Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда FINA белән берлектә Спортның су төрләрен үстерү үзәге ачыла

22 сентябрьдә Татарстан Спорт министрлыгында Татарстан Республикасы белән FINA Халыкара йөзү федерациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә...

22 сентябрьдә Татарстан Спорт министрлыгында Татарстан Республикасы белән FINA Халыкара йөзү федерациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
8784 Фото: minsport.tatarstan.ru
FINA белән хезмәттәшлек нигезендә Олимпия резервы училищесы базасында ("Олимпиец" спорт комплексында) Спортның су төрләрен үстерү үзәге ачылачак. Анда, 2015 елгы Чемпионаттан соң истәлек буларак, ярышлар уздырылган ванналарның берсе саклана.
Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов сәламләү чыгышында FINA белән килешү имзалауның – Татарстанда спортның су төрләрен үстерүгә чираттагы адым булуын әйтте.
Үзәкнең эше FINA химаясендә төрле илләрнең атлетларын Дөнья чемпионатына һәм Олимпия уеннарына нәтиҗәле әзерләү өчен уңай шартлар булдыруга юнәлдерелгән. Россия инфраструктура һәм тренерлар белән тәэмин итәчәк. Бүгенге көндә мондый үзәкләр АКШ, Таиландта һәм Сенегалда эшли.
Килешүне имзалау чарасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, FINA Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе, FINA Халыкара йөзү федерациясе башкаручы директоры Корнель Маркулеску, Бөтенроссия йөзү федерациясенең беренче вице-президенты Григорий Стецюк һәм «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич катнашты.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/23/172075/

Комментарийлар