Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Садри Максуди һәйкәленә тендер ачылды

Татарстан инвестиция-төзелеш идарәсе дәүләткә сатып алу сайтында һәйкәлгә тендер игълан итте. Килешүнең башлангыч бәясе 14 млн 93 мең сум.Казанның Истанбул скверында башта патша Русиясендә, соңрак Төр...


Татарстан инвестиция-төзелеш идарәсе дәүләткә сатып алу сайтында һәйкәлгә тендер игълан итте. Килешүнең башлангыч бәясе 14 млн 93 мең сум.




8259DC84-F549-4975-8B5C-FD50188329CA_cx0_cy29_cw0_w987_r1_s_r1
Казанның Истанбул скверында башта патша Русиясендә, соңрак Төркиядә киң танылган татар хокукчысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл кую эше ниһаять гамәлгә куелырга тора. Татарстан инвестиция-төзелеш идарәсе дәүләткә сатып алу сайтында һәйкәл турында тендер урнаштырды. Гаризалар 14 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк диелгән. Аукцион 17 октябрьдә узачак.
Максудига Казанда һәйкәл ачу берничә ел элек үк планлаштырылган иде. Аны гамәлгә ашыру гына былтыр туктап калды - Төркия кораллы көчләре 2015 елның ноябрендә Сурия чигендә төрек һава киңлеген бозган Русия хәрби очкычын бәреп төшергәч, Мәскәүдәге хакимият Төркиягә каршы пропаганда кампаниясен башлап җибәрде. Ул шартларда Казандагы түрәләр күренекле татар әһеле булса да, Төркиядә дә зур эз калдырган Максудига һәйкәл кую ниятеннән ваз кичеп торырга булган иде. Соңгы айларда исә Русия-Төркия мөнәсәбәтләре яхшыра төште.
Садри Максуди ХХ гасырның беренче чирегендә Идел-Урал төбәгенең иң мәшһүр шәхесләреннән санала. Татарлар арасында чит илдә белем алган сирәк кешеләрнең берсе ул була. Максуди икенче һәм өченче Дәүләт думасына әгъза булып сайлана, Идел-Урал штаты рәисе була.


 
http://www.azatliq.org

Комментарийлар