Логотип «Мәйдан» журналы

Казылыкны ничек ясыйлар?

Халкыбызның яраткан ризыкларының берсе ул - казылык.

Казылык яңа суелган сыер яисә атның корсак өлешеннән һәм башка сөяксез урынындагы итеннән ясала. Ни өчен яңа суелган мал итеннән, дисәгез, андый иткә тоз һәм борыч әйбәтрәк сеңә.
Итне ваклап турагыз, күп итеп тоз, кара борычны сибеп, иткә ышкып сеңдерегез. Аннан соң итне эмаль савытка салып, тастымал белән каплап, 1-1,5 тәүлек салкынча урында тотыгыз.
Аннары тышча өчен ат яки сыер эчәге әзерләгез, аны салкын суда юыгыз. Эчке ягын әйләндереп, лайласын пычак белән әйбәтләп кырырга кирәк һәм берничә тапкыр яхшылап югач, кирегә әйләндереп, эчәкнең бер башын җеп белән бәйләгез.
Туралган әзер итне мае белән тигез итеп аралаштырыгыз, әзерләгән эчәк эченә тыгызлап тутырыгыз. Казылык өчен кулланыла торган итнең якынча утыз проценты майдан торырга тиеш. Ит бик нык майлы булса, артык мае агып чыксын һәм һава калып шартламасын өчен эчәкне берничә урыннан энә белән тишегез.
Итне тутырып бетергәч, эчәкнең ачык башын бәйләгез һәм берничә көнгә кояшлы, җилле урынга элеп куегыз. Аннан соң тәмам өлгереп җитсен өчен ике ай ярым чамасы салкын, караңгы урында тотарга кирәк. Әзер казылыкны дүрт-биш ай саклап була, аны чи килеш тә, пешереп тә ашарга мөмкин. Әгәр дә казылыкны пешерергә уйласагыз, бөтен килеш җылы суга салыгыз, сүрән утта акрын гына кайнап чыкканын көтегез. Аннан соң берничә урыннан энә белән тишеп, пешеп җиткәнче кайнатырга.
Пешкән казылыкны кайнар көенчә дә, суытып та ашарга була. Казылыкны (кайнар яисә салкын көенчә) өстәлгә колбаса тураган шикелле үк, ләкин мае саклансын өчен калынрак итеп турап куялар.

Фото: bugulma-tat.ru

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kazilikni-nichek-yasiylar-589986/

 

Комментарийлар