Логотип «Мәйдан» журналы

Казан мәктәбе хәйриячелек белән шөгыльләнә

18 февральдә Казанның 2 номерлы лицей-интернаты “Без бергә!” дип исемләнгән хәйрия концерты үткәрә. Аннан җыелган барлык акчалар 61 нче коррекция мәктәбенә тапшырылачак.Әлеге чараны укучылар, ата-анал...


18 февральдә Казанның 2 номерлы лицей-интернаты “Без бергә!” дип исемләнгән хәйрия концерты үткәрә. Аннан җыелган барлык акчалар 61 нче коррекция мәктәбенә тапшырылачак.



VRN8CuCDREk
Әлеге чараны укучылар, ата-аналар, мәктәпне тәмамлаган кешеләр, укытучылар оештыра. Моңа кадәр әлеге концерт ике ел дәвамында лицейда уздырылса, быелгысы Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтәчәк.
- Безнең беренче максат – үзебезнең укучыларга хәйрия эшчәнлегенең мөһимлеген аңлату. Чөнки лицей укучылары, Алла боерса, дөньяда лидер позицияләрне билиячәк. Концерт, ярминкәне үзләре оештыргач, алар хәйрия юнәлешенең дә нәрсә икәнлегенә төшенә башлый. Концертка килгән 1000гә якын кешегә хәйрия эшчәнлегенең никадәр кирәкле гамәл икәнлеген җиткерәчәкбез. Һәм, әлбәттә, концерттан җыелган керемне Казанның 61 нче мәктәбенә тапшырачакбыз, – дип сөйли чара координаторы Илнур Мифтахов.
Координатор билгеләвенчә, коррекция мәктәбе укучыларында шактый әйбер таләп ителә. Дәүләт мәктәпкә коммуналь хезмәтләрен түләүдә, туклануны оештыруда булыша.  Анда укый торган балалар эшче профессияләргә өстенлек бирә. Шуңа күрә егетләр өчен станоклар, кызлар өчен тегү машиналары таләп ителә. Хәйрия концертыннан тупланган акча да нәкъ менә шушы җайланмаларны сатып алу өчен тотылачак.
Концертта яшь башкаручылар, лицей-интернатны тәмамлаган кешеләр чыгыш ясаячак, укучыларның ата-аналарның музыка коралларында уйнаячак.
Шулай ук концерт вакытында “Без бергә!” хәйрия ярминкәсе дә уздырылачак. Бу чара концертка кадәр – 16.00 сәгатьтә башланачак. Ярминкәдә лицей-интернатта укучы балалар, аларның әти-әниләре ясаган кул эшләнмәләре, баллы ризыклар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук төрле мастер-классларда кул эшләренә төшендерәчәкләр. Оештыручылар хәтта нәни балаларны да төрле уеннар белән җәлеп итәргә ышандыра.
Билетларның 2 номерлы лицей-интернаттан (Казан, Ш.Усманов урамы, 11) алырга мөмкин, аларның бәясе 250-350 сум. Изгелек кылырга ашыгыгыз!

 
http://intertat.ru/tt


 

Комментарийлар