Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Нәүрүзне каршыладылар

Кояш календаре буенча язгы көн белән төн тигезләшкән вакытка, 21 мартка, туры килгән бу көн - Үзәк һәм Көнбатыш Азия илләрендә дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм. Татарстан башкаласында Нәүрүзне татарлар бел...


Кояш календаре буенча язгы көн белән төн тигезләшкән вакытка, 21 мартка, туры килгән бу көн - Үзәк һәм Көнбатыш Азия илләрендә дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм. Татарстан башкаласында Нәүрүзне татарлар белән берлектә иранлылар, әфган, таҗик, үзбәк, кыргыз, казах, төркмән, әзербәйҗан, төрекләр каршы алды.



imgi00010
Халык традицияләренә нигезләнгән бәйрәм 20 мартта, гадәттәгечә, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда гөрләде. Татарстанда Нәүрүз 2014 елдан, славян халыкларындагы «Масленица» кебек үк, республика статусын алды.
Бәйрәм кунаклары өчен Татарстан халыклары Ассамблеясе составына кергән милли-мәдәни мохтариятләр зур концерт программасы тәкъдим итте. Шулай ук театр каршындагы мәйданда аларның һәркайсы милли көнкүреш, гореф-гадәтләрен, һөнәрчелек осталыгын чагылдырган чатырлар корып, бәйрәмгә килүчеләрне Нәүрүзгә әзерләнә торган тәм-томнар белән сыйлады. Теләгән кешеләр милли уеннарда катнашып, күңел ачты.




8eba2dc5143f595ca6962752248a2490_L Солтан ИСХАКОВ фотолары








imgi00014


imgi00007


imgi00001 (1)


http://intertat.ru/tt



 

Комментарийлар