Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда юл эшчеләрен җиңел машина бәрдергән

Бүген иртән Казанның Ямашев проспектында “Лада” машинасын йөртүче юл эшчеләрен бәрдергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте. Фото: соцсетиЮл-тр...

Бүген иртән Казанның Ямашев проспектында “Лада” машинасын йөртүче юл эшчеләрен бәрдергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.
a052 Фото: соцсети
Юл-транспорт һәлакәте XL сәүдә үзәге янда килеп чыккан. Мәгълүматлар буенча, ике юл эшчесе йөк автомобиле янында басып торган. Шул чакта алар өстенә җиңел машина килеп менгән.
Эшчеләрнең берсе алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Икенчесе хастаханәгә озатылган.

Комментарийлар