Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Россия кошчылары икътисади форумы уза

10-12 ноябрьдә Казанда Россия кошчылары икътисади форумы уза. Чараны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Россия кошчылар берлеге уздыра.Кичә Игенчеләр сараенда әйдәп баручы кошчылык...

10-12 ноябрьдә Казанда Россия кошчылары икътисади форумы уза. Чараны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Россия кошчылар берлеге уздыра.pticevodstvoКичә Игенчеләр сараенда әйдәп баручы кошчылык тармагы хезмәткәрләре, галимнәр, Россиянең эре кошчылык компанияләре һәм холдинглары хуҗалары, тармак икътисади хезмәте вәкилләре җыелды.
Соңгы 15 елда республикада бу тармак үсеш темпларын үстерә. Ел саен кошчылык продукциясе 5-10 процентка арта. Шулай итеп, ел ахырына кадәр Татарстанда 880 млн данә тавык йомыркасы һәм 180 мең тонна кош ите җитештереләчәк.
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов форум кунакларын сәламләде һәм доклад белән чыгыш ясады.
Докладчы билгеләп узганча, совет елында ТАССР ел саен 46 мең тонна кош ите җитештергән, бу яхшы нәтиҗә булып саналган. 2015 елда республика 180 мең тонна кош ите җитештерәчәк. "Ә бурычны үтәү хисе юк", - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Мисал итеп, ул, барлыгы 1,7 млн гектар җире булган Белгород өлкәсен китерде. Шуңа карамастан, бу төбәк кошчылары 2015 елда 1,5 млн тонна кош ите җитештерәчәк. Белгород өлкәсе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре мондый нәтиҗәләргә көчле производство нәтиҗәсендә ирешә. Кызганычка каршы, Татарстанда мондый хәл күзәтелми. "Без 1 млн тонна кош ите җитештерә алыр идек", - диде Марат Әхмәтов.
Аграр ведомство башлыгы тармак резервлары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, "Чаллы-бройлер" һәм Камский бекон" ҖЧҖ ләрнең икенче чиратын гамәлгә куйгач, шулай ук "Ак Барс" холдинг компаниясенең киеренке эшен җайга салгач ел саен 750 мең тонна кош ите җитештерергә мөмкин булачак.
Марат Әхмәтов чыгышында читтән кертелә торган товарны алыштыру шартларында продукция сату мәсьәләсенә кагылды. Яңа базарлар табу кыенлаша.
Министр шулай ук терлекчелек продукциясенең башка төрләрен җитештерү турында да сөйләде. Шулай итеп, Татарстан Россиядә җитештерелә торган барлык сөтнең 10 процентын җитештерә.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры кошчылык форумында катнашучыларга, Татарстан 2015 елда федераль бюджеттан 10 млрд сум алды, дип белдерде. Акча республиканың агросәнәгать комплексына юнәлдереләчәк.
Бүген форумда Россия кошчылык берлеге генераль директоры, икътисад фәннәре докторы Галина Бобылева, Россия кошчылык берлеге генераль директоры урынбасары Елена Степанова, "Бөтенроссия кош эшкәртү сәнәгате фәнни-тикшеренү институты" федераль дәүләт бюджет фән учреждениесе фәнни җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Виктор Гущин һ.б. чыгыш ясады.
Бүген форумда катнашучылар Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләренең берсе - Питрәч районы "Ак Барс" кошчылык комплексына бара.
 
Татар-информ МА.

Комментарийлар