Быел 10 июньнән Казан урамнары буйлап йөриячәк төнге музыкаль автобус — заманча тавыш системасы, кухня һәм экскурсияләр үткәрү өчен җиһазлар белән тәэмин ителгән “Kazan music bus” йөриячәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

cvy3lxykgevoxg0ufle2-1060x600

Автор фото: vk.com

Гадәти булмаган транспорт төре 25 – 30 кешегә каралачак. Әлеге автобуста тәмле итеп сыйланырга һәм музыка тыңларга гына түгел, Казанның төп тарихи урыннарын, үзәген карарга мөмкин булачак, дип сөйләде Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Туризмны үстерү комитеты рәисе Дарья Санникова.

Казан урамнары буйлап төнге музыкаль автобус 25 июльгә кадәр йөриячәк.

 

 

 


Комментарий язарга