Логотип «Мәйдан» журналы

Казан паркларында тычкан бизгәге белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән

Мессенджерларда Казан урманнарында эпидемия таралу турындагы видео чыкканнан соң, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Наталья Ивойлова Горки-Әмәт паркында булды.“Казанның Горки...

Мессенджерларда Казан урманнарында эпидемия таралу турындагы видео чыкканнан соң, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Наталья Ивойлова Горки-Әмәт паркында булды.
mysh
“Казанның Горки-Әмәт яки башка парклары белән бәйле яңа зарарлану очраклары теркәлмәде. Әйе, хәзер чынлап та тычкан бизгәге белән авыру арта, әмма ул көтелгән иде һәм уртача күпьеллык күрсәткечләрдән югары түгел”, - дип сөйләде Наталья Ивойлова.
Эпидемиолог әйтүенчә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгәндә чир йоктырудан котылып була. Моның өчен кулларны яхшылап юарга, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне юып ашарга, җирдә аунамаска һәм җирдән бернәрсә дә алмаска кирәк.

  • Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстанда тычкан бизгәге эпидемиясе башлануы турында хәбәр таралгач, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ашыгыч матбугат конференциясе уздырды.


Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе агентлыкка Татарстанда геморрагик бизгәк эпидемиясе булмавын әйтте.

Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188633/

Комментарийлар