Логотип «Мәйдан» журналы

«Килермен, җаным…»

Ул шагыйрь иде.

Ул Әнсарны да шагыйрь итте.
Шагыйранә җанлы ул сәер кызыкай инде күптәннән дөньяда юк, тик шулай да аның әйткән һәрбер сүзе, һәр хәрәкәте, мәңге онытылмаслык булып, Әнсарның күңеленә кереп калган…
-Рузалия!
— Әү, йолдызым!
— Сине үбәргә ярыймы?!
— Юк, бәгърем, ярамый!
— Ә нигә?
— Яшьтән үк бәхетсез буласым килми…
— Без синең белән кайчан бергә булыр­быз соң?
— Бер-кай-чан да!! Яки:
— Рузалиям, син бүген кайда буласың?
— Университетта… дәрестә…
— Әгәр дә анда табалмасам, сине каян эзләргә?
-Күктән…
Кызлар белән таныштың исә аларның күңелләрен күрер өчен дискотекага, ки­нога, ресторанга бармыйча котылып бул­мый. Ләкин бу тормышның кызыклары, аның рәхәтлекләре нигәдер Рузалияне кы­зыктырмый, кызыксындырмый иде. Тәүге тапкыр очрашуга ук ул Әнсарны бөтенләй икенче тарафка — Казан Кремлен карарга алып китте. Кремль стеналарын бер кат өйләнеп чыккач, алар Кремль янындагы кечкенә бер бакчаның эскәмиясендә утырып ял итеп алдылар. Рузалия бик кызык итеп Сөембикә манарасы, Бөек Ханбикә турында сөйләде. Көзге сары-кызгылт яфракларга түшәлгән, куак башлары ти­гез итеп кыркылган бу бакчага алар әле шактый йөрделәр. Шунда беренче тапкыр үбештеләр…
Әз-мәз шигырьләр язгалап, күп кенә редакция ишек төпләрен таптарга өлгергән, шулай да бу шау-шулы калада үзен бик нык ялгыз сизгән Әнсарны Рузалия бе­лән аның бер туганы таныштырган иде. «Теләсәң, мин сине бер акыллы, чибәр татар кызы белән таныштырам, тик кара аны, ул әле яшь, кыз кеше, рәнҗетә күрмә, мин аның анасын бик яхшы беләм», — дип кисәтеп тә куйган иде ул…
Рузалия әнисе Фәһимә апа белән Ка­зан каласының нәкъ үзәгендә — Бауман урамында яшәп яталар иде. Илле яшенә кадәр укытучы булып эшләгән, узган елны гына ирсез калган Фәһимә ханым нигәдер кырыс һәм холыксыз булып то­елды Әнсарга. Әйе, бер дә елмаеп каршы алмады ул аны. Хәер, төптәнрәк уйлаган­да, ханымны да аңларга була иде. Чөнки Рузалиядән дә якынрак, газизрәк кеше юк иде аның өчен. Газиз баласын юлдан яздырырга яисә якын араларда аңардан тартып алырга җыенган һәрбер ир затын ул үзенең яшертен дошманы итеп сизә сыман тоелды аңа…
Бу танышудан соң нәкъ ике атна вакыт узды. Шул арада бер-берсен ошатьш, яра­тып өлгергән ике яшь йөрәктә назлану, якынаю теләге дә туды. Беркөнне Әнсар Рузалияне кунакка чакырды. Калага килеп әлегә кадәр җүнле эш табалмаган, булга­ныннан канәгать калырга мәҗбүр Әнсар эшчеләр тулай торагында кизү тора иде. Анда вакытлыча бирелгән, ятып йокларга урыны булган кечкенә генә бүлмәсе дә бар иде. Кунакка дәшүне кияүгә чыгуга тиңләгән, егетнең тәкъдименә артык җитди караган, моңа кадәр һаман да риза­лыгын бирмичә йөргән Рузалия, ниһаять, ризалашты.
Унҗиде гаиләгә бер кухнясы, бер бәдрәфе булган ике катлы бу иске тулай торакның авыш баскычыннан бүлмәгә күтәрелгәндә, алар икесе дә монда яшәүче­ләрдән ниндидер ятсыну, читсенү хисләре кичерделәр. Тәмуг оясын хәтерләткән, бөтен гомерләрен газ шгатөсе янында үткәргән, бер-берсенең гайбәтен чәйнәп, данын саткан тулай торак «шәүләләре» ме­нә анарның каршыларына килеп чыгарлар да бармак төртө-төртө көләрләр кебек то­елды аларга. Баскыч белән озын коридор арасы сират күпере булып күренде. Бары тик кешеләр күзеннән исән-сау котылып, Әнсарның бүлмәсенә кереп бикләнгәч ке­нә иркенләп сулап куйды алар.
Әнсар яшь кенә егет булса да, хатын-кыз күрмәгән, сөймәгән кеше түгел иде. Яшь, сылу кызларның күңелләрен яулау өчен вакытын да, акчасын да кызганмаган егеткә бүгенге очрашу да гадөти булып күренде. Гадәттәгечә, ашыга-ашыга та­бын әзерләргә тотынды. Рузалияне түргә уздырып җибәрү белән, тиз генә кухняга чыгып чөй кайнатып керде, истәлекле очрашулар өчен генә саклап тоткан бер шәраб шешәсен, шуның янына куелышлы төрле тәм-томнарны өстәлгә чыгарып тезде. Ләкин Рузалия өстәлгә якын да килмәде, тәмле шәрабтан авыз итеп тә карамады. Ул Әнсардан утны сүндерүен үтенде, Әнсар утны сүндерүгә үк, Рузалия ашыкмыйча гына чишенә башлады…
Чиксез бер соклану белән дәртле хисләр кичергән Әнсар кызның чишенгәнен, тын да алмыйча көтеп, карап торды. Кичке
эңгер-меңгерле ярым караңгы, ярым шык­сыз бүлмәдә Рузалия күктән очып төшкән бер бәхет кошы сыман күренә иде. Өстәл янында утырган Әнсар үзе дә сизмәстән аңа таба атлады…
— Син минем турыда начар уйламый­сыңмы?
—Синең хакта мин начар уйлый аламмы соң? Син генә миңа үпкәли күрмә!
—Әгәр дә мин сиңа үпкәләсәм, син мине монда беркайчан да күрмәгән булыр идең, — диде Рузалия, башын түбән ия төшеп.
— Мин бит үзем теләдем, ишетәсеңме, үзем теләдем бу төнне.
-Рузалия!
— Дәшмә! Бер сүз дә! Кил, кил… яны­ма…
…Бу бәхет төненнән тәмам шашардай хәлгә җиткән Әнсар бик соңлап кына кызны озатырга чыкты. Минем өчен юкка акча түгәсе булма, дип кыз Әнсарга такси да тотарга кушмады. Иң соңгы троллей­бусны көтеп алып, шуңа ялгызы гына утырып китте.
Бер-берсенө охшамаган, бер-берсен кабатламый торган бу төннәр Әнсарны тәмам бәхетле итте. Рузалияне ул тагын да көчлерәк яратты. Рузалия үзе дә бу дөньяны Әнсарсыз күз алдына да китерә алмас хәлгә килде. Ул һәрвакыт Әнсарны юксынды. Университетта дәресләрен дә калдыра башлады. Әнсар берәр җиргә чакырса, ул чиксез шатлана иде. Әгәр Әнсар берәр көн күренми торса, ул аны эзләп килә торган иде. Беркөнне Әнсар аңардан хәтта сәлам хаты да алды. Кәгазь картоннан чәчәк формасында кисеп ясал­ган хатны Рузалия ишек астына кыстырып киткән иде. Чәчәкнең һәрбер тәлгәшендә эре төсле хәрефләр белән «сөеклем», «бердәнберем», «падишаһым-солтаным», «гомергә бергә», «көзге мәхәббәтем» ди­гән сүзләр язылган иде.
Ә беркөнне Рузалия үзенең шигырьлә­рен алып килде. Алар юка гына дәфтәргә язылган иде. Утны сүндереп, шәм кабыз­дылар. Тыныч-салмак тавышы белән Рузалия үзенең һәрбер язган шигырен җиренә җиткереп, хисләнеп укыды. То­нык шәм яктысында укылган бу серле шигырьләр Әнсарга бик нык тәэсир итте. Нәрсә турында иде соң алар? Яшәү, үлем, кайгы-хәсрәт, кичеккән мәхәббәт. Әле дөньяны яңагына таный, аңлый башлаган Рузалиянең шундый тирән уйлар, шигъри хисләр эчендә бәргәләнүе Әнсарның исен алды. Үзенең кемгәдер ияреп язган ши­гырьләре, тозсыз такмаклары өчен бик нык оялу хисе кичерде ул…
«Менә кая фаҗига, менә кая тормыш­ның, яшәүнең мәгънәсе?» — дип уйлап утырды ул Рузалиядән күзләрен дә алмый­ча. Кызганыч, ул юка шигырь дәфтәре Рузалиянең үзе белән бергә юкка да чык­ты. Шуны саклап кала алмаганына соңын­нан күпме үкенде Әнсар.
Әнә шундый шигъри төннәрнең берсен­дә Рузалия Әнсарда кунып калды. Әнсар аның калуына каршы килеп, өнисе белән куркытып караса да, Рузалия күнмәде.
Иртәгесен Әнсар кызны өенә кадәр озата кайтты. Өйгә керергә базмыйча, чит подъезд каршында туктап калдылар. Өйгә кайтмаганына инде үкенә үк башлаган Рузалия, тәмам күңелсезләнеп, боегып калган иде. Әнсар да ни дип әйтергә бел­мәде. Рузалия аны үзе белән өйгә алып керергә теләде. Тик Әнсар киреләнде, каршы килде. Әллә аягы тартмады, әллә кызның анасыннан курыкты. Ни өчендер Рузалия өчен акланасы да, җавап тотасы да килмәде аның…
— Кермисеңме?
— Юк, кереп тормам инде.
-Нигә?
— Төне буе җүнлөп йоклый алмадым, арыдым, — дигән булды Әнсар. — Кайтып, ял итеп алырга кирәк.
— Качасыңмы?
— Качмыйм, ә нигә качыйм?!
— Син бит әнине яхшы беләсең, — диде Рузалия, көзге яфрак сыман калтырап. — Кунарга кайтмаган өчен үтерәчәк бит ул мине!
— Ә мин сиңа нәрсә дидем! Әйдә, кайт, озатып куям, дидем! Ә син…
Әнсарның тавышы тупас, катгый иде. Әйтерсең, аны бүген иртән алыштырып куйганнар. Төннәрен Рузалиянең колагы­на пышылдаган ягымлы сүзләр онытылган, Әнсарны тизрәк моннан китү, кыздан котылу теләге генә биләп алган иде.
— Мин бит сине гаепләмим, әйе, мин үзем гаепле, — диде кыз, — минем синең яныңда гына каласым килгән иде, мин сине…
Рузалия сүзен әйтеп бетерә алмады, елап җибәрде. Әнсар аны юатырга, тыныч­ландырырга кереште.
— Бер генә юл кала, — диде Рузалия, Әнсар аны кочагына алгач, — ишетәсеңме, бер генә юл…
-Нинди?
— Сора мине…
— Сорарга?!
— Сорарга гына, алырга димим бит… Беренче юлга әнинең ачуын басарга гына, тынычландырырга…
— Ә аннан соң?
— Аннан соң… күз күрер әле… Әнсар, бер сүз дә әйтмичә, озак кына дәшмичә торды. Ниндидер кара елан узып китте аның күңеленнән. Әнсарны өйләндерер өчен генә анасы белән кызы тарафыннан эшләнгән нәрсә түгел микән, дигән кара уй йөгереп үтте.
— Егет кешенең сүзе бер генә була, Рузалия, — диде, ниһаять, Әнсар. — Әгәр мин сорыйм икән, мин алам да! Тик хәзер түгел, бүген түгел, ишетәсеңме! Минем өчен кинәт кенә булды бу, миңа уйларга вакыт бир…
— Кайчан киләсең?
—Бүген… төштән соң… бәлкем… Килер­мен, яме! Көт, мин килермен…
— Килерсеңме?
— Килермен, җаным…
Әнсарның «килермен» дигән сүзләре бигүк ышандырырлык килеп чыкмаса да, ышанырга тырышты Рузалия. Аңа бу ва­кытта ышаныч кирәк иде. Ә Әнсар кызны алдаганын, килмәячәген белеп әйтте. Ни әйтсен инде ул?! Әле бу тормышта үзенең урынын табалмаганын, муеннан бурычка батканын, очраклы гына бер байбичө бе­лән танышып, аның белән тиздән язылы­шырга сүз куешканын сөйләп, аңлатсын димени инде ул аңа?!
Әнсарның «килермен» дигән вәгъдә­сеннән соң алар бик тиз хушлаштылар. Ләкин шул көнне дә, икенче көнне дә килмәде Әнсар. Язмыш ал арны бары тик өченче көнне генә очраштырды. Әнсар бүлмәсендә чишенеп йокларга әзерләнеп йөри иде, шул вакыт ишек шакыдылар. Әнсар ишекне кем шакыганын шундук аңлады. Ләкин ачмыйча булдыра алмады. Ишек бусагасында Рузалия басып тора иде. Аны күргәч, Әнсар имәнеп китте. Әйе, Әнсар белгән Рузалия түгел иде ул. Ике-өч көн эчендә олыгаеп, җыерылып киткән Рузалиянең күз төпләре кара янган, йөз-битләре шешенгән иде…
— Ни булды сиңа?
— Әни кыйнады, таяк белән…
— Ничек була соң инде бу, ә?! — дип кычкырып җибәрде Әнсар, Рузалия артын­нан ишекне ябып. — Үзе укытучы кеше, ә үзе баласын кыйный?! Хөкемгә тартырга кирәк аны, хөкемгә!
—Әнине?! — диде Рузалия, гаҗәпләнгән сыман. — Юк! Мин әнине беркайчан да хөкемгә тарта алмам! Әни бит ул! Ул мине үстергән, кеше иткән!
—  Әни, әни! Андый өни буламыни! Әгәр ул сине кыйнап гарип калдырган булса?! Юк инде, усаллыкны — усаллык, явызлыкка явызлык белән кайтарып бирә белергә кирәк!
— Ә мин алай булдыра алмыйм шул, — диде Рузалия, урындык чатына таянып.
— Мин бит үзем дә гаепле, өйгә кунарга кайтмадым…
— Кичер мине, — диде Әнсар, беркадәр тын торгач. Рузалиянең бу хәлгә калуына ул үзе дә гаепле иде бит әле. — Артыграк әйтеп ташладым, кичер…
Әнсарның сүзләреннән яктырып, җан­ланып киткән Рузалия егетнең кочагына атылды. Аның нык, көчле муенына сарылып, кайнар яшьләрен түгә-түгә:
— Ташлама мине, ишетәсеңме, ташла­ма, мин күптәннән бу дөнья кешесе түгел идем инде, син генә тотып тордың мине бу дөньяда, — дип пышылдады.
Әнсар аны кысып кочты. Ул кызга җы­лы, назлы сүзләр генә әйтергә әзер иде. Тик күңеленә кереп оялаган шайтан аны гел кирегә котырта иде.
— Ә хәзер нишләргә уйлыйсың?
— Мин синдә калам… Ярыймы?!
— Юк, ярамый, әниең килеп, җәнҗал чыгаруын теләмим! — дип кырт кисте Әнсар, Рузалиянең кочагыннан чыгып. — Әгәр дә син монда калсаң, мин сиңа өйләнергә тиеш булам. Ә мин өйләнергә әзер түгелмен…
— Мин бит сиңа өйлән димим, мин өй­гә кайтмыйм, синең янда гына калам дип әйтәм!
— Юк… син аңла…
— Димәк, син мине яратмыйсың?
— Яратам… тик ярату гына аз бу дөнья­да…
Рузалия агарынып китте. Рәнҗеде, кү­рәсең… Әнсар, кызны бик каты үпкәләтү­дән куркып, аны тиз генә кочагына алып, үпмөкче итте. Ләкин Рузалия аңардан ычкынып ишеккә атылды…
— Юләр! Мин бит сине ярата идем, син дә мине ярата дип уйладым! Мин бит көттем сине, килерсең дип көттем… бик көттем… син килмәдең… Хуш…
Рузалиянең бүлмәдән ничек чыгып югалганын Әнсар сизмичә дә калды. Бары тик исенә килгәч кенә, тиз генә киенеп, аның артыннан эзләргә чыгып китте… Табылмады… Рузалия югалды…
Рузалияне соңгы юлга озатканда, кара көзнең иң шыксыз, иң ямьсез көннәре җитеп килә иде. Әнсардан чыгып качкан төнне Рузалия йөк машинасы астына барып кергән. Әллә теләп, әллә белеш­термичә?!
Әнсар көнаралаш татар зиратына, Руза­лия каберенә бара…
Яңа гына куелган мәрмәр кабер ташына Рузалиянең чыгарылыш кичәсендә төш­кән төсле фоторәсеме беркетелгән. Рәсем астында алтынсу хәрефләр белән аның исем-фамилиясе, туган һәм үлгән еллары язылган. Шунда килгән саен, ирексездөн Рузалиянең рәсеменә текәлеп катып кала да тирән уйга чума. Әнә ул: чая да, шул ук вакытта уйчан да. Әнә, ул сабыйларча гөнаһсыз күз карашы белән Әнсарга туп-туры текәлеп: «Килдеңме, җаным?!» — дип эндәшә сыман… Рузалия — аның мәңгелек ачы сагышы, тирән кайгысы, төзәтә алмас­лык мәңгелек хатасы.
 

Хәбир ИБРАҺИМ

 

Фото: vk.com

 

 


«Мәйдан» журналы архивыннан.

 

 

 
 

 

Комментарийлар