Логотип «Мәйдан» журналы

Кесәсендә телефон шартлаган

Узган ялларда бер ресторанда яшь егет янып үлә язган.Түбән Каманың «Берлога» ресторанында биегәндә аның кесәсендәге кәрәзле телефон шартлаган. Нәтиҗәдә егетнең чалбарына ут капкан һәм тән тиресенә нык...

Узган ялларда бер ресторанда яшь егет янып үлә язган.
cell-phone-pic
Түбән Каманың «Берлога» ресторанында биегәндә аның кесәсендәге кәрәзле телефон шартлаган. Нәтиҗәдә егетнең чалбарына ут капкан һәм тән тиресенә нык зыян килгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Администратор, егеттән соравына нигезләнеп, телефонның Samsung маркалы булуын әйтә. Түбәнкамалы телефонны җитештерүче белән судлашырмы – анысы билгесез.
Бу хакта NTR-24.RU телеканалы хәбәр итә.

Комментарийлар