Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Сибгат Хәкимне искә алу кичәсе оештырыла

5 декабрьдә республика Язучылар берлегенең “Тукай клубы”нда Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулуга багышланган, “Юксыну” дип исемләнгән кичә була. Бу хакта Татарстан Дәүләт фи...

5 декабрьдә республика Язучылар берлегенең “Тукай клубы”нда Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулуга багышланган, “Юксыну” дип исемләнгән кичә була. Бу хакта Татарстан Дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

imgb
Кичәдә Татарстанның халык артистлары Рафаэль Сәхәбиев, Георгий Ибушев, Резидә Галимова, Римма Ибраһимова, Халыкара конкурслар лауреаты Энҗе Шәйморзина, музыкант Геннадий Максимов чыгыш ясаячак.
Программада Сибгат Хәким сүзләренә Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Әгъзам Фәттах, Сара Садыйкова, Җәүдәт Фәйзи, Фирзәр Мортазин иҗат иткән җырлар яңгыраячак. Танылган артистлар Резидә Сәлахова һәм Артем Пискунов Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатының шигырьләрен укыячак.
Искә алу кичәсендә шагыйрьнең туганнары, якташлары, күренекле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Комментарийлар