Логотип «Мәйдан» журналы

Кемнәрне кискен үзгәрешләр көтә?

Билгеле астролог Павел Глоба бу җәйне йолдызнамәнең өч билгесен тормышта зур үзгәрешләр көтүен вәгъдә итә. Кемнәр алар?Кучкар өчен җитди үзгәрешләр июньдә үк башланачак. Алар матди хәлләргә дә, һөнәри...

Билгеле астролог Павел Глоба бу җәйне йолдызнамәнең өч билгесен тормышта зур үзгәрешләр көтүен вәгъдә итә. Кемнәр алар?
v-pryzhke
Кучкар өчен җитди үзгәрешләр июньдә үк башланачак. Алар матди хәлләргә дә, һөнәри өлкәгә дә кагылачак. Бәлки үзегезне бөтенләй яңа эштә сынап карарсыз. Йолдызлар сынаулар үтәргә кирәк булачагы турында да кисәтә.
Үгезбозауга, үзен кулга алып, җитди проектка тотынырга кирәк булыр. Хезмәт сөючәнлеге аңа искиткеч нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирер. Беренче адымны ясарга курыкмасагыз, мәхәббәт өлкәсендә дә зур уңышлар көтә.
Кысла тормышына яхшы үзгәрешләр күңелсезлекләр аша килергә мөмкин. “Нет худа без добра”, кыскасы. Җитәкчегез сезгә юкка бәйләнә, артык таләпчәнлек күрсәтә башларга мөмкин. Моның сәбәбе – гайбәт булыр, мөгаен. Алдыгызда ике юл ачылачак: сез җиң сызганып эшләп, нәрсәгә сәләтле икәнегезне күрсәтеп, уңышка ирешәсез, яисә бөтенләй башка һөнәрне үзләштереп, төшемлерәк эшкә күчәсез. Бу җәйдә йолдызлар шәхси тормышта да зур уңышлар вәгъдә итә.
 
Фото: pixabay.com

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/Kemn-rne-kisken-zg-reshl-r-k-t-319391/

Комментарийлар