Шаулый дөнья, исә җилләр,

Тормыш ага да ага.

Кара төндә кемне эзләп,

Кем ул тәрәзә кага?

 

Кабынган өмет кулымда,

Ачам ишекләремне,

Йөгерәм каршы алырга,

Таптап бар шикләремне.

 

Күкри дөнья, яшьни яшен,

Кара болыт агыла.

Яфрак койган агач җилдә

Тәрәзәмә кагыла.

 

Сүндерде җил өмет утын,

Каерды да кулымны.

Әкрен генә эзләп керәм

Йөгереп чыккан юлымны.

 

Яктыртып булмый дөньяны,

Тормыш ага да ага.

Өмет кабына да сүнә,

Кемдер тәрәзә кага…

 

Рәниф ШӘРИПОВ

Фото: ZeR0

«Мәйдан» №5, 2020 ел.


Комментарий язарга