***
Аһ, кар яуган!
Сагындырган аклык!
Ноябрьнең кара таңнарын
Ап-ак итеп
Беренче кар яуган, –
Иркенәеп китте җаннарым.

happy-girl-winter-snow-snowflakes-photo-wallpaper-2560x1600

Аклык җитми икән …
Әйтәм җирле
Кара көздә күңел күшегә.
Беренче кар төсле
сафландыргыч
Якты хисләр кирәк кешегә!

 

Балачакны сагыну

Яуса карлар,
Чана шуган таулар искә төшә…
Шундый сагынам!
Хәзер кышлар никтер таулар өйми.
Тик хатирә балачагымнан –
Түбәләргә җиткән,
Күмеп киткән
Коймаларны, абзар-кураны
Кар таулары…
Эреп аккан күптән…
Үзең өеп булмый шул аны!

 

***
Җиргә нигә килгәнемне белдем –
Күзләреңә бары бер бактым.
Сөю эзләп килгән,
Сине эзләп.
Яшәү серен ачтым –
Яраттым.

Бер дә юкка яшәү түгел җирдә –
Мең газабын кичим –
үкенмәм.
Җирне җылытырлык Сөю калыр
Күзләреңә баккан ул көннән!

 

И бу җаным…

И бу җанның кабынып ашкынуы,
И бу җанның ташып тетрәүләре…
Гөрләвекләр шавы читтә торсын,
Берни түгел язның күкрәүләре!..

И бу җанның сиңа талпынуы,
И бу җанның ташып түгелүе.
Башка берни кирәк түгел җирдә,
Синең күрү кирәк бары мине…

И бу җанның сыглып сыктаулары,
И бу җанның ятим үксүләре…
Кемнәр биргән миңа мондый җанны,
Шундый сөю салган кай җүләре?!

И бу җанның әрнеп өзелүе,
И бу җанның сызлып сызулары…
Җаннарымда оҗмах җылылары,
Җаннарымда тәмугъ кызулары…

 

Язмыш

Китмә, дип,
китмә, дип ялвардым, –
Син киттең бернигә карамый.
Мин беләм:
Син – минем язмышым.
Язмышка рәнҗергә ярамый.

Китмә, дип,
китмә, дип инәлдем,
Гомерең кыл өсте торганда.
Нишлисең,
Бу безнең язмыштыр, –
Мин монда каласы,
син – анда.

Китмә, дип,
китмә, дип өзелдем,
Син күчкәч күкләрнең катына.
Аңладым:
бу – язган язмышлар.
Мин түзәм шул язмыш хакына.

Китмә, дип,
китмә, дип өзелеп,
Кулыма сарылыр балам бар.
…Кышларның суыгын җылытып
Кызара ап-ачы баланнар.

Хатын-кыз

Без бит – Алма.
Аңламыйча калма безне,
Дөнья!
Ташлар булсаң,
өзеп алма безне,
сөйгән яр!
Без бит – Алма.
Бездә кояш сурәте бар.

Без бит – Алма.
Аңла:
Алма – татлы,
җылы тойса,
Алма – ачы,
суык тисә…

Әни

«Кичә төндә, – дидең, – Ай тотылды,
И жәлләдем Айны, бәгырем».
Әни,әни, түм-түгәрәк чакта
Белсәк икән Айның кадерен.

Бик сагынсам сине, күккә карыйм,
Син үзең дә Ай күк , и әни!
Бүген Айның бер кырые китек –
Күңелемә булды әллә ни.

Бүген синең бер шатлыгың кимдер –
Уйларыңда миндер, мөгаен.
…Сарлан күкләренә барып чыксаң,
Әниемне күрче, и Аем!

Хәбәрләрем җиткер, кайтыр, диген,
Тиздән кайтыр, диген, савыгып.
Әни,әни, синең сагышларың
Баш очымда тора Ай булып.

Күкне болыт тарткан кара төндә,
Калса да ул болыт артында,
Күрмәсәң дә, шундый рәхәт, әни,
Ай барлыгын тою якында.

Түм-түгәрәк чакта Ай-Кояшның
Белеп бетермибез кадерен.
Сискәндереп сүзең искә төште:
«Ай тотылды,
И жәлләдем Айны, бәгырем…»

 

Кызым
Айсылуга

Син минем сүзләргә сыймас хисемдер,
Син минем җырларга сыймас моңымдыр,
Син минем дөньяга сыймас шатлыгымдыр,
Син минем җаннарымнан өзелгән аклыгымдыр.

Син минем күкләргә ашкан хыялымдыр,
Син минем таңнардан якты өметемдер,
Син минем алтыннан кадерле көмешемдер,
Син минем бәгырьләремнән өзелгән җимешемдер.

Син минем диңгездән тирән гамемдер,
Син минем утлардан кайнар уемдыр,
Син җанның мәңге сүнмәс күмередер,
Син минем йөрәкләремнән өзелгән гомеремдер.

 

 

 

Шәфәкъ

Очрашырмы безнең җаннар,
Аңлашырмы безнең аңнар,
Кавышырмы безнең хисләр?
Җавап бирми,
Бирми Күкләр.

Ашкан чакта офыкларга
Кагылдыңмы болытларга?
Шәфәкъларның алсулыгын
Җибәрдеңме бу якларга?

Сагышларың сарылдымы
Мамыгына болытларның ?
Без яраткан шәфәкъларда
Сүзсез өнең:
«Онытмадым!..»

Ялгыз гына күзләгәндә
Шәфәкъларның алсу төсен,
Күңелемдә – кайнар хисем,
Телләремдә – синең исем.

Очрашыр күк безнең җаннар,
Аңлашыр күк безнең аңнар,
Кавышыр күк безнең хисләр.
Үзе биргән бөек хисне
Ала алмас,
Алмас Күкләр!

 

***
Кичер,
Азат итә алмавымны үземнән.
Җаным тетри
Кешеләрнең:
«Җибәр аны!» дигән сүзеннән.
Бу – түзәрлек газап түгел.
Асылда
Мин бит синнән үзем азат түгел…

 

 

Хәтер

Хәтереңдә ничек калганмындыр,
Минем хәтер саклый көзге кичне,–
Колакларда – поезд тавышлары,
Күз алдында – сары яфрак күче.

Күзләреңне синең сарган томан.
Керфек кагарга да куркасың син –
Иренеңә тамчы тамар сыман…

Кул изисең миңа, ә көзләрдән
Сары яфрак куна учларыңа.
Мин бер үлән яки яфрак булып
Калыр идем көзнең учагында.

Күзләремдә минем төтен төсе.
Керфек кагарга да куркып торам –
Көзге учак сүнеп китәр төсле…

Хәтереңдә ничек калганмындыр,
Ә син һаман көздә янасың күк.
Кышның суык кичләрендә әле
Шушы моңны минем ягасым күп.

Күтәрелә җанда сары томан.
Яфрак шавы булып тәрәзәмә
Синең хәтер килеп кага сыман…

 

***
Миңа шундый Сөю бирде Күкләр!
Сөю бирде,
Сине алды Күкләр.
Мине синсез иткән күкләремә
Зурдыр, дисәң, күңелемдә үпкәм,
Ялгышырсың.
Дөрес, әрнүем зур.
Тик юк йөрәгемдә рәнҗеш, үпкә.
Кемнәрнеңдер алмый сөйгәннәрен.
Һәм…
Сөю дә бирми,
Бирми күкләр…

 

***
Кулга-кул тотышып икәү бергә
Текә ярдан карга сикердек.
Сырындылар сарган яр турында
Уйламаганмын да мин элек.

Киртләч-киртләч сырындылар сарган,
Ап-ак көртләр яткан түбәнгә.
Биек ярдан сикердек тә менә
Кереп баттык карга… тирәнгә.

…Аһ, тирәнгә,
Бик тирәнгә киттек,
Кулларымны җибәр учыңнан!
Җилбәзәк кар төсле тиле күңел
Ниләр уйлап шулай очынган?!

Кулларымнан алган учларыңда
Җылынасы башка куллар бар.
Сикереп үтә алмас биек ярлар,
Кичеп чыга алмас сулар бар.

Нинди рәхәт очыш тәмен тою!
Күңел кош шул.
Кошым – яралы.
Ник күрсәттең миңа көртләр күмгән,
Сырындылар сарган ярларны?!

Ап-ак ярлар.
Текә, биек ярлар!
Сикерүе җиңел түбәнгә.
Җитәкләшеп икәү сикердек тә,
Берәм-берәм ничек менәргә?..

 

Китмә миннән!

Ак кар ява,
Ап-ак сагыш ява,
Йөрәгемә кунып кар яна.
Ник без аеры?!.
Ярыбызны эзләп
Килдек бит без якты дөньяга!

Җаннарымны ап-ак сагыш сара,
Юлларымны күмә ак буран.
«Китмә!» – дигән синең хәбәрме бу?
Сөюләрең әллә хак булган?!

Яңа елга кердем ялгыз гына,
Арабызда ап-ак кыш кына…
«Китмә миннән,
Эзләп тапкан ярым!» –
Өзелеп-өзелеп йөрәк кычкыра.

Сагышларым бураннарга салдым,
«Китәр юлларына ят!» – дидем.
Ап-ак буран җаннарыңны урар, –
Сөюләрем сине хак минем!

 

Калдырма

Калдырма көзләрдә ялгыз,
Кышларга керә алмам.
Сагыш илендә калырмын,
Ак дөнья күрә алмам,
Аклыкка күмелә алмам.

Калдырма язларда ялгыз,
Җәйләргә җитә алмам.
Яз белән җәйнең арасын
Ялгызым үтә алмам,
Сөюсез үтә алмам.

Калдырма сөюдә ялгыз,
Бәхетемә җитә алмам.
Хыял илем җимерелер,
Ул илдән китә алмам,
Үземнән китә алмам.

Калдырма син мине ялгыз…

 

Дөнья

Бәхет белән бәхетсезлек –
янәшә.
Асыл ярны эчкечегә ярәшә.
Зыялы ир, җаһил хатын –
бер оя.
Каршылыктан корылгандыр бу дөнья.

Күңел дигән Дөньяда да
ак-кара –
Дәфтәреңне
Фәрештә дә,
Иблис тә актара…

 

Тәрәзә

Син белмәгән күпме серне белә,
Син тоймаган күпме тойгыны!
Яңагына яңагымны куям,
Битләренә куям кулымны.

Салкын пыялага бармаклардан
Кайнар хисем кала уелып.
Иңнәренә килеп таянам да
Моңнарымны сөйлим сыенып.

Йөзләренә йөзләремне куям,
Тыннарымнан тәрәз җылына.
Минем күзләр булып мөлдер-мөлдер
Карап тора кайтыр юлыңа.

Юл-юл булып тәгәрәпләр төшә
Мөлдерәмә торган гәрәбә.
Кичерә күр мине, и тәрәзә,
Яшьләреңне түкмә әрәмгә!

 

Таулар

Таулар хәлен таулар гына аңлар,
Аңлый алмас аны үзәнлек.
Гүзәлллеге үзәк өзәрлек шул,
Фаҗигасе йөрәк өзәрлек.

Гүзәллеген генә күрер үзән.
Бер сокланып карар, бер көнләп.
Меңъеллыклар белән яши таулар,
Үзәнлекләр яши бер көнләп.

Таулар холкын таулар гына аңлар.
Аһ тәкаббер, дияр үзәнлек.
Янып торган вулкан булсын җанда
Һәм көч булсын шуңа түзәрлек!

Һәм күкләргә омтылган хыял,
Һәм туфракны үпкән чынбарлык!
Күңелләрнең төптән тетрәүләре…
Мәгърур җаннар гына чыдарлык.

Таулар холкын таулар гына аңлар.
Эчтән тетрәр,
Ләкин аһ ормас.
Тетрәнгәннәр саен аһлар орса,
Үзән булыр иде, тау булмас!

 

 

Комментарий

  1. Искиткеч!

  2. Искиткес матур да, искиткеч тирэн дэ шигырьлэр.


Комментарий язарга