Логотип «Мәйдан» журналы

Кеше иммунитетының көчен аңлата торган биш билге

Иммунитет — кеше организмының чит матдәләр һәм күзәнәкләрне тану юлы белән үзенең бөтенлеген һәм биологик үзенчәлеген саклау үзлеге ул. Иммунитет көчен биш билгегә карап ачыклап була. Бу турыда «Челни...

Иммунитет — кеше организмының чит матдәләр һәм күзәнәкләрне тану юлы белән үзенең бөтенлеген һәм биологик үзенчәлеген саклау үзлеге ул. Иммунитет көчен биш билгегә карап ачыклап була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Иммунитеты көчле кешенең биш билгесе:

  • чәчләре сәламәт, яхшы үсә,

  • тырнаклары нык, яхшы үсә,

  • авызында стоматит һәм башка ялкынсынулар булмый,

  • яхшы йоклый,

  • тәрәте (стул) нормада.


Әгәр бу пунктлар буенча минуслар булса, яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, урамда йөрү, табигатькә чыгу, актив булу ярдәм итә. Зарарлы гадәтләрне ташлау кирәк, диелә бу хәбәрдә.


Фото: https://pixabay.com 


https://intertat.tatar/news/questions_answers/28-12-2020/keshe-immunitetyny-k-chen-a-lata-torgan-bish-bilge-5790531

Комментарийлар