Логотип «Мәйдан» журналы

Кеше

Егылырга ярдәм итүче бар,Егылганны таптап китүче бар,Каршы торып кара.Җәйләр буе җилгә көче җиткән,Көзләр җиткәч, саргаеп ла кипкәнЯфрак очып бара.Гомер үткән саен арта икән,Гел үзенә таба тарта икәнҖ...

Егылырга ярдәм итүче бар,
Егылганны таптап китүче бар,
Каршы торып кара.
Җәйләр буе җилгә көче җиткән,
Көзләр җиткәч, саргаеп ла кипкән
Яфрак очып бара.
Гомер үткән саен арта икән,
Гел үзенә таба тарта икән
Җирнең тарту көче.
Теләсәң дә булмый инде очып,
Исә җилләр өметләрне кисеп,
Нишли ала кеше?
Җаны өчен түгел, тәне өчен,
Исәп итеп арттырырга ишен,
Берәү җыя алтын.
Үкенмәслек булсын кылган эше,
Гомеренең ахырына кеше
Кеше булып калсын.
 

Галиәхмәт ШАҺИ

Комментарийлар