Логотип «Мәйдан» журналы

Кеше бул!

Нур Әхмәдиев шигыре.

Юлга кем чыкса да,
Киткәнче,
(Күптәннән урнашкан йола бар),
Хәерле юл теләп, өлкәннәр
Утырып бер дога кылалар.
 
Утырдык.
Фатиха бирделәр:
– Алдыңда авыр һәм озын юл.
Дан килер, мал килер,
Барыбер
Кеше бул, улым, кеше бул!
 
Күп йөрдем, күп күрдем,
Колакта
Яңгырап торды шул: «Кеше бул!»
Бәлагә тарыган һәркемгә
Иң якын дус итеп суздым кул.
 
Хыялым әйдәгән якларга,
Хыянәт итмичә,
Тайпылмый атлыйм мин ничә ел.
Кисәтә, туры юл күрсәтә
Ата-анам сүзләре: «Кеше бул!»

                                            1976

 

Нур ӘХМӘДИЕВ

 

 

Фото: https://twitter.com/


 
«Мәйдан» №9, 2020 ел.

 

Комментарийлар