Логотип «Мәйдан» журналы

Кеше гомерләре – мизгел җирдә

Кеше гомерләре – мизгел җирдә:Туа, яшьни, эреп югала.Юкка чыга «Кеше» дигән дөнья,Гомер исә ага да ага. Үзе Җиһан булган йолдыз сүнә,Ышанасы килми йөдисең.Сукмагыңнан алга атлар өченЯшәү көче күп...

Кеше гомерләре – мизгел җирдә:
Туа, яшьни, эреп югала.
Юкка чыга «Кеше» дигән дөнья,
Гомер исә ага да ага.
 
Үзе Җиһан булган йолдыз сүнә,
Ышанасы килми йөдисең.
Сукмагыңнан алга атлар өчен
Яшәү көче күпме эзлисең.
 
Нинди олы җанлы кешең китсә,
Бушлык кала – күкләр ишәрдәй.
Ул бушлыкны берни тутыралмый,
Өйрәнергә кала яшәргә.
 
Ничек җылы уртак хәтирәләр!
Шулай салкын ансыз көннәрең...
Җанын эзләп кошта, күбәләктә,
Талу белми бага күзләрең.
 
Үзе Җиһан булган йолдыз сүнә,
Андыйларны сүнә димисең.
Үткәннәрне бүгенгедәй итеп,
Ятимлекне җиңеп яшисең.
 

Ландыш РАВИЛОВА


Ландыш Альберт кызы Равилова (Мөхәммәдиева) 1982 елның 1 сентябрендә Кукмара районы Төркәш авылында дөньяга килгән. Авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетында белем алган. Мәктәп елларыннан шигырьләр яза, әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнә. Кумарада яши. Кияүдә, ире Рөстәм белән ике ул тәрбиялиләр. Икътисад белгече булып эшли.

Фото: https://ru.freepik.com/photos/snow











«Мәйдан» №7, 2021 ел.







Комментарийлар