Логотип «Мәйдан» журналы

Казан егете сайлау участогына килеп, сөйгәненә мәхәббәтен аңлата

Кичә Казанның 152нче сайлау участогы күзәтүчесе Анастасия Фролова өчен гаять истәлекле көн булгандыр.Очрашып йөргән егете сайлау участогына чәчәк букеты һәм шарлар тотып килгән.Настя – Казан дәүләт эн...

Кичә Казанның 152нче сайлау участогы күзәтүчесе Анастасия Фролова өчен гаять истәлекле көн булгандыр.
18ссентября
Очрашып йөргән егете сайлау участогына чәчәк букеты һәм шарлар тотып килгән.
Настя – Казан дәүләт энергетика университеты студенты. Сайлау участогында ул чисталык һәм сайлаучыларның тавыш бирү тәртибе өчен җаваплы.
“Кичне көтәсе килмәде, аннан ул вакытка арый да кеше. Ә хәзер бүләк иткәч аңа күңелле, йөзендә елмаю”, - дип аңлаткан, дулкынланып, Динар Кәрамов.
Яшьләр шәхси тормышларының сайлауларга катышы булмавын, ә нәкъ менә 2014 елның 18 сентябрендә очраша башлаганнарын әйткәннәр. Аларның очрашып йөрүләренә ике ел булган.
Динар КДЭУда магистратурада укый, Анастасия бакалавриатны тәмамлап килә.

Комментарийлар