эш­лә­гән­дә кыл­ган ях­шы­лык­ла­рым­ны оныт­кан. Кул­тык ас­ты­на тас кыс­тыр­тып, ми­че сү­тел­гән мун­ча­га кер­теп, ра­йон та­ри­хын­да кал­дыр­га­ным­ны оныт­кан. Шул пич­сез мун­ча ар­ка­сын­да нин­ди по­пу­ляр­лык ка­зан­ды!»
– Җә­мә­гать, без­нең ара­быз­дан мәң­ге­лек­кә кит­кән Сә­ми­гул­ла улы Миң­ле­иб­ра­һим әй­бәт ке­ше иде­ме?
Саф­ла­нып бас­кан ир­ләр бер­та­выш­тан:
– Әй­бәт ке­ше иде, әй­бәт ке­ше иде, – дип ка­бат­ла­ды­лар.
Иб­ра­һим­га бу җөм­лә хуш кил­де, ул уры­ны­на җай­лап ят­ты:
– Әй сез, аты кор­гы­ры, кем­нәр әле?.. Нөн­кир бе­лән Мөн­кир, про­то­ко­лы­гыз­га язып ку­е­гыз, әнә, әй­бәт ке­ше иде, ди­ләр.
– Җә­мә­гать, үзе­гез кү­рә­сез, бе­ре­без дә бу як­ты дөнь­я­га мәң­ге­лек­кә кил­мә­гән. Кай­чан да бул­са, ба­ры­быз да ан­да ба­ра­сы. Га­дел­лек, дө­рес­лек – ул йорт­та – Адәм ба­ла­ла­ры­ның мәң­ге­лек йор­тын­да.
«Га­дел­лек, дө­рес­лек... Мин­нән өч яшь­кә карт­рак син, ә бер дә мон­да ки­лер­гә ашык­ка­ның кү­рен­ми. Ми­не, Иб­ра­һим­ны, кыч­кыр­тып, те­ре­ләй, 59 яшем­дә тап­тый-тап­тый кү­мә­сең».
– Ме­нә Сә­ми­гул­ла аб­зый­ның улы Миң­ле­иб­ра­һим­ны да җир ку­е­ны­на сал­дык. Мин ин­де, сез­нең ка­дер­ле ва­кы­ты­гыз­ны алып, Коръ­ән-ясин­ны ка­бер өс­тен­дә укып тор­мам, дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, мә­ет­не кү­тә­реп алып чы­гар­га ке­ше бул­мау сә­бәп­ле, мә­ет кү­тәр­гән­дә, тә­һа­рә­тем бо­зыл­ды. Кай­тып, тә­һа­рә­тем­не яңарт­кач укыр­мын. Ара­гыз­да мәр­хүм­гә ка­ра­та әй­тә­се сүз­лә­ре­гез юк­тыр, дип бе­ләм.
– Әйт­ми кал­сак, дө­рес бул­мас, хәз­рәт. Ха­лык дө­рес аң­ла­мас, – дип, Әгъ­лә­мет­дин Әһ­лет­ди­но­вич мул­ла­ның ко­ла­гы­на пы­шыл­да­ды.
– Сүз ра­йо­ны­быз­ның баш­кар­ма ко­ми­те­ты рә­и­се­нең со­ци­аль мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча урын­ба­са­ры Әгъ­лә­мет­дин Әһ­лет­ди­но­вич­ка би­ре­лә.
«Сөй­кем­сез сө­я­ге­гез бул­дым ин­де. Сво­лочь гла­ва, үзе кил­мә­гән, мин си­нең кры­шаң дип, күп­ме ак­чам­ны сау­ды».
Әгъ­лә­мет­дин Әһ­лет­ди­но­вич ку­ен ке­сә­сен­нән бө­гәр­лә­неп, ту­зып бет­кән, исем­нә­рен ге­нә алыш­ты­рып, һәр мә­ет­не озат­кан­да укый тор­ган шпар­гал­ка кә­га­зен чы­га­рып, күз­ле­ген ба­ты­рып ки­еп укый баш­ла­ды:
– Хөр­мәт­ле ип­тәш­ләр, хөр­мәт­ле ра­йо­ны­быз хал­кы! Ара­быз­дан ки­чә ге­нә җир җи­мер­теп йөр­гән, әле 59 яше дә тул­ма­ган, эш­ку­ар ип­тә­ше­без, Сә­ми­гул­ла улы... – ки­нәт тук­та­лып, пы­шыл­дап кы­на, янә­шә­сен­дә ба­сып тор­ган бер карт­тан: – Исе­ме ни­чек иде әле? – дип со­ра­ды.
Те­ге карт әл­лә ко­лак­ка ка­ты бу­лып чык­ты, әл­лә тү­рә­не мыс­кыл итә­се кил­де­ме:
– Нәс­тә ди­сең? – дип җа­вап­ла­ды.
– Исе­ме ни­чек, дим.
– Ми­нем­ме?
– Юк, мә­ет­нең?
– Миң­ле­иб­ра­һим улы Сә­ми­гул­ла!
Урын­ба­сар ял­кын­ла­нып но­ты­гын дә­вам ит­те:
– Миң­ле­иб­ра­һим улы Сә­ми­гул­ла ип­тә­ше­без­не...
Ара­дан бе­рәү пы­шыл­да­ды:
– Иб­ра­һим...
Әгъ­лә­мет­дин Әһ­лет­ди­но­вич са­гаеп кал­ды:
– Ни­чек, Иб­ра­һим... Ә Сә­ми­гул­ла?
Мул­ла тиз ге­нә тө­зә­тер­гә ашык­ты:
– Миң­ле­иб­ра­һим ва­фат. Миң­ле Иб­ра­һим!
Әгъ­лә­мет­дин Әһ­лет­ди­но­вич:
– ...Миң­ле­иб­ра­һим ки­теп бар­ды. Без­не, бө­тен ра­йон хал­кын, ти­рә-юнь­не ятим ит­те... – дип, бер­ни бул­ма­ган­дай но­ты­гын сөй­ләп кит­те.
Иб­ра­һим­ның кү­зе­нә яшь ты­гыл­ды, бу­га­зы­на тө­ер утыр­ды. Өзек-өзек аваз чы­гар­ды:
«Шау­лаш­ма­гыз әле, по­жа­луйста. Авыл клу­бы­на, кол­хоз­ның отчёт-сай­лау җы­е­лы­шы­на кил­гән­нәр­ме­ни? Мөн­кир бе­лән Нөн­кир, сез тың­лый­сыз­мы? Бө­тен ра­йон хал­кын, ти­рә-юнь­не ятим кал­ды­рып ки­теп бар­ды, ди ху­җа. Про­то­ко­лы­гыз­га язып ку­е­гыз!»
– Аның җир өс­тен­дә эш­лә­гән эш­лә­ре, кыл­ган га­мәл­лә­ре хал­кы­быз кү­ңе­лен­нән бер­кай­чан да чык­мас, оны­тыл­мас.
«Бер­кай­чан да чык­мас, оны­тыл­мас, дип язып ку­е­гыз!»
– Иб­ра­һим улы Сә­ми­гул­ла... Әй, то есть, Сә­ми­гул­ла улы Иб­ра­һим, пар­ти­я­без ку­шуы бу­ен­ча нин­ди ге­нә җа­вап­лы эш­кә алын­са да...
Ара­дан бе­рәү пы­шыл­дап:
– Әгъ­лә­мет­дин ип­тәш, пар­тия мон­нан утыз биш ел элек бет­те бит ин­де! – ди­де.
– Бет­сә соң, – дип тел­ләш­те урын­ба­сар. – Ике көн са­ен үлеп тор­ган һәр ке­ше­гә яңа но­тык язып бул­мый ин­де. Кул­га кай­сы эләк­те, шу­ны алып кил­дем. Тәр­тә­се­нә кер­сә, яра­ма­ган! Ал­ла бо­ер­са, си­не җир­лә­гән­дә яңа­сын язар­быз. Ми­нистр күм­ми­без лә­ба­са. Мәр­хүм­нең исе­мен дө­рес әйт­кән­мен­дер бит.
– Дө­рес, дө­рес, Сә­ми­гул­ла улы Иб­ра­һим.
Би­ла­лет­дин җит­ди кы­я­фәт алып, үзен бик укы­мыш­лы итеп күр­сә­тер­гә те­ләп, гәү­дә­сен ту­рай­тып, ба­шын юга­ры то­тып, бик бел­дек­ле бу­лып:
– Җә­мә­гать, гра­мот­ный бу­лы­гыз. Аның ми­нем ке­бек мул­ла куш­кан исе­ме бар. Миң­ле­иб­ра­һим... Миң­ле Иб­ра­һим ул! – дип өс­тәп куй­ды.
Әгъ­лә­мет­дин Әһ­лет­ди­но­вич сү­зен дә­вам ит­те:
– Исе­мен дө­рес әйт­кәч, бул­ган ин­де. Та­выш, ип­тәш­ләр, та­выш! Иб­ра­һим улы Миң­ле­сә­лим­га­ли...
Би­ла­лет­дин чы­гы­рын­нан чы­га язып:
– Сә-ми-гул-ла улы Миң­ле Иб­ра­һим, Миң­ле­иб­ра­һим! – дип пы­шыл­да­ды.
Әгъ­лә­мет­дин үзе­нең ра­йон­да тот­кан уры­нын һич ке­нә дә оны­та тор­ган­нар­дан тү­гел иде. Үз исе­мен оныт­кан чак­ла­ры бул­га­ла­ды аның, әм­ма ра­йон­да үзе тот­кан урын­ны...
– Син нәр­сә, йо­мыр­ка өс­тен­дә утыр­ган каз ке­бек ысыл­дый­сың?! Ми­нем кем­ле­гем­не оныт­тың­мы әл­лә?! Син кем дә, мин кем! Мин – район
вә­ки­ле. Әйт­сәң, кыч­кы­рып әйт. Өч карт би­ре­дә ба­сып то­ра, аның да ике­се юнь­ле-рәт­ле ишет­ми, саң­гы­рау! Ан­на­ры, ми­нем өч тап­кыр ин­сульт ал­ган­ны да оны­тып бе­тер­мә. Хә­лем­не үзем ге­нә бе­ләм.
Чын­нан да Әгъ­лә­мет­дин хә­тер ягын­нан мак­та­на ал­мый иде. Ке­ше исем­нә­рен ис­тә то­ту тү­гел, ул үзе­нең исе­мен дә еш кы­на оны­та. Өе­нә кай­тыр­га чык­кач, бай­так кы­на урам­нар­га кер­гә­ләп чык­ка­лый, юл­да оч­рат­кан та­ныш-бе­леш­лә­ре­нең «ниш­ләп йө­ри­сең?» ди­гән со­ра­вы­на, өй­гә кай­тал­мый азап­ла­нам, ди­ми, ки­ре­сен­чә, урам­нар тө­зек­ле­ген, чис­та­лы­гын тик­ше­рәм, дип җа­вап кай­та­ра.
Юк­ка гы­на кы­зып кит­кән­гә, ул озак кы­на нәр­сә ту­рын­да сөй­лә­гә­нен оны­тып, акыл­лы кы­я­фәт ясап, бо­тин­ка­сы ба­шы­на ка­рап тор­ган­нан соң, кү­зе Би­ла­лет­дин­нең ба­шын­да­гы чал­ма­сы­на төш­те, ка­бер янын­да ба­сып тор­га­нын оны­тып, Би­ла­лет­дин­нән:
– Сүз нәр­сә ту­рын­да ба­ра иде әле? – дип со­рап куй­ды.
Мул­ла ку­лын­да­гы та­я­гы бе­лән ка­бер­гә төрт­те.
– Ә, әйе. Мәр­хүм нин­ди ге­нә җа­вап­лы эш­кә алын­са да, үз эшен на­мус бе­лән баш­ка­рып чык­ты...
Иб­ра­һим, бу сүз­ләр­не тың­ла­ган­да, елый-елый ше­ше­неп бет­кән иде ин­де.
«И­ше­тә­сез­ме, на­мус бе­лән, ди­ме? Про­то­ко­лы­гыз­га язып ку­е­гыз! Ме­нә ул ра­йон­ны кем җи­тәк­ләр­гә ти­еш! На­мус бе­лән, ди бит. На­мус бе­лән! Дә­вам ит, Әгъ­лә­мет­дин ип­тәш, дә­вам ит».
– Ул, шә­һәр­дә куль­ту­ра-агар­ту инс­ти­ту­тын тә­мам­лап кай­ту бе­лән, мун­ча ди­рек­то­ры ва­зый­фа­сын үз өс­те­нә ал­ды. Алы­нып кы­на кал­ма­ды, ел ярым ди­гән­дә, бар­лык ра­йон хал­кын чис­тар­тып, агар­тып, алю­мин тас­лар­ны цвет­ме­талл­га җи­бә­реп, мун­ча­ны яп­ты.
«Ял­гыш­ты. Мо­ны­сын яз­ма­гыз! Арт­ты­ра. Ми­нем хез­мә­тем ан­дый ти­рән­гә кер­гә­не бул­ма­ды».
– Мун­ча уры­ны­на гөл­бак­ча ясап, үзе­нең пив­ной ба­рын ачып җи­бәр­де. Бү­ген­ге­се көн­дә ра­йо­ны­быз яшь­лә­ре, чит ил му­зы­ка­сы тың­лап, ан­да куль­ту­ра­лы ял итә­ләр. Бу аның ра­йо­ны­быз та­ри­хын­да бе­рен­че­ләр­дән бу­лып де­мок­ра­тик юл­да­гы тәү­ге ады­мы иде. Аның бу хез­мә­тен ра­йон ад­ми­нист­ра­ци­я­сен­дә дә олы бә­я­лә­де­ләр. Әле­дән-әле шун­да ба­рып, аның эшен­нән ләз­зәт алып кай­ту­чы җи­тәк­че­лә­ре­без ра­йо­ны­быз­да җи­тәр­лек. Яшь­лә­ре­без бе­лән бер­рәт­тән, карт­лар тор­мы­шын­да да, со­ци­аль-көн­кү­реш мәсь­ә­лә­лә­рен­дә дә үзе­нең кө­чен кыз­ган­ма­ды. Ра­йо­ны­быз мә­дә­ни­ят йор­тын­да ди­рек­тор ва­зый­фа­сы­на алын­гач, ул куль­ту­ра йор­тын тиз ара­да мә­чет­кә әй­лән­дер­де һәм аңа ра­йо­ны­быз­ның иң мөх­тә­рәм, хөр­мәт­ле ке­ше­се – райо­ны­быз баш­лы­гы Си­ра­җет­дин Га­лә­вет­ди­но­вич исе­мен мәң­ге­ләш­те­рү йө­зен­нән, Си­ра­җет­дин мә­че­те ди­гән исем куш­ты.
«Ки­рәк бит, ә? Чын­нан да бик күп эш­ләр эш­лә­гән­мен икән. Бу хак­та үзем­нең дә уй­ла­га­ным юк иде әле. Үл­мә­сәм, кем са­нар иде бу эш­лә­рем­не?! Әй сез, язып ку­е­гыз! Өте­рен дә тө­шер­ми­чә, мә­чет ач­кан, ди­еп язып ку­е­гыз. Рәх­мәт си­ңа, Әгъ­лә­мет­дин Әһ­лет­ди­но­вич, рәх­мәт!»
– Сә­ми­гул­ла улы Иб­ра­һим­ның ра­йо­ны­быз өчен эш­лә­гән эш­лә­рен са­нап кит­сәң, яр­ты көн ки­рәк бу­лыр иде. Ип­тәш­ләр! Ва­кы­ты­гыз­ның тар бу­лу­ын ис­тә то­тып, мин аның иң соң­гы эшен әйт­ми ка­ла ал­мыйм. Ул үзе ту­ган ни­гез­дән ерак тү­гел, инеш буен­да, чиш­мә бу­ен­да ра­йон хал­кы­на, кил­гән ку­нак­лар өчен ял йор­ты ач­ты. Элек ти­мер круж­ка да тор­ма­ган чиш­мә бу­ен чис­тар­тып, аны бик­ләп, ра­йо­ны­быз чиш­мә­се­нең да­нын бө­тен ти­рә-як­ка, күр­ше һәм үзе­без­нең рес­пуб­ли­ка­быз­га, иле­без­нең төр­ле поч­мак­ла­ры­на яң­гы­рат­ты. Нин­ди ге­нә шә­һәр­гә ба­рып, нин­ди ге­нә ки­бет­кә кер­сәң дә, ра­йо­ны­быз суы, 28 сум­лык мө­һер та­гып, ки­бет киш­тә­лә­рен­дә го­рур ба­сып то­ра. Шул чиш­мә­без су­ын са­тып алып эч­кән­нән соң, күз­гә яшь ки­лә, ту­ган ра­йо­ны­быз­га, ту­ган авы­лы­быз­га ка­ра­та го­рур­лык хис­лә­ре ар­та. Ирек­сез­дән күз ал­ды­на ра­йо­ны­быз­ның бул­дык­лы, де­мок­ра­тик еге­те Иб­ра­һим ки­леп ба­са. Ты­ныч йок­ла, хөр­мәт­ле­без, Сә­ми­гул­ла улы Миң­ле­иб­ра­һим ту­га­ны­быз. Авыр туф­ра­гың җи­ңел бул­сын. Без ыша­на­быз, си­нең уры­ның һич­шик­сез оҗ­мах­ның тү­рен­дә бу­лыр.
Иб­ра­һим исән ча­гын­да Әгъ­лә­мет­дин­гә эш­лә­гән эт­лек­лә­рен, аның өс­тен­нән яз­ган ши­ка­ять­лә­рен исе­нә тө­ше­реп, елам­сы­рап: «Җит­те, җит­те, Әгъ­лә­мет­дин Әһ­лет­ди­но­вич, җы­ла­тып үтерәсең. Бо­лай икә­нең­не бел­гән бул­сам, бер­кай­чан да си­нең өс­тән ши­ка­ять яз­ма­ган бу­лыр идем. Ниш­ли­сең?! Тор­мыш – кө­рәш! Адәм ба­ла­сы­ның җир өс­тен­дә­ге ло­зун­гы шул! Ми­нем хак­та баш­ка­ча­рак, әл­бәт­тә, “ке­ше ки­тә, җы­ры ка­ла!” – диләр. – Ху­шы­гыз, авыл­даш­лар, район­даш­лар, ту­ган-ту­ма­ча­лар...»
Акы­рып-кыч­кы­рып ела­мак­чы иде дә, өс­тә­ге­ләр, ка­бер янә­шә­сен­дә­ге­ләр ише­тер­ләр, ише­тер­ләр дә аның ела­га­ны­на ку­а­нып: «Ни­һа­ять, җир өс­тен­дә әл­лә кем бу­лып, җир җи­ме­рер­гә йөр­гән Миң­ле­иб­ра­һим Сә­ми­гул­ло­вич­ның да үкен­гә­нен, ела­га­нын ишет­тек!» – ди­яр­ләр иде бу­гай, дип, үз-үзен кул­га ал­ды. Җир­ләр­гә кил­гән өч-дүрт карт­ның уен­да нәр­сә?! Этем бел­сен...
Ул күз­лә­рен ачар­га ку­рык­са да, һа­ман да җир­дән ае­ры­лыр­га те­лә­ми иде. Кул­ла­рын кү­тә­реп, як-ягын кап­шап ка­ра­ды. Уң­да-сул­да туф­рак, өс­тә – так­та. «Бет­те! Ба­ры­сы да бет­те! Өс­тә лә­хет так­та­ла­ры!»
Бар кө­чен туп­лап, күз­лә­рен ач­ты, ка­ра­са, үзен­нән ерак тү­гел ге­нә ун-ун­биш метр ерак­лык­та бер­ни­чә хур кы­зы ар­фа­да моң­лы, кү­ңел­гә рә­хәт­лек би­рә тор­ган көй су­за­лар. Кал­ган­на­ры Иб­ра­һим­ны әй­лән­де­реп ал­ган­нар да сал­мак кы­на, әдәп бе­лән би­и­ләр. Иб­ра­һим­ның тә­не буй­лап та­ра­кан йө­ге­реп уз­ган­дай бул­ды, каз тә­не чык­ты. Ба­шын­нан әл­лә нин­ди ма­тур: «Э­ләк­тем! Ал­ла­ның бир­гә­не­нә шө­кер, оҗ­мах­ның нәкъ үзә­ге­нә эләк­тем! – ди­гән уй­лар йө­ге­реп уз­ды. Хур кыз­ла­ры­на күз таш­лап: Бо­лар Ай­сы­лу да, Гөл­сы­лу да, Нә­зи­рә, Сә­ли­мә, Мәр­фу­га да тү­гел­ләр. Бо­лар – сор­то­вой­лар! Бил­лә­ре ге­нә ни то­ра! Умар­та корт­ла­ры­ме­ни! На­вер­но, ми­ңа бо­лар­ны сай­лар­га җи­бәр­гән­нәр­дер. Кай­сы­сы ми­ңа бу­лыр икән? Әл­лә ба­ры­сы да ми­ңа ми­кән?» – ди­гән хы­ял бе­лән озак кы­на ка­рап ят­ты. Әм­ма ул алар­ның да ким­че­лек­лә­рен та­бар­га өл­гер­де. Ниш­ли­сең, адәм ба­ла­сын­да нә­фес зур. Әле ге­нә җи­һан­нан ба­кый­лык­ка бе­рен­че ады­мын ат­ла­ган адәм ба­ла­сын­нан нәр­сә кө­тә­сең?!
Ул хур кыз­ла­ры­ның күк­рәк­лә­рен Мәр­фу­га күк­рә­ге бе­лән ча­гыш­тыр­ды. Үзе дә сиз­мәс­тән, авыз кы­рые бе­лән ге­нә ел­ма­еп: «Мәр­фу­га күк­рә­ге – бо­лар­ны­кы янын­да Һи­ма­лай та­вы...» – дип сөй­лән­де. Аны иң га­җәп­лән­дер­гә­не – хур кыз­ла­ры­ның кен­дек­сез бу­лу­ла­ры иде... Әле ге­нә кул­ла­ры бе­лән лә­хет так­та­ла­рын кап­шап ят­кан Иб­ра­һим үзе дә сиз­мәс­тән си­ке­реп тор­ды. Кул­ла­ры бе­лән бо­тин­ка та­ба­ны­на, тез­лә­ре­нә су­гып ал­ды да, «цы­га­ноч­ка» по­за­сы­на бас­ты. Аның хы­я­лы хур кыз­ла­рын кап­шап ка­рау иде. «Аһ, мать яка­сын!» Цы­га­ноч­ка­га би­еп кит­те. Кул­ла­рын җәй­гән бу­лып, кыз­лар­ның арт са­ны­на үрел­де. Ул үрел­гән кыз, шы­рык-шы­рык кө­леп, тү­гә­рәк­тән чы­гып кач­ты. «Мо­ны­сы тү­гел икән. Ял­гыш­тым», – дип, икен­че кыз­га үрел­де, аны­сы да тү­гә­рәк­тән чы­гып шыл­ды.
Иб­ра­һим, кә­е­фен тө­шер­мәс, үз-
үзен юа­тыр өчен, хур кыз­ла­ры бер-бер­сен­нән бер­ни бе­лән дә ае­рыл­ма­са­лар да: «Мо­ны­сы да бул­ма­ды. Зыян
юк, мо­ны­сы ми­ңа карт­рак!» – дип мы­гыр­дан­ды.
Шул рә­веш­ле, хур кыз­ла­ры бе­рәм-бе­рәм тү­гә­рәк­тән ка­чып бет­те­ләр. Ара­ла­рын­нан бер­се ге­нә ба­сып кал­ды.
– Ме­нә син нин­ди икән. Ди­мәк, син ми­не­ке?! Кил, кил ми­нем яны­ма! – дип, ко­ла­чын җә­еп, хур кы­зы­на та­ба ат­ла­ды.
Шул­чак хур кы­зы тел­гә ки­леп, бар­ма­гын ире­не­нә ки­те­реп:
– Чү, бу ниш­лә­вең?! – ди­де.
Иб­ра­һим аңа якы­на­ер­га те­лә­сә дә, ки­нәт аяк­ла­ры ка­тып кал­ды.
– Га­шыйк бул­дым...
– Ми­ңа­мы?
– Әйе, си­ңа!
– Ми­ңа – әби­е­ңә­ме?!
Иб­ра­һим, ап­ты­рап, өзек-өзек та­выш бе­лән:
– Әби? – дип пы­шыл­да­ды.
– Әйе. Анаң­ның ана­сы­ның ана­сы­ның ата­сы­ның ана­сы­на­мы?! Миң­ле­би­би­кә­ри­мә әби­е­ңә­ме?!
Шы­рык-шы­рык кө­леп, кыз Иб­ра­һим­ның кул­тык ас­тын­нан чы­гып кач­ты.
Иб­ра­һим аны то­тып кал­мак­чы бул­ды. Әм­ма «ә­би» кү­бә­ләк ке­бек очып юк­ка чык­ты. Иб­ра­һим нәр­сә эш­ләр­гә дә бел­ми­чә, ап­ты­рап, га­җәп­лә­неп:
– Нәс­тә ди?.. Би­би... би­би... әби­ең, ди­ме? – дип сөй­лә­неп кал­ды.
...Йө­рәк­кә якын көй­не ки­нәт чык­кан сал­кын җил ку­ып та­рат­ты. Иб­ра­һим­ның кү­ңе­ле­нә шом­лы бию көе ки­леп кер­де. Ка­ра­са, аның кар­шы­на, ша­шып-ша­шып, изү­лә­рен ачып, күк­рәк­лә­рен дер сел­ке­теп бии-бии Мәр­фу­га, аның ар­тын­нан кы­я­мәт кө­нен кө­теп ят­кан әр­вах­лар ки­лә!
– Ки­те­гез, кит, бәд­бә­хет­ләр, тә­муг ки­сәү­лә­ре! Дөнь­я­лык­та да туй­ган сез­дән. Мәр­фу­га, ей бо­гу, Мәр­фу­га, Мар­фа! Дөнь­я­лык­та да га­рык син­нән! – дип, кул­ла­рын бол­гап, ар­ты бе­лән бо­ры­лып бас­ты ул.
Мәр­фу­га Иб­ра­һим­ның кар­шы­на ук ки­леп, ша­ша-ша­ша би­еп:
– Ни­гә алай ди­сең, Иб­ра­һим­чик?! Кү­ңе­лем си­ңа тар­тыл­ма­са да, күр­ми­сең­ме­ни, күк­рәк­лә­рем си­ңа тар­ты­ла, – дип шар­кыл­да­ды.
Иб­ра­һим, өс­те­нә кил­гән­нәр­нең кы­я­фәт­лә­рен­нән кур­кып­мы, әл­лә Мәр­фу­га­ның ки­леш-кы­я­фә­тен­нән, ча­ма­дан тыш зур күк­рәк­лә­ре­нең ара­ла­шып, бер-бер­сен уз­ды­рып си­ке­рүен­нән, ме­нә-ме­нә хә­зер өзе­леп тө­шә­ләр дә җир­дә чәл­пә­рә­мә ки­лә­ләр бо­лар, бу тә­муг кош­ла­ры, ди­гән уй­дан кур­кып­мы, янә­шә­сен­дә­ге ике-өч метр би­ек­лек­тә­ге кы­я­га си­ке­реп мен­гә­нен сиз­ми дә кал­ды. Кы­я­га си­кер­гән­дә, авы­зын­нан чык­кан: «Күк­рәк­лә­рең, арт­сан­на­рың – бө­тен зап­часть­ла­рың бе­лән ка­да­лып кит! Яны­ма гы­на ки­лә күр­мә!» – ди­гән сүз­ләр­не әл­лә ул әйт­те, әл­лә уй­ла­ды гы­на. Аны иң га­җәп­лән­дер­гә­не үзе иде: ни­чек әле ул тиз ара­да ике-өч метр би­ек­лек­тә­ге кыя ба­шы­на ме­неп ку­нак­лый ал­ды соң?! Аның уры­ны әле­гә шу­шы­лар ара­сын­да­мы?!
– Уй­ла­рың хак, си­нең уры­ның ми­нем ян­да, – дип, Мәр­фу­га, аны үчек­лә­гән­дәй, сө­зәк кыя би­тен­нән бии-бии аңа та­ба ме­неп бар­ган җи­рен­нән ки­нәт тук­тап, ко­ла­чын җә­еп, ямь­сез итеп үке­реп елап: – Кил, кил, Иб­ра­һим­чик, кил яны­ма! Кил, кил, бер ге­нә тап­кыр үзең­не пәп итим?! – дип өз­гә­лән­де.
Чи­ге­нер уры­ны бул­ма­ган­га ап­ты­рап, Иб­ра­һим:
– Әс­тәгъ­фи­рул­ла, әс­тәгъ­фи­рул­ла, кы­я­мәт! По­жар! Янам! Кот­ка­ры­гыз! Көч­ли­ләр! – дип, те­ле­нә ни кил­сә, шу­ны кыч­кы­ра баш­ла­ды.
Ки­нәт күк күк­рә­гән, яшен яшь­нә­гән та­выш­ка, кү­чә­рен­нән ыч­кы­нып, Җир ша­ры ас­ты-өс­кә кил­гән­дәй бул­ды. Бе­раз­дан сих­ри көй агы­лып, кыя баш­ла­ры ал­су­ла­нып, ан­на­ры як­ты­рып кит­те. Кы­я­ның иң өс­ке як өле­шен­дә Нөн­кир бе­лән Мөн­кир пәй­да бул­ды. Алар, сих­ри нур­га кү­ме­леп, го­рур кы­я­фәт­тә Иб­ра­һим­га ка­рап то­ра­лар. Алар ал­дын­да кул­ла­рын су­зып тез­лән­гән хәл­дә, Иб­ра­һим:
– Алы­гыз, алы­гыз ул Мәр­фу­га­ны ми­нем ян­нан! Юк­са, бә­реп үте­рәм! – дип ялын­ды.
Нөн­кир бе­лән Мөн­кир янә­шә­сен­нән ике ту­тый кош очып уз­ды. Кош­лар­дан ике кау­рый ка­ләм тө­шеп, фә­реш­тә­ләр­нең кул­ла­ры­на очып кун­ды­лар. Нөн­кир ка­лә­мен Иб­ра­һим­ның йө­рәк ка­ны­на ман­ды.
– Ай! Ниш­лә­вең бу? Авыр­та ич!
– Ка­лә­мем­не си­нең ка­ның бе­лән су­га­рам һәм уз­га­ның­ны – җир­дә кыл­ган га­мәл­лә­рең­не – йө­рәк ка­ның бе­лән язып, «Ү­зе­нә» тап­шы­рам.
– Җир йө­зе­нә Иб­ра­һим аты бе­лән йөр­гән Сә­ми­гул­ла улы Миң­ле­иб­ра­һим...
Мөн­кир дә Нөн­кир эш­лә­гән­нәр­не эш­ләп, һәр со­ра­вы са­ен Иб­ра­һим­ның йө­рәк ка­ны­на ка­лә­мен ман­чып:
– Син хә­зер Хо­дай хо­зу­рын­да җа­вап то­та­сың! – ди­де.
Нөн­кир:
– Дөнь­я­лык­тан үт­кән, уз­ган ва­кыт­ла­рың­да...
Мөн­кир:
– А­выр сы­нау ва­кыт­ла­рын­да... Җир йө­зе­нә си­ңа яр­дәм ку­лы суз­ган...
Нөн­кир:
– Ял­гыш юл­га җи­бәр­мә­гән...
Мөн­кир:
– Хә­зер мәң­ге­лек йорт­ла­ры­на – Хо­дай хо­зу­ры­на кайт­кан ту­ган-ту­ма­ча­ла­рың бе­лән оч­ра­шыр­га те­ли­сең­ме?
Иб­ра­һим җит­ди ге­нә:
– Юк! Ки­рәк­лә­ре су­кыр бер тиен! –
дип куй­ды.
Нөн­кир бе­лән Мөн­кир ике­се бер­гә ка­ләм­нә­рен Иб­ра­һим йө­рә­ге­нә ка­дап:
– Хө­кем ал­дын­нан соң­гы го­зе­рең?! – дип со­ра­ды­лар.
Иб­ра­һим со­рау­ны да тың­лап бе­тер­ми­чә, аш­кы­нып, ал­га ом­тыл­ды. Әм­ма йө­рәк ти­бе­ше, дәр­те бү­тән иде. Йө­рәк­кә ма­ныл­ган ка­ләм үз эшен эш­ләп, йө­рәк кө­чен ал­ган. Ул, хәл­сез­лә­неп:
– Кыз­лар! Күп, күп итеп хур кыз­ла­ры! – дип пы­шыл­да­ды.
Аның авы­зын­нан чык­кан «хур кыз­ла­ры» аның үзен мыс­кыл ит­кән­дәй яң­гы­ра­ды.
– Мөм­кин тү­гел! – ди­де аңа фә­реш­тә­ләр.
Иб­ра­һим озак кы­на уй­ла­нып, хәл­сез­лә­неп тор­ган­нан соң:
– Кыз­га­ныч... Ту­ган-ту­ма­ча, дус-иш, ди­сез ин­де... Са­ес­кан Гый­лә­җиен­нән өч тәң­кә ак­ча ала­сым кал­ган иде, шу­ны оч­ра­тып, җи­ден­че ба­ба­сын исе­нә тө­шер­сәм, ни­чег­рәк бу­лыр икән... – дип тор­ды да, – мин ри­за! – дип әйт­кә­нен сиз­ми дә кал­ды.
Кыя ара­ла­рын­нан бөр­ке­леп то­ман кү­тә­рел­де, кыя баш­ла­ры­на, әй­тер­сең, бо­лыт эле­неп кал­ды. То­ман бе­лән бер­гә сих­ри көй агыл­ды. Әк­рен ге­нә то­ман та­рал­ды. Нөн­кир бе­лән Мөн­кир юк­ка чык­ты. Иб­ра­һим ял­гы­зы үзән­лек­тә ике те­зен ко­чак­ла­ган хәл­дә яман­су гы­на уты­рып кал­ды. Аның янын­нан, ша­я­рып, ап-ак ки­ем­нән бер үк төс­ле, өче­се дә бөд­рә чәч­ле, ун, уни­ке, унөч яшь­ләр ти­рә­сен­дә­ге ба­ла­лар уз­га­нын кү­реп, Иб­ра­һим дәш­ми ка­лал­ма­ды:
– Әй, егет­ләр, тук­та­гыз әле?!
Ал­да­гы ба­ла ип­тәш­лә­ре­нә:
– Әнә те­ге әр­вах без­гә эн­дәш­те бу­гай... – ди­де. – Без­гә дәш­тең­ме, Әр­ва­хет­дин?
Иб­ра­һим җир­дә­ге хо­зур­лы­гын исе­нә тө­ше­реп, кы­рыс кы­на:
– Ни­гә өл­кән ке­ше бе­лән исән­ләш­ми­сез?! – ди­де.
Ур­та­да­гы ба­ла:
– Исән­нәр мәң­ге­лек­кә кил­ми! – дип кырт кис­те.
– Сә­ла­мәт­ле­гем­не со­ра­гыз!
Бе­рен­че ба­ла шун­дук:
– Мәң­ге­лек­тә һәр­бар­ча­быз да сә­ла­мәт! – дип җа­вап­ла­ды.
– Ки­ле­гез әле ми­нем ян­га!
Ма­лай­лар аның яны­на кил­де­ләр. Иб­ра­һим ал­да­гы ба­ла­га ку­лын суз­ды, ас­тыр­тын ел­ма­еп, дөнь­я­лык­та­гы адәм ба­ла­сы­ның хәй­лә­кәр то­за­гын ко­рып:
– Бир биш­не?! – ди­де.
Ма­лай га­җәп­лән­де:
– Нәр­сә соң ул биш?
Иб­ра­һим, син нин­ди аң­гы­ра соң, ди­гән уй бе­лән, га­җәп­лән­гә­нен йө­зе­нә чы­гар­мас­ка ты­ры­шып, дус­лар­ча итеп:
– Биш ул – биш!.. Биш ул – са­нау бе­рәм­ле­ге... Әл­лә сез са­ный да бел­ми­сез? – ди­гән бу­лып ел­май­ды.
– Юк, бел­ми­без! – дип җа­вап кай­тар­ды­лар те­ге­ләр.
Иб­ра­һим, бар­мак­ла­рын бе­рәм-бе­рәм бөк­ләп, са­ный баш­ла­ды:
– Бе­рәү, икәү, өчәү, дүр­тәү, би­шәү...
Ма­лай­лар шар­кыл­дап кө­леп җи­бәр­де­ләр.
– Ни­гә кө­лә­сез?..
Икен­че ба­ла:
– Кы­зык ич.
– Нәр­сә кы­зык? – дип со­ра­ды Иб­ра­һим, ап­ты­рап.
Өчен­че ба­ла:
– Сан! – ди­де.
Бе­рен­че ба­ла:
– Аның ни­гә ки­рә­ге бар? – дип га­җәп­лән­де.
Иб­ра­һим ан­нан да бо­лай­рак га­җәп­лә­неп:
– Ак­ча са­нар өчен!
– Нәр­сә соң ул ак­ча? – дип ап­ты­раш­ты ма­лай­лар.
– Ак­ча... Ак­ча – ак­ча ин­де ул... Ак­ча ул – бай­лык!
Ба­ла­лар:
– Бай­лык нәр­сә? – дип со­ра­ды­лар.
Иб­ра­һим күр­кә­дәй ка­ба­ры­нып, ике ку­лын җил­пи-җил­пи:
– Эне­кәш­ләр! Бай­лык ул – власть! – дип кыч­кыр­ды.
Ал­да­гы ма­лай, бер­нәр­сә­гә дә исе кит­ми­чә:
– Мәң­ге­лек­тә ак­ча да, власть та юк! – дип әй­теп сал­ды.
Икен­че ма­лай:
– Шу­лай бул­гач, сан да юк! – дип нә­ти­җә ясап куй­ды.
Өчен­че ма­лай:
– Сан ул – җир­дә­ге ха­ким!
Бе­рен­че ба­ла:
– Сан ул – кур­кы­ныч!
Икен­че ба­ла:
– Сан ул – рә­хим­сез!
Өчен­че ма­лай:
– Сан ул – җир­дә­ге адәм ба­ла­сы­ның үз-үзе­нә кар­шы уй­лап чы­гар­ган кур­кы­ныч ко­ра­лы! – дип, бер-бер арт­лы те­зе­леп, чәт-чәт нә­ти­җә ясап тор­ды­лар.
Иб­ра­һим исе-акы­лы ки­теп кар­шы төш­те:
– Җир­дә­ге­ләр алай уй­ла­мый. Ме­нә си­нең исе­мең ни­чек?
– Әр­ва­хет­дин­чик!
– Ә си­нең исе­мең?
Икен­че ма­лай да:
– Әр­ва­хет­дин­чик! – ди­де.
Иб­ра­һим, ап­ты­рап, өчен­че ба­ла­дан:
– Ә си­не­ке? – дип со­ра­ды.
Ул да:
– Әр­ва­хет­дин­чик! – дип җа­вап­ла­ды.
– Чик, чик!.. Алай икән, юкә­дә икән чик­лә­век... Ә сез ми­нем исе­мем­не бе­лә­сез­ме?
Ма­лай­лар шар­кыл­дап кө­леш­те­ләр:
– Бе­лә­без!
– Йә, ни­чек?
– Әр­ва­хет­дин!
Иб­ра­һим­нең үзе­нә дә ни­чек­тер кы­зык бул­ган­дай, кө­леп җи­бәр­де.
– Әр­ва­хет­дин... Ми­нем исе­мем – Иб­ра­һим!
Өчен­че ма­лай, аның кар­шы­сы­на аяк­ла­рын бөк­ләп уты­рып, җит­ди ге­нә:
– Дөнь­я­лык­та­гы исе­ме­гез Миң­ле­иб­ра­һим, – ди­де.
– Ә сез­нең дөнь­я­лык­та­гы исе­ме­гез ни­чек? – дип, сүз чын­лы­гы өчен ге­нә со­ра­ган бул­ды Иб­ра­һим.
Икен­че ма­лай аның янә­шә­се­нә тез­лә­неп:
– Без өче­без дә Габ­дул­ла! – дип ярып сал­ды.
Иб­ра­һим алар яны­на җай­лаб­рак утыр­ды.
– Әй­те­гез әле, егет­ләр, җир­дә рә­хәт­ме, әл­лә мәң­ге­лек­тә­ме?
Са­бый­лар, га­җәп­лә­неп, бер-бер­се­нә ка­ра­шып ал­ды­лар да:
– Бел­ми­без! Без җир­дән уз­ма­дык! – ди­де­ләр.
– Зәң­гәр күк­не дә күр­мә­де­гез­ме?
– Юк, күр­мә­дек.
– Зәң­гәр күл­дә дә йөз­мә­де­гез­ме?
– Йөз­мә­дек.
– Күк­рәп ик­мәк үс­кән ба­су-кыр­лар­ны да күр­мә­де­гез­ме?
– Юк, күр­мә­дек.
– Ик­мәк исен дә ис­нә­мә­де­гез­ме?
– Юк, ис­нә­мә­дек.
Иб­ра­һим га­җәп­лә­неп, ап­ты­рап:
– Ни өчен? – дип со­ра­ды.
Са­бый­лар урын­на­рын­нан ку­бып:
– Җир йө­зен­нән си­нең ке­бек кур­как­лар уз­ган өчен! – дип кис­тер­де­ләр.
– Кем кур­как, мин­ме?! – дип, си­ке­реп уры­нын­нан тор­ды Иб­ра­һим.
– Син!!!
Өчен­че ма­лай, би­ле­нә та­я­нып:
– Без­гә җан өреп тә, без­нең дөнь­я­лык­ка ки­лү­е­без­дән ку­рык­кан...
Икен­че са­бый та­гын да дул­кын­ла­нып:
– Без­гә зәң­гәр күк...
Бе­рен­че ба­ла, моң­су­ла­нып:
– Яшел бо­лын­нар, ик­мәк исе аң­кып тор­ган киң ба­су­лар...
Өчен­че са­бый, ерак­ка-ерак­ка ка­рап:
– Чә­чәк­ле алан­нар күр­сә­тер­гә ку­рык­кан, әти бу­лыр­га ти­еш­ле, әй, го­наһ­лы кур­как бән­дә син!
Иб­ра­һим, бу те­зеп-те­зеп әй­тел­гән га­еп­ләү­не ише­теп, озак кы­на бер нок­та­га ка­рап тор­ган­нан соң, кал­ты­ран­ган зә­гыйфь та­выш бе­лән:
– Рән­җе­мә­гез ми­ңа, зин­һар, рән­җе­мә­гез!.. Мин ге­нә га­еп­ле тү­гел, – дип иң­рә­де.
Бе­рен­че са­бый­ны ку­е­ны­на алып, ба­шын­нан сый­па­ды.
– Ме­нә си­нең дөнь­я­га ки­лү­е­ңә... – Өчен­че ба­ла­ның бе­лә­ген­нән то­тып, үз яны­на ки­те­реп: – Аның әни­се кар­шы бул­ды, – ди­де.
Өчен­че ма­лай­га:
– Кил әле яны­ма... Си­нең җир­гә туу­ы­ңа, – икен­че са­бый­га күр­сә­теп: – Ме­нә аның ана­сы кар­шы бул­ды, – ди­де.
Икен­че ма­лай­га:
– Ә ме­нә си­нең туу­ы­ңа, анаң кар­шы бул­ды... Дөнья, ке­ше­лек – кур­кы­ныч. Җир өс­тен­дә «ми­не­ке ге­нә» ди­гән тө­шен­чә яши, – дип, акыл са­та баш­ла­ды.
Икен­че са­бый аны:
– Ә ми­нем бик тә, бик тә ту­а­сым кил­гән иде, яла­на­як җир­дән ат­лый­сым кил­гән иде... – дип бүл­дер­де.
Бе­рен­че ма­лай бо­лай дип өс­тә­де:
– Ми­нем ан­да сөй­гә­нем кал­ды, чә­чәк­ле алан­нан чә­чәк җы­еп, тә­кыя ки­дер­тә­сем кал­ды...
Өчен­че са­бый:
– Ан­да ми­нем ту­ган­на­рым кал­ды... – дип елам­сы­ра­ды.
Бе­рен­че са­бый да авы­зын бөр­де:
– Җир­дә ми­нем җыр­лан­ма­ган җы­рым кал­ды...
Ки­нәт күк күк­рә­гән, яшен яшь­нә­гән та­выш­лар ише­тел­де. Икен­че ма­лай утыр­ган уры­нын­нан си­ке­реп тор­ды:
– Егет­ләр, әй­дә­гез, әй­дә, әнә кү­рә­сез­ме, җир өс­тен­нән мәң­ге­лек­кә та­гын бер әр­вах кайт­ты!
Ма­лай­лар дәр­рәү ки­леп:
– Ур­ра!.. Кы­я­мәт якын­ла­ша! – дип си­кер­гә­ләп, кы­я­лар ар­ты­на ке­реп югал­ды­лар.
Иб­ра­һим алар кит­кән як­ка кул­ла­рын су­зып:
– Ул­ла­рым!.. Ба­ла­кай­ла­рым!.. Алы­гыз!.. Алы­гыз ми­не дә үзе­гез бе­лән, алы­гыз?! – дип кыч­кы­рып кал­ды.
Ө­мет­сез­лек­тән, тез­лә­ре гәү­дә­сен то­тал­мый җир­гә тез­лән­де. Көч­ле күк күк­рә­де, яшен яшь­нә­де. Иб­ра­һим, тез­лән­гән ки­леш, ку­лын күк­кә кү­тәр­де.
– Кем­нәр­дер мәң­ге­лек­кә күк күк­рә­теп, яшен яшь­нә­теп кил­сә, мин пыс­кып кил­дем, – дип, кул­ла­ры бе­лән йө­зен кап­ла­ды. – Мин би­ре­дә – кил­ме­шәк!
Шу­лай озак утыр­ды ул. Үз-үзен бе­лә баш­ла­ган­нан алып, шу­шы ми­нут­ка ка­дәр уз­га­нын бар­ла­ды. Ар­тын­нан ки­леп, Си­рай кул­ла­рын аның иң­сә­се­нә сал­ма­са, та­гын күп­ме уты­рыр иде әле.
– Дус­тым, ниш­ләп уты­ра­сың? – ди­гән со­ра­вы­на, те­ләр-те­лә­мәс ке­нә, ирен­гән­дәй ба­шын кү­тә­рә тө­шеп:
– Си­ңа рән­җеп уты­рам, Си­ра­җет­дин. Инеш­кә бат­кан­да, мин бит си­ңа ку­лым­ны суз­дым. Ни­гә үз яны­ңа ал­ма­дың, бу ка­дәр, бәл­ки, кер­лән­мә­гән бу­лыр идем, Си­рай, – ди­де, үп­кә­ләп.
Си­ра­җет­дин аның янә­шә­се­нә ки­леп утыр­ды. Ул ку­лын Иб­рай­ның иң­сә­се­нә сал­ды, ка­ра­шын ерак­ка тө­бә­де.
– Җир­дән ма­тур узар­сың дип ышан­дым, Иб­рай. Җир­дә – син, мәң­ге­лек­тә – мин оҗ­мах ясар­быз, дип ышан­дым мин, Иб­ра­һим, – ди­де.
– Әгәр ки­ре кай­тыр юл бул­са, җир­гә кай­тыр идең­ме, Си­рай?
– Җир­гә кайт­мый­лар, дус­тым, мәң­ге­лекк­кә ге­нә кай­та­лар. Җир­гә ба­ра­лар гы­на. Ә мин җир­гә кай­тыр идем, Иб­ра­һим. Йө­ге­реп кай­тыр идем. Биш ке­нә ми­нут­ка бул­са да са­бый ча­гы­ма, инеш буй­ла­ры­на, өян­ке­лә­рем яны­на, яр бу­ен­да кал­ган ти­шек сан­да­ли­ла­рым яны­на кай­тыр идем. Тау­дан «у­фал­ла»­сын тар­тып, бер төр­кем кә­җә­лә­рен иярт­кән, ми­нем су­га ба­тып үлү­ем хәс­рә­тен­нән акыл­дан шаш­кан га­зиз ән­кәм­нең кар­шы­на тө­шеп, ар­ба­сын тар­ты­шып ме­нәр идем. Җир өс­тен­дә кал­ган, иң­нә­ре­нә кул­ла­рым­ны да са­лал­ма­ган, ал­су ирен­нә­ре тә­мен дә та­ты­ма­ган сөй­гә­нем­не кү­реп җыр­лар идем...
Яшь­ле­ге­мә ки­ре кай­тыр идем,
Ки­ре кай­та тор­ган юл бул­са...
Иб­ра­һим тын алыр­га да кый­мый­ча, озак кы­на утыр­ган­нан соң, көр­се­неп:
– Юләр син, Си­рай. Җир­дә чи­бәр­ләр­гә ху­җа­лар күп. Тап­кан­дыр үз ти­ңен, – ди­де.
– Адәм ба­ла­сы җир­гә үз ти­ңе, үз па­ры бе­лән ки­лә. Очар кош­ның пар ка­на­ты ке­бек, бер җан, бер тән бу­лып. Җир­дә­ге­ләр ге­нә шу­ны аң­ла­мый. Бер­сен атып – икен­че­сен яра­ла­ган­на­рын... Бер җан, бер тән бул­ган­да гы­на пар­лар җир өс­тен­нән ма­тур уза­лар. Ба­рыйм әле. Бү­ген мәң­ге­лек­тә бәй­рәм. Та­гын бер җан җир­дән мәң­ге­лек­кә кайт­кан, ди­ләр.
– Җир­дән ке­ше ки­тү – мәң­ге­лек­кә бәй­рәм­ме­ни, Си­рай?
– Олуг бәй­рәм! Әр­вах­лар өчен шат­лык­лы бәй­рәм. Тиз­дән кы­я­мәт ­туар. Из­ге җан­нар – оҗ­мах­ка, гө­наһ­лы­лар тә­муг­ка очар. Дөнь­я­лык­ны күр­мә­гән­нәр сөй­гән­нә­ре бе­лән ка­вы­шыр.
– Ә мин кем бе­лән ка­вы­шыр­мын соң, Си­ра­җет­дин?!
– Дөнь­я­лык­та мә­хәб­бәт­лә­рен сак­лый ал­ма­ган­нар тә­муг­лар­да елап йө­рер­ләр. Ба­рыйм әле, кү­рим әле... Ма­тур җан­мы, из­ге җан­мы, кү­рим әле...
Миң­ле­иб­ра­һим, дус­ты Си­ра­җет­дин кит­кән як­ка ка­рап, аның сү­зен ка­бат­лап кал­ды:
– Ма­тур җан­мы, из­ге җан­мы? ...Кы­зык. – Шун­да ар­ты­на ка­ча-по­са кыя кы­ры­ен­нан бар­ган Гый­лә­җи­не кү­реп: – Әй, Гый­лә­җи, шы­пырт-шы­пырт кы­на мин­нән кая ка­ча­сың?! – дип кыч­кыр­ды.
Гый­лә­җи уң­га-сул­га ка­ран­ды да, янә­се, ти­рә-ягын­да чит­ләр ко­лак са­лып тор­мый­лар­мы, йә бул­ма­са, чит-ят­лар­ның ты­ныч­лы­гын югалт­мый­быз­мы, ди­гән рә­веш-кы­я­фәт ясап, бе­раз гы­на чү­гә тө­шеп, пы­шыл­дап: «Ну акы­ра­сың да ин­де, Иб­ра­һим! – ди­де дә, бе­раз сүз­сез тор­гач, – акыр­ма ин­де. По­жар чык­ма­ган­дыр лә­ба­са... Бо­тин­каң­ны би­реп тор әле?» – дип өс­тә­де.
Иб­ра­һим да аның то­ны­на кү­чеп, үзе дә сиз­мәс­тән пы­шыл­дап:
– Ни­гә? – ди­гә­нен сиз­ми дә кал­ды.
– Өй­гә кай­тып кил­мәк­че идем, – ди­де Гый­лә­җи, ме­нә-ме­нә старт кап­ка­сын­нан чы­гып ча­бар­га тор­ган ча­быш­кы сы­ман, бас­кан уры­нын­да ­бии-бии.
– Өй­гә?..
– Әйе, өй­гә. Без­нең ра­йон­ның юл­ла­рын үзең бе­лә­сең: кат­ка­нак­лы. Си­нең ке­бек бән­дә­ләр, ас­фальт са­тып, үз­лә­ре­нә чын Сарайлар сал­ды­лар. Без­нең баш бул­ма­ды, аяк­ны бул­са да сак­лар­га ки­рәк, ахир, аяк­ны...
– Са­та­ша­сың­мы әл­лә, Гый­лә­җи? Кай­тыр­сың мон­нан өй­гә, бар. Өс­те­ңә тон­на­лап туф­рак өй­сен­нәр дә, – дип, елар-ела­мас кө­лем­се­рә­де.
– Мин елы­на бер-ике-өч тап­кыр кай­тып кит­кә­лим. Әле ме­нә си­нең өчең­не үт­кә­рә­ләр, шун­да кай­тып, Коръ­ән укып ки­тәр­гә ча­кыр­ды­лар.
– Си­ңа та­гын Коръ­ән уку, аң­гы­ра! Әлиф­не та­як­тан аер­ма­ган ба­шың бе­лән сөй­лә­шеп тор­ган бу­ла­сың. Бер класс­та биш ел уты­рып кал­га­нын оныт­кан...
– Ке­ше­се­нә кү­рә укыйм мин!
– Коръ­ән, ди­гән бу­ла. Ти­ле­бә­рән ор­лы­гы аша­ган нә­мәс­тә!
Иб­ра­һим, уй­га ба­тып озак кы­на ты­нып тор­ган­нан соң, ачуы ба­сы­ла тө­шеп, уф­та­нып:
– Кай­ту­лар бет­те ин­де ул. Хуш, Ал­лаһ әк­бәр! Як­ты дөнь­я­лар хы­ял­да гы­на кал­ды­лар... Урыс әйт­меш­ли, на­зад пу­ти нет! Син ми­ңа шу­ны әйт, кай­чан те­ге өч тән­кәм­не ки­ре кай­та­ра­сың?! – ди­де.
– Кай­сы?! – дип, чы­ра­ен сы­тып, җи­рән­гән кы­я­фәт яса­ды Гый­лә­җи.
– Исән ча­гың­да, дөнь­я­лык­та ал­ган, – дип ка­ба­рын­ды Миң­ле­иб­ра­һим.
– Дөнь­я­лык­та ал­ган – дөнь­я­лык­та кал­ган, – дип, би­тен сы­пы­рып куй­ды Гый­лә­җи. – Ал­лаһ әк­бәр! Ан­на­ры, ми­не җир­лә­гән­дә, мул­ла сез­дән: «Дөнь­я­лык­та бу­ры­чы кал­ма­ды­мы?» – дип со­ра­гач, син бит бе­рен­че­ләр­дән бу­лып, «юк-юк, кал­ма­ды!» дип кыч­кыр­дың. Мин шул ча­гын­да си­не, биг­рәк юнь­ле бән­дә ин­де, дип уй­ла­ган идем, син, на са­мом де­ле, ике­йөз­ле икән­сең... Оял­мый­ча, шул өч тәң­кә­сен со­рый. Суд­ка бир­мә­гә­не­мә рәх­мәт әйт. Шул өч тәң­кә­лә­ре­гез, биш тәң­кә­лә­ре­гез ар­ка­сын­да бау­га мен­дем дә. Сез ак­ча би­реп то­рып ал­каш яса­ма­са­гыз, мин дә ме­нә хә­зер оҗ­мах ту­рын­да уй­лап ят­кан бу­лыр идем, – дип, бо­рын ас­тын­нан гы­на мы­гыр­да­нып, җөм­лә­сен тө­гәл­лә­де.
– Ме­нә си­ңа мә! Ит ях­шы­лык, көт яман­лык! Әйт­тем исә, кайт­тым, – дип мы­гыр­дан­ды Иб­ра­һим, ап­ты­рап.
– Әйт­мә дә, кайт­ма да. Дөнь­я­лык­та кай­сы­быз­ның ала­сы да кай­сы­быз­ның би­рә­се кал­ма­ган!
– Ал­ла­га шө­кер, бер ке­ше­гә дә би­рә­сем кал­ма­ды.
Гый­лә­җи тә­мам чы­гы­рын­нан чы­гып, авы­зын­нан тө­ке­рек­лә­рен чә­чә-чә­чә Иб­ра­һим­ның өс­те­нә ки­леп:
– Нәр­сә?! Бе­ләм, си­нең ке­бек­ләр­не бик ях­шы бе­ләм! Бер­гә үт­тек тор­мыш сук­ма­гын. Сез­нең ке­бек­ләр­нең бер­кай­чан да би­рә­се бул­мый. Ала­сы­ла­ры гы­на бу­ла. Ә мон­да – ки­ре­сен­чә. Шу­ңа да сез­дәй­ләр­гә авыр би­ре­дә! – дип акыр­ды.
Иб­ра­һим утыр­ган уры­нын­нан тез­лә­неп, Гый­лә­җет­дин­гә бо­ры­лып:
– Ни­гә? – дип со­ра­ды.
Гый­лә­җет­дин аңа кар­шы тез­лә­неп, ме­нә-ме­нә каршы як өс­те­нә таш­ла­ныр­га җы­ен­ган әтәч­ кыяфәтенә кереп:
– Би­рү­че юк! Алал­мый­сыз! Ба­ры­быз да ти­гез! – дип күк­рәк ки­ер­де.
– Ашык­ма! – ди­де Иб­ра­һим, ип­ләп ке­нә. – А­лай ди­мә. Кы­я­мәт кө­не әле кил­мә­гән. Кем­нәр­дер, ми­нем ке­бек­ләр, оҗ­мах­ка, кем­нәр­дер... Ме­нә си­нең ке­бек­ләр...
– Өмет­лән­мә дә! Хо­дай си­нең бе­лән ми­не би­ре­дә та­гын оч­раш­тыр­ды ин­де. Җир өс­тен­дә­ге­ләр нәр­сә ди­ләр әле? «О­я­сын­да ни бул­са, оч­ка­нын­да шул бу­лыр!» – ди­ләр­ме? Ме­нә шул, те­ген­дә нәр­сә чәч­сәң, мон­да шу­ны җы­яр­сың. Без бер­гә! Те­ли­сең­ме, җы­рың­ны исе­ңә тө­ше­рәм?
Эч ара­кы, тарт тә­мә­ке,
Оҗ­мах­лар­га ке­рер­сең!
– Ни­гә ку­шыл­мый­сың, ку­шыл!
Иб­ра­һим әл­лә оны­ты­лып, әл­лә үзен исән, җир өс­тен­дә итеп то­еп, Гый­лә­җи­га ку­шыл­ды:
Оҗ­мах­лар­га ке­рер­сең...
Оҗ­мах­лар­га ке­рал­ма­саң, –
Иб­ра­һим ки­нәт җыр­ла­вын­нан тук­тап кал­ды да:
– Че­ме­те­гез, че­ме­те­гез ми­не! Мин исән! Мин үл­мә­дем! – дип кыч­кы­рып җи­бәр­де.
Гый­лә­җи аның кыч­кыр­га­ны­на әз ге­нә дә игъ­ти­бар бир­ми­чә, җыр­ла­вын дә­вам ит­те:
– Оҗ­мах­лар­га ке­рал­ма­саң... – Иб­ра­һим­ның иң­сә­се­нә ку­лын са­лып: – Ни­гә ку­шыл­мый­сың?!
Иб­ра­һим аның ку­лын алып таш­лап, чит­кә бо­рыл­ды:
– Тфү, па­ра­зит!
Гый­лә­җи аңа та­гы да бо­ры­ла тө­шеп:
– ...Кру­гын­да йө­рер­сең! – дип җыр­лап бе­тер­де.
Кай­чан­дыр адәм ба­ла­сы бул­ган бу ике әр­вах, озак кы­на тын­лык­та бер-бер­се­нә дәш­ми утыр­ган­нан соң, Иб­ра­һим та­выш кил­гән як­ка ко­лак са­лып:
– Ниш­ли­ләр ан­да? – дип со­ра­ды.
– Нин­ди­дер җан­ны ка­бы­гы­на кер­тер­гә зи­рат­ка алып ба­ра­лар.
– Мон­да да зи­рат бар­мы­ни?!
– Бул­мый­ча...
– Бер­ни аң­ла­мыйм?
– Аның нәр­сә­сен аң­лый­сың? Кай­бер җан­нар, ада­шып, дөнь­я­лык­та­гы сы­нау­ла­рын бе­тер­ми­чә, бу­та­лып, мәң­ге­лек­кә кай­та­лар.
Иб­ра­һим ки­нәт тез­лән­де. Оч­кын­лан­ган күз­лә­ре бе­лән, Гый­лә­җет­дин­нең иң­сә­се­нә ябы­шып:
– Бәл­ки... Бәл­ки, мин дә бу­та­лып кы­на кайт­кан­мын­дыр, ә? Үл­гә­не­мә бер дә ыша­на­сым кил­ми, – дип пы­шыл­да­ды.
– Кем-кем, ә син, Иб­ра­һим Сә­ми­гул­ло­вич, бу­та­ла тор­ган­нар­дан тү­гел. Син ин­де нәкъ үзә­ген­дә! – дип, иң­сә­сен­дә­ге кул­лар­ны җай­лап кы­на алып, Миң­ле­иб­ра­һим­ның тез ба­шы­на җай­лап кы­на куй­ды да, дус­ты­ның кул­ла­рын сый­пап: – Син ин­де нәкъ үзә­ген­дә! – дип, җөм­лә­сен ка­бат­ла­ды.
– Ка­ра­ле, Гый­лә­җи, ми­не дә ки­ре­дән җир­лә­мәс­ләр ми­кән? – дип, өме­тен өз­мә­де Иб­ра­һим.
– Бел­мим шул... Со­рап ка­ра, җир­гә си­нең ки­рә­гең бар ми­кән соң? Си­нең... – Гый­лә­җет­дин җөм­лә­сен, әй­тә­се сү­зен әй­теп бе­те­рә ал­ма­ды, янә­шә­лә­рен­нән үтеп бар­ган, се­мей­ный тру­сик­тан, кул­тык ас­ты­на мен­дәр кыс­тыр­ган бер әр­вах­мы, әл­лә адә­ми зат­мы дип, аның ар­тын­нан ияр­гән әр­вах­лар­ны кү­реп, Иб­ра­һим­га пы­шыл­да­ды: – Тсс! Әнә, бе­рәү­не оза­та­лар!
Ә кул­тык ас­ты­на мен­дәр кыс­тыр­ган ярым­шә­рә зат:
– Ярар, җә­мә­гать, әй­тер­мен, әй­тер­мен. Дөнь­я­лык­та кал­ган ту­ган­на­ры­гыз­га, түк­ми-чәч­ми, ба­ры­гыз­ның да сә­лам­нә­ре­гез­не җит­ке­рер­мен, – дип ка­бат­ла­ды.
Шул­чак мен­дәр­ле­нең ал­ды­на бер са­бый йө­ге­реп чык­ты. Ма­лай аңар­дан кал­мас­ка ты­ры­ша иде. Ал­га йө­ге­реп чы­га да мен­дәр­ле­гә бо­ры­ла. Әр­вах­лар­га йө­зе бе­лән әй­лә­неп, ба­рыр юлы­на ар­ты бе­лән ба­сып, арт­ка та­ба чи­ге­нә-чи­ге­нә:
– Аб­зый, аб­зый, дим! Мөс­лим аб­зый, дим! Ми­нем ан­да сөй­гә­нем кал­ды. Исе­ме аның Гөл­ге­нә, ти­рә-як­ка бер ге­нә! Әйт шу­ңар­га, тиз­рәк мәң­ге­лек­кә кайт­сын. Си­не ан­да Габ­дул­лаң кө­тә, ди­ген. Пар­сыз – дөнь­я­лык­та сан­сыз! – дип кыч­кыр­ды.
– Сәй­фет­дин аб­заң эшен яр­ты юл­да кал­ды­ра тор­ган­нар­дан тү­гел. Әма­нә­тең­не түк­ми-чәч­ми кай­та­рып тап­шы­рыр­мын, улым! – ди­де мен­дәр­ле, кы­зу-кы­зу бар­ган җи­рен­нән тук­тал­мый­ча.
«Сәй­фет­дин?! Сәй­фет­дин аб­заң, ди­ме?! Сәй­фет­дин аб­заң эшен яр­ты юл­да кал­ды­ра тор­ган­нар­дан тү­гел, ди­ме? Мать яка­сын! Бу бит – Сәй­фи! Сәй­фи, Сәй­фет­дин! Ки­чә без бит шу­шы Сәй­фи-Сәй­фет­дин бе­лән бер бар­дель­да сал­дык».
Иб­ра­һим бар кө­че­нә:
– Сәй­фи! – дип кыч­кыр­мак­чы бул­ды. Кыч­кы­рал­ма­ды, та­вы­шы чык­ма­ды.
– Че­мет, че­мет әле ми­не, ту­га­ным Сәй­фи, Сәй­фет­дин! Ми­нем дә си­нең бе­лән җир өс­те­нә ба­ра­сым ки­лә! – дип кыч­кы­рып ка­ра­ды, та­вы­шы чык­ма­ды.
Шул­чак Сәй­фет­дин кар­шы­на Си­ра­җет­дин чык­ты:
– Мөс­лим ту­га­ным! Ми­нем ән­кәй дөнь­я­лык­та «у­фал­ла» ар­ба­сы тар­тып ары­ган­дыр. Улың – Си­ра­җет­ди­нең кө­тә, ди­ген.
– Әй­тер­мен. Си­ра­җет­ди­нең кө­тә, ди­яр­мен.
Иб­ра­һим кат-кат кыч­кы­рып ка­ра­ды да, та­вы­шы чык­ма­гач, янын­нан, янә­шә­сен­нән узып бар­ган Сәй­фет­дин­нең кул­тык ас­тын­да­гы мен­дә­рен­нән эләк­те­реп ал­ды:
– Ту­ган, ал ми­не үзең бе­лән?
Сәй­фет­дин мен­дә­рен тарт­ка­лап:
– Кая? – дип со­ра­ды
– Җир­гә ин­де! – Иб­ра­һим, ая­гын­да­гы түф­ли­лә­рен са­лып, Сәй­фет­дин­гә су­зып, – ал үзең бе­лән. Ме­нә мин си­ңа түф­ли­лә­рем­не би­рәм, – дип инәл­де.
– Син нәр­сә, ки­леш­мә­гән­не...
– Ал, ба­шы кәк­ре­гә ка­ра­ма, әле алар яңа. Мон­нан ун­биш ел элек ке­нә ки­бет­тән ал­дым мин алар­ны.
– Шу­лай ди­сең­ме?..
– Шу­лай ди­мен. Ях­шы­лап ял­ты­ра­тып җи­бә­рә­сең, син әле бо­ла­рын та­гын ун-ун­биш ел ки­я­лә­сең. Ми­ңа әл­лә­ни киң урын ки­рәк­ми...
– Җир­гә кай­та­сың ки­лә­ме­ни?
– Үлеп!
– Взят­ка би­рә­сең?!
– Син нәр­сә ин­де, ту­ган...
– Мин – кө­тү­че, аң­лый­сың­мы, кө­тү­че, ми­нем взят­ка ал­га­ным юк!
– Син нәр­сә ин­де, мин чын кү­ңе­лем­нән. Ни­гә, оныт­тың­ме­ни?! Ки­чә си­нең бе­лән бер­гә егыл­дык тү­гел­ме соң?
– Кай­да?
– Бар­дель­дә!
– Нин­ди бар­дель?! Мин – кө­тү­че! Аң­лый­сың­мы, кө­тү­че! – Сәй­фет­дин түф­ли­ләр­не ку­лын­да әй­лән­дер­гә­ләп ка­рап: – Чын кү­ңел­дән, ди­сең ин­де.
– Вал­ла­һи ме­нә!
– Ярар! Ях­шы, алай­са! – Түф­ли­не ки­еп: – Үзе­мә тек­кән ке­бек. Җи­дең­не үт­кәр­гән­дә, ки­еп ба­рыр­мын, – дип ыр­жай­ды.
Иб­ра­һим һа­ман да мен­дәр­дән тарт­ка­лап:
– Ал, ал ми­не үзең бе­лән! Мин сте­на­га сы­ла­нып кы­на ятар­мын. Си­нең гәү­дә­ңә ял­гыш та орын­мам! – дип ялын­ды.
– Кит, бәд­бә­хет! Оят­сыз! – дип, Сәй­фет­дин мен­дә­рен тар­тып ал­ды. – Вот оят­сыз, на­хал! Гәү­дә­мә оры­ныр­га син ми­нем ха­ты­ным­мы әл­лә?! Ми­нем гәү­дәм янын­да, сте­на ягын­да, ха­ты­ным Мәй­мү­нә җиң­гәң йок­лап кал­ды бит, аң­гы­ра! Ми­нем гәү­дәм авыл­да кал­ды, тү­шәк өс­тен­дә йок­лап. Мин бит мәрт­кә кит­кән­мен... Җә­сә­дем­не күм­гән­че кай­тып, әй, сез­нең­чә ни­чек әле, ба­рып җи­тәр­гә ки­рәк. – Шул­ва­кыт ул үз-үзе­нә, – ки­рәк бит ә, ки­рәк бит... – дип сөй­лән­де. – Ил­шат­лар­га пе­чән алып кайт­тык, шу­ны өй­дек. Ну ин­де ике­без­гә, кы­зып ки­теп, ике ше­шә­не сын­дыр­ган­быз. Өй­гә кайт­сам, Мәй­мү­нә җиң­гә­гез мун­ча ягып куй­ган. Мун­ча ке­реп чык­тык та җиң­гә­гез бе­лән йом­шак яс­тык­ка чум­дык. Соң ир бе­лән ха­тын яс­тык­ка чум­гач, үзең бе­лә­сең ин­де... Өс­тә­ве­нә, ике ке­ше­гә бер литр тө­шер­гәч тә... Тир­ләп-пе­шеп... Мен­дә­рем­не ме­нә шу­шы­лай кул­тык ас­ты­ма кыс­ты­рып, из­рәп йок­лап кит­кән­мен. Ир­тән уя­нып бул­мый. Таң ат­ты, уя­нып бул­мый! Ба­ры­сын кү­реп, бе­леп ятам, юк, уя­нып бул­мый. Мәй­мү­нә җиң­гә­гез­гә тер­сәк бе­лән төр­теп: «Бас­ты­ры­лам бу­гай, төрт, йә бул­ма­са че­мет әле», – ди­мәк­че бу­лам. Тер­сәк тә куз­гал­мый, авыз­дан сүз дә чык­мый. Бер­за­ман Мәй­мү­нә җиң­гә­гез уя­нып кит­те дә ми­не дер сел­ке­тә баш­ла­ды. «Әй син, го­мер­гә бул­ма­ган­ны, ниш­ләп арт са­ны­ңа ­кояш төш­кән­че йок­лап ята­сың? Кө­тү­не ку­ар­га оныт­кан­быз бит», – ди. Ә мин уя­на ал­мыйм. Мәй­мү­нә са­га­еп кал­ды. «Сәй­фет­дин үл­гән!» – дип, урам­га чы­гып йө­гер­де. Биш ба­лам янә­шәм­дә үке­реп җы­лап уты­ра­лар. Үз­лә­рен бик кыз­га­нам, уя­нып бул­мый. Авыл хал­кы җы­ел­ды. Мед­сест­ра кыз кил­де. Арт са­ны­ма бер-бер арт­лы җи­де укол сал­ма­сын­мы?! Авыр­ту­га чы­дап бул­мый, уя­нып та бул­мый. Ке­ше­ләр ке­реп-чы­гып йөр­гә­лә­гән­дә, авыл­ның исе­рек Ис­ра­фи­лы кул сә­га­тем­не сал­ды­рып ке­сә­се­нә дә тык­ты. «Ал­ма!» дип әй­теп бул­мый, пы­та­муш­ты уя­нып бул­мый. Мед­сест­ра кыз: «Үл­гән! – ди. – Тиз­рәк ра­йон­да яр­ды­рыр­га да, ис­лән­гән­че кү­мәр­гә ки­рәк», – ди. Ич­ма­сам, «җир­ләр­гә» дә ди­ми, «кү­мәр­гә» ди!
Иб­ра­һим Сәй­фет­дин­нең җа­ны­на, ка­бы­гы­на ке­рер­дәй бу­лып, үзе бе­лән дә бул­ган ох­шаш хәл­ләр­не то­еп­мы:
– Шун­нан, шун­нан... Дә­вам ит, ту­ган, – дип пы­шыл­да­ды.
– Чу­кын­ды! Ми­нәй­тәм, те­ре­ләй ту­рап кү­мә­ләр икән!
Иб­ра­һим үз гәү­дә­сен­дә те­гел­гән җөй­ләр юк ми­кән дип, кур­ка-кур­ка гы­на күк­рәк, кор­сак ти­рә­сен­дә­ге те­гел­гән урын­нар­ны эз­лә­де. Бар­мак­ла­ры шо­ма кор­сак аша уз­гач, шат­лы­гын­нан:
– Ми­не яр­ма­ган­нар!.. Ди­мәк, мин әле исән! – дип кыч­кыр­мак­чы бул­ды, та­выш чык­ма­ды. Гәү­дә исән, гәү­дә си­зә, ә ни­гә та­выш чык­мый соң?!
– Элек бо­лай бул­га­ның бар иде­ме, агай-эне? – дип, Сәй­фет­дин­нән со­ра­ды.
– Бар иде. Ну, бо­лай ук тү­гел иде.
Шул­чак әр­вах­лар ара­сын­нан Мәр­фу­га чы­гып:
– Ул ча­гын­да ни­чек уян­ган идең? – дип кы­сыл­ды.
– Ул ча­гын­да мин үз-үзем­не бе­леш­тер­мәс­лек хәл­дә исе­рек идем...
Иб­ра­һим, аяк­ла­рын бөк­ләп, җир­гә утыр­ды:
– Үз-үзең­не бел­мәс­лек хәл­дә исе­рек идең?.. Дә­вам ит...
– Дә­вам ит тә дә­вам ит... Си­ңа әй­тер­гә җи­ңел! Ашы­гам бит, ту­ган. Гәү­дәм­не кү­меп куй­ма­гай­ла­ры дип кур­кам. Ышан алар­га! Ха­тын­га да әл­лә ни хөр­мәт күр­сәт­кән бән­дә тү­гел ин­де мин. Ал­ла сак­ла­сын. Кү­меп куй­ма­гай­ла­ры дип кур­кам бит, – дип ка­бат­ла­ды Сәй­фет­дин, тиз ге­нә куз­га­лып кит­мәк­че бу­лып.
– Бор­чыл­ма. Хо­дай­дан әмер бул­мый­ча күм­ми­ләр, ахир. Ан­на­ры, ке­ше кү­мү – бик рас­хут­лы ул. Туу­га ка­ра­ган­да, үлү мә­шә­кать­ле­рәк. Ту­гач, аз­мы-күп­ме ак­ча би­реп ал­дый­лар да, ан­на­ры кар­та­еп үл­гән­че, ти­рең­не сал­дыр­ган­чы, ишәк уры­ны­на җи­геп эш­лә­тә­ләр дә, үл­гәч, тап­тый-тап­тый кү­мә­ләр. Ак­чаң бул­са. Ак­чаң бул­ма­са, са­сып, кү­мел­ми­чә яту­ың да бар. Без­не – авыл хал­кын биг­рәк кы­зык ит­те­ләр! Ни пен­си­я­сен рәт­ле-баш­лы ке­ше­чә итеп бир­ми­ләр, ни эше юк. Ха­ты­ның­ның кә­фен­лек алыр­лык та ак­ча­сы юк­тыр әле. Урам буй­лап хә­ер со­ра­ша­дыр, – дип ос­тар­ды Иб­ра­һим, ни­чек тә Сәй­фет­дин­гә ия­рер­гә ты­ры­шып.
– Ка­ян кил­сен ак­ча?.. Биш ба­ла бе­лән. Шул ми­нем ән­кәй­нең пен­сия ак­ча­сы­на көн кү­рә­без ин­де.
– Шун­нан, шун­нан... Дә­вам ит, ту­ган. Исе­мең Сәй­фет­дин бит әле? – дип җай­лаб­рак утыр­ды Иб­ра­һим.
– Шун­нан, шул. Өс­тәл ар­тын­да утыр­ган җи­рем­нән өс­тәл ас­ты­на егы­лып төш­кән­мен дә йо­кы­га кит­кән­мен. Бер­за­ман төн ур­та­сын­да та­ма­гым ки­беп уя­нып кит­сәм, бө­тен дөнья ка­раң­гы. Йө­рә­гем җу итеп кит­те. Кур­ка-кур­ка гы­на уң ку­лым бе­лән уң ягым­ны кап­шап ка­рыйм, сте­на! Сул ку­лым бе­лән өс­не кап­шыйм, сте­на, так­та. Чу­кын­ды, ми­нәй­тәм! Үл­гән дип уй­лап, гроб­ка сал­ган­нар да күм­гән­нәр...
Әр­вах­лар ара­сын­нан Си­рай баш­ны чы­га­рып:
– Ни­чек гроб, ни­чек гроб... Син бит мөэ­мин мө­сел­ман! – дип кыч­кыр­ды.
– Ша­яр­ма. Мин – быв­ший ком­му­нист!
Иб­ра­һим Си­ра­җет­дин­га йод­рык күр­сәт­те:
– Бүл­дер­мә әле! Сөй­лә­гез, сөй­лә­гез, ип­тәш.
– Кур­ку­ым­нан кыч­кы­рып җи­бә­рү­ем бул­ды, йок­лап ят­кан ба­ла­лар да, ха­тын да, көч­кә-көч­кә та­як­ка та­я­нып йөр­гән тук­сан өч яшь­лек әни дә та­я­гын таш­лап, урам­га чы­гып чап­ма­сын­нар­мы?! Ә бу юлы – серьёз­но. Кыч­кы­рып ка­рыйм – та­выш чык­мый.
Иб­ра­һим бар кө­чен җый­ды. Бар­мак­ла­рын йод­рык­ка ал­ды. Ка­ты итеп йод­ры­гын кыс­ты да, бар кө­че­нә, бар та­вы­шы­на:
– Кот­ка­ры­гыз! Кот­ка­ры­гыз! – дип кыч­кы­ра баш­ла­ды.
Та­выш­ка бар­лык әр­вах­лар кай­сы кая ка­чып бет­те­ләр. Бе­раз­дан, шак­тый гы­на тын­лык­тан соң, Сәй­фет­дин­нең кач­кан җи­рен­нән ба­шы кү­рен­де, ике кү­зе ял­ты­ра­ды.
– Ниш­лә­вең бу?!
Иб­ра­һим уры­нын­нан си­ке­реп то­рып, би­ле­нә кул­ла­рын куй­ды.
– Ми­нем та­вы­шым чы­га!
Сәй­фет­дин Иб­ра­һим­ның җү­ләр­ле­ге­нә ап­ты­рап, озак кы­на ба­шын сел­кеп тор­ды да:
– Син ча­ма­лап! Йө­рәк­не яра яз­дың лә­ба­са. Бө­тен­ләй­гә би­ре­дә кал­ды­ра­сың бит. Ме­нә шул... Бу юлы ра­йон боль­ни­ца­сы­на ярыр­га алып бар­ма­са­лар, вал­ла­һи, те­ре­ләй кү­мә­ләр иде. Ярый әле яру­чы врач уш­лый бул­ды. «Бу үл­мә­гән. Мо­ның йө­рә­ге ти­бә. Бу мәрт­кә ге­нә кит­кән», – ди­мә­сә, те­ре Сәй­фет­дин аб­за­гыз­ны, тап­тый-тап­тый, авыл­ла­ры бе­лән кү­мә­ләр иде. Вәт ме­ди­ци­на! Бер­се – үте­рә, икен­че­се – те­рел­тә! Бер­се йө­рәк­не тук­та­та, икен­че­се эш­лә­тә. Сен­са­ция! Әй­дә­гез, ту­ган­нар, тиз­рәк ми­не җир­лә­гез! Та­тар­ның акы­лы төш­тән соң. Җа­ным кайт­кан­чы, гәү­дәм­не кү­меп куй­ма­сын­нар та­гы. Йө­рер­сең ан­нан гәү­дәң­не эз­ләп. Мон­нан соң да Мәй­мү­нә җиң­гә­гез ка­де­рем­не бел­мә­сә, өчен­че тап­кыр чын­лап үләм, – ди­де.
Әр­вах­лар ба­ры­сы бер­гә бер­та­выш­тан тел­гә кил­де­ләр:
– Әй­дә­гез, әй­дә, өй­лә якын­ла­ша, со­ңар­мыйк.
Иб­ра­һим Сәй­фет­дин­нең ал­ды­на тез­лән­де, ая­гы­на ябыш­ты:
– Ал ми­не дә үзең бе­лән! Ми­нем дә җир­лә­нә­сем ки­лә!
Гый­лә­җи әр­вах­лар ара­сын­нан чы­гып, Миң­ле­иб­ра­һим­ның җил­кә­сен­нән то­тып аяк­ла­ры­на бас­тыр­мак­чы бу­лып, үзал­ды­на сөй­лән­де:
– Ярап бул­мый бу адәм ба­ла­сы­на. Әле ге­нә, ми­не җир­лә­мә­гез, дип ял­ва­ра иде. – Сәй­фет­дин һәм аның ар­тын­нан әр­вах­лар, тәк­бир әй­тә-әй­тә, ал­лы-гөл­ле чә­чәк­ләр­гә кү­мел­гән кыя ар­ты­на ке­реп югал­ды­лар.
Миң­ле­иб­ра­һим­ның ко­ла­гы­на янә­шә­сен­дә­ге кыя ба­шын­нан та­ныш та­выш ише­тел­де:
– Улым, Миң­ле­иб­ра­һи­мым...
Ул та­выш кил­гән як­ка бо­рыл­ды. Кы­я­дан, кул­ла­рын Иб­ра­һим­га су­зып, ап-ак кә­фен­лек­тән ана­сы Гөл­сем тө­шеп ки­лә иде.
Иб­ра­һим сис­кә­неп кит­те:
– Ән­кәй!.. Ни­гә су­за­сың кул­ла­рың­ны, ән­кәй?! Соң­гы ва­кыт­лар­да төш­лә­ре­мә ни­гә кер­дең, ән­кәй?! Ми­нем әле яши­сем ки­лә иде бит, ән­кәй?!
– Хо­дай­ның әме­ре җит­кә­нен ана­лар си­зә­ләр, ба­лам.
– Ни­гә ашык­ты­ра­лар, ән­кәй?!
– Хо­дай­дан би­рел­гән ва­кы­тың уз­ган, ба­лам. Җир йө­зе­нә бе­рәү дә мәң­ге­лек­кә кил­ми.
– Эш­ли­се эш­лә­рем кал­ды бит, ән­кәй.
– Бер ге­нә адәм­нең дә җир йө­зен­дә эшен эш­ләп бе­те­рә ал­га­ны юк, ба­лам. Җир йө­зен­нән адә­ми зат, җан ия­се, күз ачып йом­ган­чы уза да ки­тә. Син шул ара­да үзең­нән соң кал­ган­нар­га из­ге эш­ләр эш­ли ал­дың­мы, ба­лам?
– Бел­мим, ән­кәй.
– Хо­дай бе­лә, ба­лам.
Ана, ки­леп, Иб­ра­һим яны­на тез­лән­де, улы­ның маң­га­ен­нан наз­лап:
– Әнә, маң­га­е­ңа сыр­лар кун­ган, – ди­де.
– Дөнья ку­дым бит, ән­кәй.
– Ке­ше, адәм дөнья ку­ал­мый, ба­лам. Дөнья адәм­не куа.
– Маң­гай­да­гы сыр­лар нәр­сә соң ул, кү­ңел сыр­лан­ма­сын, ән­кәй. Кү­ңел кар­тай­мый бит, ән­кәй. Яши­се дә яши­се ки­лә!
– Кү­ңел кар­тая ул, кү­ңел та­рая ул, кү­ңел ту­пас­ла­на, кер­лә­нә ул, ба­лам. Дөнь­я­лык­тан киң кү­ңел бе­лән кит­кән­дә ге­нә, син­нән соң кал­ган­нар ал­дын­да на­му­сың саф, кү­ңе­лең пакь бу­ла ул, улым.
– Кү­ңел­не көз­ге­дән ка­рап бул­мый шул, ән­кәй.
– Тор­мыш – үзе көз­ге! Җир йө­зен­нән уз­ган һәр адә­ми зат янә­шә­сен­нән уз­ган адәм­не үтә­ли кү­рә. Аның йө­зен­дә си­нең кү­ңел көз­гең.
– Мин на­чар яшә­мә­дем. Ми­не җы­лап озат­ты­лар.
– Күз яшь­лә­ре­нә ыша­ныр­га яра­мый... Күз яшь­лә­рен Хо­дай кай­гы­дан да, шат­лык­тан да би­рә. Күз яше – сы­нау шар­ты! Күз яше – сы­нау­лар­га ярак­ла­шу өчен ул, ба­лам.
– Әйт әле, ән­кәй, мин дө­рес яшә­дем­ме? Сы­нал­дым­мы әл­лә сы­нат­тым­мы?
– Ана ба­ла­сы­на бер­кай­чан да дө­рес бәя би­рә ал­мый, ба­лам. Ана­ның ба­ла­сы­на бул­ган бә­я­сен бе­лә­сең кил­сә, ана­ның җа­ны чык­кан­да, йө­зен­нән укыр­га ки­рәк­тер.
– Ки­чер, ән­кәй. Си­не дөнь­я­лык­тан озат­кан­да, яның­да бу­ла ал­ма­дым шул.
– Ә мин си­не көт­кән идем. Ме­нә-ме­нә кай­тып ке­рер­сең, дип көт­кән идем...
– Яшәр­гә ки­рәк иде бит, ән­кәй. Ке­ше төс­ле яшәр­гә, ке­ше бу­лыр­га, ке­ше бу­лу өчен – укыр­га ки­рәк иде.
– Үзем га­еп­ле. Хо­дай­га ба­рып ире­шер­лек бә­хил­лек би­рә ал­ма­ган­мын, ах­ры. Күп тә ки­рәк тү­гел иде лә­ба­са. Ире­не­мә бер там­чы су ти­де­рү дә җи­тә иде. Көч-ку­ә­тем­не җы­яр­га бер там­чы су! Те­лем бе­лән бә­хил­лек би­рер өчен янә­шәм­дә бер там­чы су бул­са, ка­нат сыр­ты бе­лән ге­нә ире­нем­не чы­ла­ту­чы бул­са, бәл­ки, син бу хәл­гә кал­мас идең. Си­нең күз­лә­ре­ңә ка­рап, кү­ңе­лем бе­лән бә­хил­лек би­рә ал­ма­ган­мын­дыр, кү­рә­сең. Ки­чер, ба­лам.
Ән­кә­се Иб­ра­һим­ның аяк­ла­рын сый­па­ды.
– Са­бый чак­та­гы че­би­ле, нә­ни аяк­лар... Җир өс­тен­нән ат­лап, дөнья ги­зеп, дәү бул­ган­нар. Бу аяк­лар­дан җир өс­тен­дә эз­ләр кал­ды­мы, ба­лам?
– Бел­мим, ән­кәй.
– Ул эз­ләр­гә гөл­ләр үсәр­ме, ба­лам?
– Бел­мим, ән­кәй.
– Че­би­ле аяк­лар... Хә­тер­ли­сең­ме, яз кө­не яла­на­як йө­реп, аяк­ла­рың че­би­ли иде дә, мин аны җы­лы су бе­лән юып, май сөр­тә идем. Ә син: «Ки­рәк­ми, ән­кәй. Үс­сен­нәр, үс­сен­нәр дә бе­раз­дан чу­ар та­вык­ка ку­шар­быз», – дия идең.
– Хә­тер­лә­мим, ән­кәй.
Гөл­сем улы­ның бал­тыр­ла­рын, ая­гын сы­пыр­ды, бал­ты­рын­да­гы җө­ен кү­реп, сык­ра­нып:
– Җөй! Өч яшь­лек ча­гың­да­гы яра­дан кал­ган җө­ең һа­ман да бул­са сак­ла­на икән, – ди­де.
Иб­ра­һим ая­гы­на ка­ра­ды:
– Кая, нин­ди җөй? Күр­гә­нем юк иде. Бе­рен­че тап­кыр үз тә­нем­дә­ге җөй­не кү­рәм. Хик­мәт. Вал­ла­һи, бе­рен­че тап­кыр кү­рәм, – ди­де, га­җәп­лә­неп.
– Әле ме­нә мон­да да җө­ең бу­лыр­га ти­еш, – дип, әни­се улы­ның тез ас­ты­на ка­ра­ды. – Әй­тәм бит, ме­нә.
– Кы­зык син, ән­кәй. Үзем дә бел­мә­гән җөй­ләр­не та­ба­сың.
– Си­ңа ул ча­гын­да ту­гыз гы­на ай иде. Эс­се җәй. Бү­ген­ге­дәй хә­те­рем­дә... Бор­чак ча­бып, кыр­дан кай­тып ки­ләм. Син «у­фал­ла»­да. Авыш җир­дән уз­ган чак­та ар­бам авып кит­мә­сен­ме? Син тә­гә­рәп, җир­гә төш­тең. Төш­кән­дә, ая­гың кү­чәр чө­е­нә эләк­те. Үк­си-үк­си елый­сың, үзең ач, сө­тем юк. Ая­гың­нан кан ага. Ниш­ләр­гә дә бел­мим. Юл чи­тен­дә үсеп утыр­ган үги ана яф­ра­гын өзеп алып, те­лем бе­лән яла­мак­чы бу­лам. Те­лем аң­кау­га ябыш­кан. Ни­чек ит­сәм ит­тем, яф­рак­ны йом­шар­тып, ая­гың­да­гы яра­ңа кап­ла­дым. Ә син һа­ман елый­сың. Ба­су чи­тен­дә ада­шып чык­кан өч-дүрт бөр­тек арыш ба­ша­гын кул­ла­рым­да удым да авы­зы­ма кап­тым. Чәй­нәп, ба­шым­да­гы яу­лы­гы­ма тө­реп, имез­лек ясап, си­ңа кап­тыр­дым. Син шу­ны су­ы­рып, из­рәп йок­лап кит­тең...
А­на кал­ты­ра­нып куй­ды. Кул­ла­рын өс­кә кү­тәр­де:
– Йә Раб­бым Хо­дам, үте­неп со­рыйм, аз гы­на са­быр ит? – Улы­на бо­ры­лып ка­ра­ды да: – Әй, ба­ла, ба­ла... – ди­де. – Ал­ла­һы Тә­га­лә та­ра­фын­нан ми­ңа да ана бу­лыр­га са­нау­лы ва­кыт­лар гы­на ка­лып ба­ра. Озак­ла­мый син – ми­не, мин си­не бел­мә­без. Мәң­ге­лек­тә «а­на» һәм «ба­ла» ди­гән тө­шен­чә юк. Бу – ике җан­ның мәң­ге­гә ае­ры­лу­ы­дыр...
Гөл­сем апа ки­нәт чай­ка­лып кит­те. Күк күк­рә­гән, җир тет­рә­гән­дәй бул­ды.
– Ва­кыт чык­ты, ба­лам. Хо­дай ва­кыт чык­ка­нын сиз­дер­де, – ди­де ул, авыр су­лап. Шун­дук кул­ла­рын су­зып, Хо­дай­га ял­ва­ра баш­ла­ды: – Хо­да­ем, йә Раб­бым, бер Хо­да­ем, та­гын бе­раз гы­на ба­лам бе­лән бер­гә бу­лыр­га ва­кыт бир­сәң­че? Соң­гы оч­ра­шу, соң­гы миз­гел, йө­рә­гем­нән өзе­леп төш­кән на­ра­сы­ем бе­лән мәң­ге­гә хуш­ла­шу. Хуш, ба­лам! Хуш, күз ал­мам, ба­выр җи­ме­шем...
Ки­нәт ке­нә ана­сы юк­ка чык­ты. Ул күз­лә­рен бер ач­ты, бер йом­ды, кул­ла­ры бе­лән күз­лә­рен уды. Га­җәп­лә­неп, сә­ер­се­неп кал­ды. Ко­ла­гын­да һа­ман да ана­сы­ның: «Хуш, ба­лам. Хуш, күз ал­мам, ба­выр җи­ме­шем», – ди­гән сүз­лә­ре, кай­та­ваз бу­лып, ка­бат-ка­бат ише­те­леп кит­кән­дәй бул­ды. Иб­ра­һим, үк­си-үк­си елап, җир­гә кап­лан­ды. Йод­рык­ла­ры бе­лән җир­не кый­на­ды.
– Әни­ем, ән­кәй, зин­һар, кит­мә?! Ал ми­не үз яны­ңа, ал! Җир өс­тен­дә чыл­ты­рап ак­кан чиш­мә­се дә, чә­чәк­ле алан­на­ры да ки­рәк­ми ми­ңа. Мин хә­зер са­бый хө­ке­мен­дә. Ми­ңа хә­зер си­нең яр­дәм ки­рәк, ән­кәй. Ал ми­не, ал үз яны­ңа!
Җа­вап ише­тел­мә­гәч, ба­шын кү­тәр­де, ти­рә-як­тан ана­сын эз­ли баш­ла­ды. Сис­кә­неп кит­те. Кар­шын­да ба­сып тор­ган ата­сы Сә­ми­гул­ла­ны кү­реп, га­җәп­лә­неп:
– Әт­кәй?! – дип, тез­лән­гән ки­леш ата­сы­на та­ба ба­ра баш­ла­ды.
Сә­ми­гул­ла аб­зый ты­ныч кы­на:
– Чү, ба­ла... Ниш­лә­вең бу... Мәң­ге­лек­тә күз яше тү­гү – чүл­дә адаш­кан юл­чы­ның авы­зы­на бер там­чы су са­лу бе­лән бер. Мәң­ге­лек йорт күз яшь­лә­ре­нә ышан­мый, – ди­де.
– Ән­кә­ем бе­лән соң­гы тап­кыр оч­раш­тым.
– Адәм ба­ла­сы дөнь­я­лык­тан Мәң­ге­лек­кә кайт­кан­да, соң­гы тап­кыр су­лыш ал­ган­да, соң­гы тап­кыр кү­зен йом­ган­да да өмет бе­лән ки­тә. Би­ре­дә өмет сү­нә. Дөнь­я­лык­та си­ңа җан өр­гән, җир өс­тен­дә Ана ро­лен баш­кар­ган җан хә­зер авыр йө­ген­нән азат.
– Нин­ди йөк ул?
– Уй! Уй, ба­лам! Адәм ба­ла­сы­на Хо­дай та­ра­фын­нан җир өс­те­нә би­реп җи­бә­ре­лә тор­ган йөк – уй! Җир өс­тен­нән уз­ган бер ге­нә баш­ка җан ия­се дә кү­тә­рә ал­мый тор­ган авыр һәм га­зап­лы йөк – уй! Әле­ге йөк­тән ул Мәң­ге­лек­кә кил­гәч тә ары­на ал­мый, үз җил­кә­сен­дә кү­тә­реп йө­ри. Җир йө­зен­дә үзе җан өр­гән иң соң­гы ба­ла­сын мәң­ге­лек­тә кар­шы ал­гач кы­на, ул авыр йөк­тән ары­на. Ме­нә ми­нем дә ул йөк­тән ко­ты­лыр­га са­нау­лы гы­на ва­кыт­ла­рым ка­лып ки­лә. Хуш­ла­шыр­га ашы­гыйк, улым.
– Әйт әле, әт­кәй. Мин төш ке­нә кү­рәм­ме, әл­лә ин­де үл­дем­ме?
– Син ту­ар­га җы­е­на­сың!
– Мин бит ин­де бер тап­кыр ту­ган идем.
– На­ра­сый­ның елый-елый ана ка­ры­нын­нан тө­шүе әле ул туу тү­гел. Ке­ше дөнь­я­лык­та сы­нау­ла­рын җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­рып, мәң­ге­лек­нең кап­ка­сын ач­кан­да гы­на ту­ар­га мөм­кин.
– Аң­ла­мыйм...
– Җир өс­тен­дә син кал­дыр­ган эз­ләр­дә гөл­ләр шы­тып чык­са, шул гөл­ләр­гә су си­бү­че­лә­рең та­был­са, ди­мәк, син ту­ган­сың, ди­мәк, син яшә­гән­сең! Әгәр ин­де дөнь­я­лык­та соң­гы тап­кыр кү­зең­не йом­гач та, си­не оныт­са­лар, син ту­ма­ган­сың да, яшә­мә­гән­сең дә, – ди­де ата­сы Иб­ра­һим­га.
– Әйт әле, әт­кәй! Си­нең­чә, мин ту­дым­мы?
– Ата­ның ба­ла­сы­на бул­ган бә­я­сен җир өс­тен­нән эз­ләр­гә ки­рәк, улым.
– Ни­чек итеп?
– Кап­ка шы­гыр­да­вын­нан.
– Нин­ди кап­ка, әт­кәй?
– Ни­гез кап­ка­сын­нан.
– Нәр­сә сөй­ли­сең син, әт­кәй? Нин­ди ни­гез, нин­ди кап­ка? Си­нең Мәң­ге­лек­кә кит­кә­не­ңә дә – егер­ме биш ел! Си­нең ул ни­гез кап­каң әл­лә кай­чан че­реп ау­ды, әт­кәй, – дип иң­рә­де Иб­ра­һим, ба­шын кул­ла­ры бе­лән то­тып.
– Ми­нем ни­ге­зем, ми­нем кап­кам син идең. Шул кап­ка һәр ке­ше­гә ел­ма­еп ачы­лып, ти­рә-юнь­гә нур чә­чеп, җир­дә­ге­ләр­гә яшәү яме би­реп ачы­лып тор­са, шул бән­дә­ләр­нең йө­зен­нән атаң­ның си­ңа бул­ган бә­я­сен укыр­сың.
– Ми­нем кап­кам би­ек. Ке­лә­се бик­ле! Аның уры­ны­на мин сез­нең ике­гез­гә дә, ке­ше­ләр­нең күз явын алыр­лык һәй­кәл, ка­бер таш­ла­ры куй­дым. Кө­меш­кә тиң чар­ду­ган куй­дым.
– Сан­ду­гач­лар ку­нып сай­рый­мы?
– Сан­ду­гач та­вы­шын та­ны­мыйм. Сан­ду­гач та­вы­шы тың­лар­га ми­нем ва­кы­тым бул­ма­ды. Әнә кө­тү­че Аб­дул­ла­дан со­ра, ул бе­лә, ул сан­ду­гач та­вы­шын ае­ра.
– Кү­ңе­ле бе­лән сан­ду­гач сай­ра­вын аң­ла­ма­ган ке­ше җир өс­тен­дә як­ты эз кал­ды­ра ал­мый.
– Нәр­сә?! Сан­ду­гач та­вы­шын, сан­ду­гач сай­ра­вын аер­ган Аб­дул­ла җир өс­тен­дә як­ты эз кал­дыр­ган­ме­ни?
– Аның ата­сы Тәл­гат, ана­сы Гөл­наз ка­бе­ре өс­тен­дә­ге агач чар­ду­ган­да сан­ду­гач­лар оя ко­ра, ба­ла очыр­та. Ә син куй­ган мәр­мәр таш – сал­кын таш!
– Ә мин аңа кү­ңел җы­лым­ны сал­дым...
– Ул таш­лар­ны си­нең кү­ңел җы­лың гы­на җы­лы­та ал­мый. Ул таш­лар­ны җир өс­тен­дә ик­мәк­кә дә туй­ма­ган бән­дә­ләр кү­ңе­ле ге­нә җы­лы­та ала. Сал­кын таш­лар­дан мәр­хүм­нәр­гә һәй­кәл ку­еп бул­мый. Ми­нем һәй­кәл – дөнь­я­лык­та ми­нем дә­ва­мым бу­лып кал­ган син идең. Си­нең һәй­кәл – си­нең арт­тан ки­лү­че ки­лә­чә­гең, си­нең дә­ва­мың – ба­ла­ла­рың.
Ки­нәт Сә­ми­гул­ла чай­ка­лып ки­тә.
– Хә­бәр кил­де, улым. Хуш­ла­шу ва­кы­ты җит­те.
– Ашык­ма, әт­кәй, әй­теп кал әле. Ми­нем дөнь­я­лык­та кыл­ган ях­шы­лык­ла­рым юк­мы­ни?
Сә­ми­гул­ла ки­тәр юлын­нан тук­тап, ар­ты­на бо­рыл­ды.
– Бел­мим, улым. Си­рат кү­пе­рен ни­чек кич­кән­сең­дер...
– Мин бит әле си­рат кү­пе­рен кич­мә­дем...
– Си­рат кү­пе­ре – дөнь­я­лык­та син уз­ган юл ул, ба­лам.
– Ә мин кай­сы як­та? Оҗ­мах­та­мы, әл­лә...
– Аны­сы – дөнь­я­лык­та кыл­ган эш­лә­рең­дә, га­мәл­лә­рең­дә.
Иб­ра­һим ки­нәт ата­сы­на та­ба үр­мә­лә­де, як-ягы­на ка­ран­ды да ише­те­лер-ише­тел­мәс ке­нә ата­сы­на пы­шыл­да­ды:
– Әт­кәй, оҗ­мах­ны са­тып алып бул­мый­мы?
Ата озак кы­на улы­на ка­рап тор­ды.
– Бу­ла. Җир өс­тен­нән уз­ган­да, на­мус бе­лән яшәп!
Иб­ра­һим ка­ра­шы бе­лән ата­сы Сә­ми­гул­ла­ны күз­дән югал­ган­чы оза­тып кал­ды. Бе­раз­дан, үзал­ды­на сөй­лә­неп:
– Кыл­дан неч­кә, кы­лыч­тан үт­кен... Дөнь­я­лык­та цир­кач бу­лып яши­сем кал­ган икән, – ди­де.
– Тор­мыш – үзе цирк!
Ар­тын­нан ише­тел­гән бу та­выш­тан ул ки­нәт кур­кып кал­ды. Бо­ры­лыр­га­мы, әл­лә бо­рыл­мас­ка­мы?! Та­гын кай­сы ми­нем бе­лән мәң­ге­лек­кә хуш­ла­шыр­га җы­е­на ин­де? Та­выш та­ныш. Кү­ңел­гә якын та­выш... Әм­ма аңа бо­ры­лып, соң­гы­сын­да югалт­мам­мы дип ку­рык­ты ул. Шу­ңа, бо­рыл­мый гы­на, ар­тын­да ба­сып то­ру­чы­дан:
– Ә ул цирк­та мин кем? – дип со­ра­ды.
– Май­мыл! Бай­лык­ка, дан-дә­рә­җә­гә ал­дан­ган май­мыл!
– Май­мыл?! Юк, мин бер­кай­чан да май­мыл бул­ма­дым. Мин – дрес­си­ров­щик! Күп­ләр­не мин дрес­си­ро­вать ит­тем!
Җә­ми­лә, кү­бә­ләк­тәй очып, Иб­ра­һим­ның янә­шә­се­нә ки­леп кун­ды да ку­лы бе­лән аның авы­зын кап­ла­ды.
– Чү! Рән­җе­тә­сең! Хо­дай Тә­га­лә­не рән­җе­тә­сең! Җир йө­зен­дә­ге бар­лык те­рек­лек бе­лән дә фә­реш­тә­ләр ида­рә итә.
– Ә фә­реш­тә­ләр кем­нәр?
– Ях­шы­лык һәм яман­лык.
Иб­ра­һим Җә­ми­лә­нең кул­ла­рын үз ку­лы­на ал­ды.
– Син кем, фә­реш­тә­ме?
– Юк. Мин – Җә­ми­лә.
– Син – хур кы­зы...
– Юк. Мин – Җә­ми­лә.
– Җә­ми­лә?! Ми­нем ба­ла­ла­рым­ның – ул­ла­рым Ил­фак бе­лән Зө­фәр­нең ана­сы Җә­ми­лә? Ышан­мыйм. Си­нең бе­лән та­ныш­кан­да­гы ми­нем бе­рен­че сү­зем­не әйт.
Бо­лар­ны әйт­кән­дә, ул үз-үзе­нә урын та­бал­ма­ды, сүз­лә­ре дә өзе­леп-өзе­леп чык­ты, дул­кын­лан­ды.
– Кү­гәр­че­нем! – ди­де аңа Җә­ми­лә.
Иб­ра­һим ко­е­лып төш­те. Юга­лып кал­ды. Җә­ми­лә­нең ку­лын та­гын да кы­сыб­рак тот­ты. Янә­се, ул ме­нә-ме­нә аның ку­лын­нан ыч­кы­на да очып ки­тә. Әле ге­нә Җә­ми­лә авы­зын­нан чык­кан «кү­гәр­че­нем» сү­зен үзал­ды­на бер­ни­чә тап­кыр ка­бат­лап тор­ган­нан соң, хы­ял­га чу­мып, үзе дә сиз­мәс­тән, «Ак кү­гәр­чен», – дип, авыз эчен­нән ге­нә мы­гыр­дан­ды. Ки­нәт уя­нып кит­кән­дәй, Җә­ми­лә­сен күк­рә­ге­нә кыс­ты да сул­кыл­дап елый баш­ла­ды:
– Ак кү­гәр­че­нем! Җә­ми­ләм, ак кү­гәр­че­нем, са­гы­на­сың­мы без тәү­ге тап­кыр оч­раш­кан инеш бу­ен­да­гы карт өян­ке­ләр­не? Бер ге­нә ми­нут­ка, бер ге­нә се­кунд­ка гы­на бул­са да кай­тып кү­рә­сең ки­лә­ме алар­ны, Җә­ми­лә?!
– Ки­лә.
– Әй­дә, кай­та­быз!
– Мәң­ге­лек­тән ка­чып, үт­кән­нәр­гә кай­тып бул­мый.
– Ул өян­ке­ләр әле дә бул­са си­не са­гы­на­лар, Җә­ми­лә.
– Дө­рес тү­гел! Алар ин­де юк!
– Бар, бар алар, Җә­ми­лә. Алар бит озын го­мер­ле, алар бит ике­шәр йөз ел яши­ләр.
– Ки­рәк­ми, Миң­ле­иб­ра­һим, ки­рәк­ми, Мәң­ге­лек ял­ган­нар­ны ки­чер­ми. Инеш кип­те, өян­ке­ләр бет­те, сук­мак­лар­га үлән­нәр үс­те. Авыл бет­те. Ки­ре кай­тыр юл бет­те...
– Бар, алар бар, Җә­ми­лә. Инеш тә бар, өян­ке­ләр дә бар, сук­мак­лар­га гы­на үлән үс­кән, Җә­ми­лә.
Җә­ми­лә үз кул­ла­рын тот­кан Иб­ра­һим кул­ла­ры­на ка­рап:
– Ул өян­ке­ләр­не шу­шы кул­лар кис­те. Ки­лә­чә­ге­без, мил­лә­те­без та­га­ны асыл­ган ул өян­ке­ләр­не си­нең ке­бек­ләр­нең кул­ла­ры кис­те. Та­мыр­лар­ны син­дәй­ләр чап­ты, – ди­де.
Иб­ра­һим, яр­сып:
– Кем өчен кис­те?! Кем өчен?! Үзем өчен­ме?! Ба­ла­ла­ры­быз өчен бе­тер­дем. Ки­лә­чә­ге­без өчен – Ил­фак бе­лән Зө­фәр өчен бе­тер­дем. Та­мак­ла­ры тук, өс­лә­ре бө­тен бул­сын өчен бе­тер­дем. Ул урын­да ял йор­ты тө­зе­дем. Үзем өчен­ме? Алар өчен! – дип кыч­кыр­ды.
– Мин бит ба­ры­сын да кү­реп то­рам. Ан­да хә­зер тал­лар инеш­кә ятып ир­кә­лән­ми, ан­да хә­зер сан­ду­гач­лар тал­га ку­нып сай­ра­мый, ан­да хә­зер са­бый­лар­ның үз те­лен­дә шат аваз­ла­ры ише­тел­ми. Ба­ры­сын да кү­реп ятам мин. Мәң­ге­лек­тән ба­ры да кү­ре­нә. Ил­фа­гым бе­лән Зө­фә­рем­нең са­бый чак­ла­рын­да инеш бу­ен­да­гы карт өян­ке­дә­ге та­ган­да атын­ган­на­рын да, инеш­тән каз оя­сы бе­лән ба­лык сөз­гән­нә­рен дә, хә­зер­ге­сен дә. Алар та­ган­да атын­ган­да, мин алар­га бар кө­чем­не җы­еп, күк­рә­гем­нән чык­кан наз­лы су­лы­шым­ны җи­бә­реп, та­ган­на­рын зәң­гәр күк­тә тиб­рәл­де­рә идем. Алар­ның хы­ял­ла­ры ерак-ерак­лар­да – чик­сез га­ләм­нәр­дә иде...
Иб­ра­һим үзе­нә ад­рес­лан­ган бу сүз­ләр­нең хак­лы­гын ях­шы бел­сә, аң­ла­са да, Җә­ми­лә бе­лән ки­ле­шә­се кил­мә­де. Адәм ба­ла­сы­ның җир­дә­ге ки­ре­ле­ге мәң­ге­лек­тә дә хө­кем сө­рә­се ки­лә иде шул.
– Нәр­сә, мин алар­га үз җы­лым­ны бир­мә­дем­ме? – дип ак­лан­мак­чы бул­ды.
– Син үз җы­лың­ны баш­ка­лар­га өләш­тең, син үз җы­лың­ны ке­ше ха­тын­на­ры­на өләш­тең...
– Ял­ган! Саф­са­та! – дип, Иб­ра­һим уры­нын­нан си­ке­реп тор­ды да чит­кә­рәк кит­те.
– Тел сөй­лә­сә дә, кү­ңел ал­дый ал­мый. Үз-үзең­не ал­дап бул­мый, хә­тер­не ал­дап бул­мый, – ди­де Җә­ми­лә ты­ныч кы­на.
– Мин алар­га җил-да­выл ти­дер­мә­дем. Үз ка­на­тым ас­тын­да үс­тер­дем!
– Ка­гы­ныр­га ирек бир­мә­дең, Иб­ра­һим. Очар­га өй­рә­тә ал­ма­дың, Иб­ра­һим. Тел­сез, дин­сез итеп үс­тер­дең, Иб­ра­һим! Карт өян­ке тө­бен­дә­ге вәгъ­дәң­не үти ал­ма­дың. Нә­фес­ле бул­дың... Күп­ләр­не җы­лыт­мак­чы бул­дың, әм­ма бер­сен дә җы­лы­та ал­ма­дың. Мәң­ге­лек­кә кит­кән­нә­рен дә, җир­дән узып ба­ру­чы­ла­рын да. Шу­ңа кү­рә уң ку­лың бе­лән кап­ша­саң да – так­та, сул ку­лың бе­лән кап­ша­саң да – так­та, баш очың­да да так­та. Мәң­ге­лек­кә ки­лү­ең дә кыйб­ла­ңа ту­ры кил­ми. Юк шул, Миң­ле­иб­ра­һим, юк, ни­гез кап­каң ел­ма­еп ачыл­мас, эз­лә­ре­ңә гөл­ләр үс­мәс, үс­сә дә, алар­га су си­бү­че­ләр та­был­мас. Баш очың­да ясин чы­гу­чы­лар бул­мас. Хуш, Иб­ра­һим, Миң­ле­иб­ра­һим!
– Кит­мә, Җә­ми­ләм! Ак кү­гәр­че­нем, ал ми­не, ал үзең бе­лән! Ми­нем дә си­нең ке­бек ак күл­мәк ки­еп, ак хыял­лар­га чу­мып, си­нең бе­лән җи­тәк­лә­шеп, ак кы­я­лар ара­сы­на ке­реп юга­ла­сым ки­лә! – дип ял­ва­рып, Иб­ра­һим аның ар­тын­нан чап­мак­чы бул­ды.
Җә­ми­лә Мәң­ге­лек­нең иң би­ек кыя­сы­ның иң кал­ку өле­шен­нән дөнья­лык­та мо­ңар­чы бер ге­нә җан ия­се дә ишет­мә­гән сих­ри, моң­лы аһәң бе­лән:
– Ак күл­мәк­тә – ак хы­ял, ак на­мус, ки­лә­чәк, мил­ләт яз­мы­шы, Иб­ра­һим, – ди­де.
Иб­ра­һим ша­шы­нып, Җә­ми­лә­се ба­сып тор­ган як­ка ка­рап, чәч­лә­рен умы­рып тот­кан ха­ләт­тә:
– Җә­ми­лә... Җә­ми­ләм! Ак кү­гәр­че­нем! Кал­дыр­ма, кал­дыр­ма ми­не ял­гы­зым­ны! Сал, сал җил­кә­мә ак күл­мәк! – дип иң­рә­де.
– Соң ин­де. Яз­мыш без­гә туй көн­не ак күл­мәк бү­ләк ит­те. Сак­лый ал­ма­дык... Ми­не­кен дә, үзең­не­кен дә тап­ла­дың. Ул тап ба­ла­ла­ры­быз яз­мы­шы­на ба­рып то­таш­ты. Хуш! Әле ми­нем ул­ла­рым­ны кө­тә­сем бар, – ди­де Җә­ми­лә, ера­га­еп бар­ган та­выш бе­лән.
– Ашык­тыр­ма, зин­һар, ашык­тыр­ма алар­ны... Мин үз кап­кам­ның ябы­лу­ын те­лә­мим, те­лә­мим. Ише­тә­сең­ме?! Мин кап­кам­ның ябы­лу­ын те­лә­мим! – дип кыч­кыр­ды Иб­ра­һим, йод­ры­гы бе­лән кыя-таш­ны төя-төя.
* * *
...Таң сы­зы­лып ки­лә иде. Урам­да кө­тү­че­нең чы­быр­кы шарт­ла­ту­ын­нан­мы, әл­лә ямь­сез итеп мал­лар­га рус­ча­ла­тып сү­ге­нү сү­зен­нән­ме, ша­быр тир­гә ба­тып уя­нып кит­те ул. Те­ле аң­ка­вы­на ябыш­кан­га­мы, 80 яшь­лек Иб­ра­һим­ның:
– Су, су! – ди­гән сү­зе үзе янын­нан ерак ки­тә ал­ма­ды. Кит­сә дә, аны ише­тер ке­ше, аңа су ки­те­рү­че, ире­не­нә су ти­де­рү­че юк иде...
Аның: «Су... Су би­ре­гез!» – ди­гән ял­ва­ру­лы со­ра­вы­на ба­ры тик шу­шы ала­гаем зур йорт­ның өйал­ды ише­ге ге­нә җа­вап кай­та­ра, җил ис­кән са­ен шы­гыр­дап, аңа – Миң­ле­иб­ра­һим­га – ясин чы­га иде.
 

Данил САЛИХОВ

 

Фото: Николай Туганов

 

Комментарийлар