Логотип «Мәйдан» журналы

Казан Нәүрүзне бәйрәм итәргә җыена

20 март көнне сәгать 10.00 да, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданчыкта Нәүрүз бәйрәм ителәчәк, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән...

20 март көнне сәгать 10.00 да, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданчыкта Нәүрүз бәйрәм ителәчәк, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге матбугат хезмәте.
Nauruz-250x188
Чараны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР халыклары ассамблеясы һәм ТР халыкларының Дуслык йорты оештыра. 2014 елдан алып, Нәүрүз, Май чабу бәйрәме кебек үк, республикакүләм дәрәҗәдә билгеләп үтелә.
Кунаклар өчен ТР халыклары ассамблеясына кергән милли-мәдәни автономияләр зур концерт программасы әзерли. Театр каршындагы мәйданда чатырлар корып, һәр төрки халыкның милли үзенчәлекләрен истә тотып, аларны бизәячәкләр. Шунда ук Нәүрүздә катнашучылар милли ризыкларыннан авыз итү мөмкинлеге була.
Бәйрәм рәсми рәвештә сәгать 11.00 дә ачыла. Концерт программасын карау һәм интерактив мәйданчыкларда күңел ачу исә сәгать 15.00 гә кадәр дәвам итәчәк.
 

Комментарийлар