Логотип «Мәйдан» журналы

Кеше кайта туган ягына

Карамыйча җирдә фасылларныңКарлы, дымлы, эссе чагына.Сагынуын салып иңнәренә,Кеше кайта туган ягына. Кеше дә бит кошлар нәселеннән,Туган якка канат кагына.Алтын чагын, бала чагын эзләп,Кеше кайта...

Карамыйча җирдә фасылларның
Карлы, дымлы, эссе чагына.
Сагынуын салып иңнәренә,
Кеше кайта туган ягына.
 
Кеше дә бит кошлар нәселеннән,
Туган якка канат кагына.
Алтын чагын, бала чагын эзләп,
Кеше кайта туган ягына.
 
Күңел күзең әгәр күрә икән,
Хәтерләрне яңарт тын гына.
Туган йортта калган иске бишек,
Каен матча сине сагына.
 
Туры килсә затлы капкаларның
Йозакларга бикле чагына,
Талдан үргән гади читәннәрне,
Җилкапканы кеше сагына.
 
Кояш Шөгер тау артыннан чыга,
Болыты да безгә агыла.
Әткәй-әнкәй каршы ала, диеп,
Кеше кайта туган ягына.
 
Карамыйча җирдә фасылларның
Көзле, кышлы, язлы чагына.
Сагынуын салып иңнәренә,
Кеше кайта туган ягына.
 

Таһир ШӘМСУАРОВ


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар