Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары узды

7-8 ноябрьдә Казанда "Баскет-холл"да рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары узды.Ярышлар ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль окр...

7-8 ноябрьдә Казанда "Баскет-холл"да рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары узды.
1023977
Ярышлар ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ ФҖ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Свищев, РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных, Бөтендөнья рок-н-ролл конфедерациясе президенты Мириам Керпан Изак һәм Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Алексей Воробьев катнашты.
Халыкара ярышларны ачып, Михаил Бабич, ел саен Россия халыкара спорт турнирларын күбрәк кабул итә, дип билгеләп үтте. РФ Президентының ИФО дагы тулы вәкаләтле вәкиле соңгы вакытта республикада Универсиада һәм Спортның су төрләре чемпионаты үткәрелүен үрнәк итеп китерде. Акробатик рок-н-роллның спорт төре күптән түгел генә пәйда булуына карамастан, Россия командалары һәм спортчылары бүген лидер булып тора.
"Бүген республикада гына түгел, гомумән, Россия өчен дә истәлекле вакыйга - Казанга спортның яңа төре килде, һәм ул зур кызыксыну уята. Бу чараны үткәрү спортның бу төре үсешен активлаштыру мөмкинлеге бирә. Безнең башкала, Казан, безнең кешеләр, безнең тамашачылар сезгә ошар һәм сезнең бирегә килеп яңа ярышлар үткәрәсегез киләчәгенә ышанам", - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов.
Ярышларда Россия, Швейцария, Бельгия, Чехия, Венгрия, Молдова һәм Словения кебек 7 илдән 568 спортчы катнашты.
Дөнья һәм Европа чемпионатларында катнашучылар «Формейшн-девушки», «Формейшн-женщины» һәм «Формейшн-микст» элиталы дисциплиналарында чыгыш ясадылар.
 
Татар-информ.

Фото ТР Президенты сайтыннан алынды.

Комментарийлар