Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда ушу буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге булачак

Казанда 6-7 февральдә ушу буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге уздырылачак. Ярышларда төрле яшь категориясендә 70 спортчы катнашуы көтелә.Ярышлар тантаналы рәвештә 6 февральдә ачыл...

Казанда 6-7 февральдә ушу буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге уздырылачак. Ярышларда төрле яшь категориясендә 70 спортчы катнашуы көтелә.
dasha3
Ярышлар тантаналы рәвештә 6 февральдә ачыла. Тантанада танылган спортчылар – Татарстан, ИФО, Россия, Европа һәм Дөнья чемпионнары чыгышы планлаштырыла.
Ушу буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге нәтиҗәләренә карап, 26-28 февральдә Казанда узачак Идел буе федераль округы ярышларына спортчылар сайлап алыначак, дип хәбәр итә Россия хәрби сәнгать берлегенең ТР буенча филиалы матбугат хезмәте.

Комментарийлар