Логотип «Мәйдан» журналы

Кем бәхетле булмас иде...

Халыкара бәхет көненә (Җыр язу өчен)Яшь чакны – җүләр чак иткәнДавыл тиз узып китсә,Кем бәхетле булмас иде,Акыл белән эш итсә?! Кушымта:Яратсаң баш югалтырлыкЯшь чакта – җүләр чакта,Акыл үзе дөрл...

Халыкара бәхет көненә 

kak-opredelit-sovmestimost-s-muzhchinoy-1036-40359
(Җыр язу өчен)
Яшь чакны – җүләр чак иткән
Давыл тиз узып китсә,
Кем бәхетле булмас иде,
Акыл белән эш итсә?!
 
Кушымта:
Яратсаң баш югалтырлык
Яшь чакта – җүләр чакта,
Акыл үзе дөрләп яна
Сөю дигән учакта...
 
Тик, бәхетне акыл түгел,
Хәл иткән чакта йөрәк,
Акыл үзе дә йөрәккә
Буйсына шул күб(е)рәк...
 
Кушымта.
Баш югалтып яратканда
Йөрәк акылдан өстен.
Акыл кирәк түгел шул ул,
Яшь чак – җүләр чак өчен...
 
Кушымта:
Яратсаң баш югалтырлык
Яшь чакта – җүләр чакта,
Акыл үзе дөрләп яна
Сөю дигән учакта...
 
Фәүзия Мөхәммәтова. Норлат.

Комментарийлар