Логотип «Мәйдан» журналы

Казан кешесе алимент буенча миллион ярым сумлык бурычын берьюлы түләгән

Казанда яшәүче бер ир-ат алимент буенча бер миллион ярым сум күләмендге бурычын берьюлы түләгән. Ул БМW машинасын сату өчен, алимент бурычын түләргә мәҗбүр булган. Бу хакта Россия Федераль суд пристав...

Казанда яшәүче бер ир-ат алимент буенча бер миллион ярым сум күләмендге бурычын берьюлы түләгән. Ул БМW машинасын сату өчен, алимент бурычын түләргә мәҗбүр булган. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү буенча баш эксперт-белгече Лилия Хәлимова хәбәр итте.
rubli-piksabej
«Ир-ат ай саен улын тәрбияләү өчен алимент түләп барырга тиеш була, әмма озак вакыт ул акча түләми. Шулай итеп аның бурычы 1,5 млн сумга якын җыелган. Нәтиҗәдә, приставлар аның чит илгә чыгу хокукын чикли, шулай ук BMW 520i машинасы карата теркәү гамәлләре башкаруны тыя», – дип сөйләде Хәлимова.
Нәтиҗәдә, ир-ат шунда ук 1,4 млн сумнан артык бурычны каплаган. Шулай ук чит ил машинасын сату өчен 100 мең сумнан артык башкарма җыем түләгән.
Хәлимова сүзләренчә, бу - Татарстанда шундый зур күләмдәге алимент бурычын берьюлы түләүнең беренче очрагы.
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/19/188349/

Комментарийлар