Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда бер фатирда краннан су урынына терекөмеш белән пыяла аккан

4 май көнне Казанда Авиатөзелеш районындагы фатирларның берсендә көтелмәгән хәл була.Хуҗалар, чәйнеккә су җыйганда, краннан су белән бергә терекөмеш акканын күргәннәр. Урынга килгән МЧС хезмәткәрләре...


4 май көнне Казанда Авиатөзелеш районындагы фатирларның берсендә көтелмәгән хәл була.



5a63e8a6ee835248611281e10dd56e1f_XL
Хуҗалар, чәйнеккә су җыйганда, краннан су белән бергә терекөмеш акканын күргәннәр. Урынга килгән МЧС хезмәткәрләре чәйнектә ватык пыяла кисәкләре дә тапкан. Хәзер бу факт буенча тикшерү бара. Беренче фаразлар буенча, балалар шаярып градусник ваткан булырга мөмкин. Суга тулы анализ ясалачак.

Зыян күрүчеләр юк диелә.


 http://matbugat.ru/

Комментарийлар