Логотип «Мәйдан» журналы

“Казан марафонында” быел 10 меңнән артык кеше катнашты

“Казан марафоны-2018” елдан-ел шәһәрнең иң әһәмиятле чараларының берсенә әверелә. Фото: https://www.kzn.ruАны ел саен шәһәрлеләр, башкала кунаклары көтеп ала, дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метши...

“Казан марафоны-2018” елдан-ел шәһәрнең иң әһәмиятле чараларының берсенә әверелә.
mmb_0557 Фото: https://www.kzn.ru
Аны ел саен шәһәрлеләр, башкала кунаклары көтеп ала, дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.
Искәртергә кирәк, “Казан марафонында” быел 10 меңнән артык кеше катнашты. Узышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, аның беренче урынбасары Дамир Фәттахов, “Матч ТВ” федераль спорт каналы генераль продюсеры Тина Канделаки, җырчы Родион Газманов, чаңгы буенча һәм ветераннар арасында йөгерү буенча күп катлы дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев катнашты.
Билгеләп үтәргә кирәк, республика һәм шәһәр җитәкчелеге арасында 42 километр араны бердәнбер узган кеше – Денис Калинкин. Ул дистанцияне 3 сәгать 16 минутта узды. Шәһәр башлыгы Д.Калинкинны котлады һәм оештыручыларга, катнашучыларга һәм тамашачыларга рәхмәтен белдерде. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. Бу сезгә юлыгызда очраган авырлыкларны җиңел хәл итәргә ярдәм итәр, дип ышаныйк”, - диде Мэр.

Комментарийлар