Логотип «Мәйдан» журналы

Киләсе елда ватсап нинди телефоннарда эшләүдән туктаячак?

2020 елда WhatsApp күп кенә телефоннарда эшләми башлый.WhatsApp моны программаны яхшыртырга теләве белән аңлата. Программаны яхшырту сәбәпле, аны иске телефоннар күрми башлый.Windows Phone операцион с...


2020 елда WhatsApp күп кенә телефоннарда эшләми башлый.


WhatsApp моны программаны яхшыртырга теләве белән аңлата. Программаны яхшырту сәбәпле, аны иске телефоннар күрми башлый.


vatsap-tuktyj

Windows Phone операцион системасы куелган телефоннарда мессенджер 2019 елның 31 декабрендә үк эшләүдән туктый. Бу операцион система HTC 7, Nokia Lumia, Samsung Omnia, Microsoft Lumia, Acer Liquid, Alcatel POP 2 Windows телефонарына куелган. Microsoft ватсап белән хезмәттәшлеген туктата.


Айфонның iOS 8 версиясенә кадәрге һәм сигезенче версиясендә дә ватсап 1 февральдә туктый.


Күпчелек телефоннарда Android программасы урнаштырылган. Программаның 4.0.3 тән түбәнрәк версиясендә ватсап 1 февральдә эшләми башлый.


4.0.3 версия 2011 елның азагында кабул ителгән иде.


Телефонда андроидның нинди версиясе икәнен белү кыен түгел. Моның өчен башта настройкига керегез.






Алга таба - "О телефоне"






Версия Андроид






Кайбер телефоннарда тагын бер пункт булырга мөмкин - мәсәлән, Сведения о ПО





Фото: pixabay.com

Интертат

Комментарийлар