Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Гакыйль Сәгыйровка багышланган китап тәкъдим ителә

Казанда 24 март көнне 17 сәгатьтә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Гакыйль Сәгыйров – үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган китапны тәкъдим итү чарасы уздырыла.Бу китап 15 яшендә ачы язмышк...

Казанда 24 март көнне 17 сәгатьтә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Гакыйль Сәгыйров – үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган китапны тәкъдим итү чарасы уздырыла.


5a4b9c494be61dab3fa4d86c5e2c6f83_L

Бу китап 15 яшендә ачы язмышка дучар ителеп, аяк-куллары хәрәкәтсез калгач, каләмен авызына тешләре арасына кысып шигырьләр язган, рәсемнәр ясаган күренекле татар шагыйре һәм рәссам, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премияләр һәм рәссамнарның “Филантроп” бүләге лауреаты, 8 китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган.


Гакыйль Сәгыйровны Татарстанда, Самара һәм Ульян өлкәләрендә яшәүчеләр үзләренең якташлары дип саный. Ул 1938 елда Татарстанның Нурлат районындагы Әхмәт авылында туа, шунда үсә, мәктәптә укый. Әтисе фронтта һәлак булгач, аларның гаиләсе әниләре Хәбибҗамал апаның туган авылына – Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзуллага күченә.
Соңгы елларда әдип Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә бертуган энесе Наил гаиләсендә яшәде һәм 2009 елның 29 июлендә 71 яшендә вафат булып, Иске Фәйзулла авылы зиратында җирләнде.


Китапның авторы һәм редакторы, Самара өлкә “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин.


Яңа китапны тәкдим итү кичәсе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе булышлыгы белән үткәрелә. Анда профессиональ һәм үзешчән артистлар башкаруында Гакыйль Сәгыйровның шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.



http://intertat.ru/tt

Комментарийлар