Логотип «Мәйдан» журналы

"Кеше китә, җыры кала..."

Кеше китә, җыры кала... Йөрәкләрне кисеп үтә торган шушы юлларны бу көннәрдә "Мәйдан" журналы коллективы да кичерә. Озак еллар бер-беребез белән аралашып яшәгән, эшләгән коллегабыз Фаил Ислам бакыйлык...



Кеше китә, җыры кала... Йөрәкләрне кисеп үтә торган шушы юлларны бу көннәрдә "Мәйдан" журналы коллективы да кичерә. Озак еллар бер-беребез белән аралашып яшәгән, эшләгән коллегабыз Фаил Ислам бакыйлыкка күчте.
oawwn9shw6a
Ышанасы да, акыл белән кабул да итәсе килми бу хәбәрне.
Күңел кылларын кузгатырлык җыр-моңнарың, шаян мәзәкләрең, барчабызны сокландырган рәсем-сурәтләрең һич тә онытылмас.
Урының оҗмахта булсын, Фаил дустыбыз.
Син безнең күңелләргә мәңгегә уелып калдың.

Комментарийлар