Логотип «Мәйдан» журналы

Казан федераль университеты белгече Казанга каты салкыннар киләчәген фаразлый

Якындагы ун көндә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы һәм -20 градуска кадәр салкын көтелә. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы м...

Якындагы ун көндә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы һәм -20 градуска кадәр салкын көтелә. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире урынбасары, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцевка сылтама белән югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.b4189adbffdd0720f69af944
 
Белгеч фаразлавынча, иртәгә Казан территориясендә болыты һава көтелә. Төнлә һава температурасы -10 градуска, ә көндез -7 градуска кадәр төшәчәк. Бераз кар яву ихтималы бар.
Пәнҗешәмбе төнлә һава температурасы -6 градус, ә көндез -4 градус булуы көтелә. Икенче көнне һава торышы кинәт үзгәрәчәк: төнлә -20 градуска кадәр суытачак, ә көндез 4 градус салкын булачак.
«Декабрь кояшлы булды. Әмма һава торышы үзгәрүчән, циклон йогынтысында температура күтәрелә. Киләсе шимбәдә үк Казанда кинәт суытачак. Төнлә температура -18 градуска кадәр төшәчәк», — диде белгеч.
Якшәмбе, 20 декабрьдә элеккечә болытлы һава, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -14 градус кадәр суытачак, ә көндез 11 градуска кадәр суык булачак.
Переведенцев Казанда явым-төшем аз булуын әйтте. Климат нормалары буенча, бу вакытта 44 мм кар яварга тиеш. Әмма Татарстан башкаласы бу нормадан ерак.
 

Фото: татар-информ/архив 


https://tatar-inform.tatar/news/ecology/16-12-2020/kazan-federal-universitety-belgeche-kazanga-katy-salkynnar-kil-ch-gen-farazlyy-5792997

Комментарийлар