Логотип «Мәйдан» журналы

Казан вертолет заводында яңа цех эшли башлады

Бүген Казан вертолет заводында яңа гальваник җитештерү цехы ачылды. Фото: Рөстәм КильсинбаевЦехны эшләтеп җибәрүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия вертолетлары” холдингы генераль ди...

Бүген Казан вертолет заводында яңа гальваник җитештерү цехы ачылды.
017 Фото: Рөстәм Кильсинбаев
Цехны эшләтеп җибәрүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия вертолетлары” холдингы генераль директоры Андрей Богинский катнашты.
Җитештерүне модернизацияләү заводка хезмәт җитештерүчәнлеген 15 процентка арттыру мөмкинлеген бирә. Проектка 2 млрд сум инвестиция кертелгән. Шуның 70 проценты үз акчабыз, калган 30 проценты федераль бюджеттан алынган.
Яңа корпуста урнаштырылган заманча насослы агымсуларны чистарту станциясе елына 2,3 млн сум акчаны янга калдыру мөмкинлеген бирә.
Яңа технология 87 процент агымсуны технологик процесска яңадан кайтара һәм энергочыганакларны 40 процентка кадәр экономияләү мөмкинлеген бирә. Шәһәр канализациясенә ыргыту 91 процентка кадәр кимергә тиеш.
Бүген ачылган 12 мең квадрат метрдагы гальваник цех корпусы берничә участокны берләштерә һәм иске типтагы чистарту корылмаларын юк итә. Җитештерү мәйданын ул 27 процентка киметә.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар