Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда җанатар паспортын Бауман урамындагы FAN ID үзәгендә алып була

2018 елның футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарын карарга баручы кешедә җанатар паспорты (FAN ID) булуы мәҗбүри.Бу документны алу өчен башта уенга билет алырга кирәк, аннан соң җанатар паспортын алыр...

2018 елның футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарын карарга баручы кешедә җанатар паспорты (FAN ID) булуы мәҗбүри.
pasport_bolelchika-1
Бу документны алу өчен башта уенга билет алырга кирәк, аннан соң җанатар паспортын алырга заявка тутыру таләп ителә. Моны www.fan-id.ru рәсми сайтында яки җанатар паспортларын бирү үзәкләрендә эшләп була.
Казанда FAN ID үзәге Бауман урамы 44/8нче йорт адресы буенча урнашкан, соңрак тагын берничә шундый үзәк ачылачак.
Җанатар паспортын ясатканда билет алу заявкасының яки билетның номерын, шәхесне раслаучы документ таләп ителә (балаларга – туу турындагы таныклык).
Гаризаны тутыргач, аның раслануын көтәргә кирәк: ул СМС-хәбәр буларак яки электрон почтага киләчәк.
Җанатар паспортын почта аша яки махсус үзәктән барып алырга була. Моның өчен шәхесне раслаучы документ һәм гаризаның номерын күрсәтергә кирәк.
pasport_bolelchika-2
Бер кеше берничә билет алып, ул билетларга башка кешеләр дә стадионга керергә теләсә, шулай ук җанатар паспортын ясатырга, аларны FAN ID үзәкләреннән барып алырга туры киләчәк.
Бу документның тагын бер өстенлеге бар. Мәсәлән, Россиягә визасыз керергә була, матчлар узган шәһәрләргә махсус поездларда бушлай килергә, шәһәр эчендә җәмәгать транспортында да стадионга кадәр бушлай барырга ярый.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=F2Tlsaud2p4[/embed]
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар