Логотип «Мәйдан» журналы

Кичерерме?

Таптамадым...Аздан гына калды...Читкә этәрмәдем, күтәрдемТузан эчеп, юл өстендә яткан,Катып беткән ипи кисәген... Кыенсындым...Әйе, үз-үземнән!Юкса бер кеше дә күрмәде.Һәм эчемнән сүктем шушы юлд...

Таптамадым...
Аздан гына калды...
Читкә этәрмәдем, күтәрдем
Тузан эчеп, юл өстендә яткан,
Катып беткән ипи кисәген...
 
Кыенсындым...
Әйе, үз-үземнән!
Юкса бер кеше дә күрмәде.
Һәм эчемнән сүктем шушы юлдан
Үтеп киткән әллә кемнәрне...
 
Нишлибез без?!
Артык баедыкмы?..
Бар хыял да аша чынгамы?
Эх, оныттың, кеше, тиз оныттың
Ач шешенеп аяк сузганны!
 
Ипи ята.
Юл өстендә ипи –
Кешеләрдән кеше ясаган!
Белеп әйткән икән борынгылар:
Кискән белә, белми ашаган!
 
Җитми, диеп юкка зарланабыз!
Җитә безгә җирдә барсы да!
Артык кыланабыз...
Онытабыз
Бер басасын Аллаһ каршына!..

Марат ИЛЬДАРОВ


Фото: Николай Туганов




«Мәйдан» №07, 2022 ел

Комментарийлар