Логотип «Мәйдан» журналы

Киләсе елда Россия "Евровидение"дә катнашмаска мөмкин

Киләсе елда "Евровидение" Россия катнашыннан башка узарга мөмкин. Россия сәясәтчеләре быелгы гаделсез нәтиҗәләрдән соң, Россиягә әлеге мәртәбәле конкурста катнашмаска тәкъдим иткәннәр, дип хәбәр итә D...


Киләсе елда "Евровидение" Россия катнашыннан башка узарга мөмкин. Россия сәясәтчеләре быелгы гаделсез нәтиҗәләрдән соң, Россиягә әлеге мәртәбәле конкурста катнашмаска тәкъдим иткәннәр, дип хәбәр итә Deutsche Welle.



1306401062_evrovision
Алар фикеренчә, Украина җырчысы Джамаланың җиңүендә сәясәт катнашы сизелә. Халыкара эшләр Советы Федерациясе комитеты башлыгы Константин Косачев конкурста "сәяси күрсәтмәләр җиңде" дип саный. Ул бу хакта үзенең Facebookтагы битендә язган.
Украинаның өч шәһәре 2017 елда булачак "Евровидение"не үзләрендә уздыру теләген белдергән дә инде.

 
http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар