Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда туп ядрәсе тапканнар

Казанда 112 бердәм номерына Лагерь урамындагы 83 йорт янында туп ядрәсе табылды, дип хәбәр килә.  Фото: pro-vladimir.livejournal.comРоссия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буе...

Казанда 112 бердәм номерына Лагерь урамындагы 83 йорт янында туп ядрәсе табылды, дип хәбәр килә. 
130318808 Фото: pro-vladimir.livejournal.com
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте язганча, ул көпшә зарядлы туптан ату өчен кулланыла торган 5 кг авырлыктагы ядрә булып чыккан. Тарихи табылдык куркыныч тудыра торган булмаган, аны Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре алып киткән.
Кайбер мәгълүматлар буенча, көпшә зарядлы туптан ату өчен ядрәләр 1493 елда корычтан коела башлаган, ә 1853 елда тулысынча туп ядрәсе белән алмаштырылган. Димәк, бу табылдык 500 ел элек коелган булырга мөмкин.
 
 

Комментарийлар