Логотип «Мәйдан» журналы

Казаннан Гүзәл Мөхәммәтҗанова "Россиянең ел тәрбиячесе" бәйгесенең финалында катнаша

9-14 ноябрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә "Россиянең ел тәрбиячесе" VII Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең финал чаралары узачак. Татарстан Республикасыннан бәйгедә региональ этап җиңүчесе, Казан шә...

9-14 ноябрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә "Россиянең ел тәрбиячесе" VII Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең финал чаралары узачак.
5747
Татарстан Республикасыннан бәйгедә региональ этап җиңүчесе, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 380 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Мөхәммәтҗанова катнашачак, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Финалга 150дән артык мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөгаллимнәре, төбәк министрлыклар, мәгариф идарәсе, мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтлары, тәрбиячеләр берлеге вәкилләре киләчәк.
Бу елны бәйге яңа урында (узган елгы җиңүче - Приморск районының 88нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Одинцова яшәгән шәһәрдә) - Санкт-Петербургта үзгәрешләр белән уза. Барлык катнашучыларга да һөнәри осталыкларын "Мастер-класс" сынавында күрсәтергә кирәк булачак, ә лауреатлар оратор осталыкларын да исбатларга тиеш. Аларга халык алдында бер көн алдан билгеле булган тема буенча чыгыш ясарга туры киләчәк. Сынауларны онлайн рәвештә карау һәм СМС ярдәмендә катнашучылар өчен тавыш бирү оештырылачак.

Комментарийлар