Логотип «Мәйдан» журналы

«Казан утлары» журналы кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады

«Казан утлары» журналы яңа төрле — кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады. Бу сериядәге беренче китап — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте.«Татмедиа» АҖ генераль директоры...

«Казан утлары» журналы яңа төрле — кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады. Бу сериядәге беренче китап — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте.kitap-kazan-utl
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков китапларның яңа форматы турында сөйләде.
«Без, берничә параметрны үзгәртеп, яңа форматта китап чыгарырга уйладык. Ул кызыклы һәм уку өчен уңайлы булырга тиеш. Иң мөһиме — без кирәкле форманы таптык, китап кесәгә сыя. Кеше хәзер телефон кулланырга өйрәнгән, китап та аннан зур булырга тиеш түгел. Формат юлда барганда укып алу өчен бик җайлы. Poking book (кесә китабы) — дөньяда иң киң кулланылган формат. Татар кешесенә татар китабын яңа форматта тәкъдим итәбез», — диде ул.
Шамил Садыйков китапның икенче үзенчәлеген дә атады, ул — китапның интерактив булуы. Китапта күрсәтелгән QR-кодны кулланып, укучы китап турында фикерләшүгә Instagram битенә күчә алачак.
Генераль директор беренче китап өчен иң популяр автор — Нәбирә Гыйматдинова сайлануын әйтте. «Без «Казан утлары» журналы кысаларында аның кызыклылыгын тикшереп карадык. Укучыларның кызыксынуын сизгәч, шушы авторда тукталырга булдык», — ди ул.


Фото: Максим Каримов 


https://tatar-inform.tatar/news/society/10-12-2020/kazan-utlary-zhurnaly-kes-formatyndagy-tatarcha-kitaplar-chygara-bashlady-5791625

Комментарийлар