Логотип «Мәйдан» журналы

Казан дәүләт университетының журналистика факультеты беренче деканы, педагог, галим Флорид Әгъзамовны искә алдылар

Кичә Казан үзәгендәге “Ногай” кунакханәсенең “Тукай” конференц-залында Казан дәүләт университетының журналистика факультеты беренче деканы, педагог, бүген гаммәви мәгълүмат чараларында көч куючы күп к...

Кичә Казан үзәгендәге “Ногай” кунакханәсенең “Тукай” конференц-залында Казан дәүләт университетының журналистика факультеты беренче деканы, педагог, бүген гаммәви мәгълүмат чараларында көч куючы күп кенә журналистларның остазы булган Флорид Әгъзамовны (1936-2005) искә алу кичәсе уздырылды. 
Фото http://www.business-gazeta.ru Фото http://www.business-gazeta.ru
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова, “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, КФУның социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Ариф Межведилов, шушы уку йортының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты директоры Михаил Щелкунов, әлеге институтның татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин, Татарстанның әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, Флорид Әгъзамовның күп санлы хезмәттәшләре, дуслары, шәкертләре катнашты. Кичәнең кадерле кунаклары арасында улы Азамат, килене Елена, оныгы Амаль да бар иде. Чара исә КФУ, ТР Журналистлар берлеге һәм “Татмедиа” АҖ тарафыннан оештырылды.
Кичә башланыр алдыннан, Флорид Әгъзамов турындагы хатирәләргә багышланган “Үзәктә – кеше” дигән документаль фильм күрсәтелде.
Чара күренекле остазның яраткан җыры белән ачылды – “Әйткән идең” җырын Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов башкарды.
Педагогның яраткан шәкертләреннән берсе, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген 1977 елда тәмамлаган Римма Ратникова кичәгә килүчеләрне Татарстан парламенты депутатлары һәм ТР Журналистлар берлеге президиумы исеменнән сәламләп, “Социалистик Татарстан” газетасында, Казан университетында Флорид ага белән бергә хезмәт куйган кешеләрнең, шулай ук шәкертләренең һәркайсы бүген аны зур рәхмәт сүзләре белән искә ала, дип билгеләп узды. “Флорид Имамәхмәт улы Татарстанда журналистика белеменә нигез салучы буларак танылды. Ул канат куеп чыгарган шәкертләрнең барысы да диярлек сыйфатлы журналистика өлкәсен сайлады”, – диде ул. Флорид Әгъзамовның журналистика гуманизмына, интернационализмга багышланган күп санлы фәнни хезмәтләр, китаплар авторы булуын искәртеп, аларның бүген дә актуальлеген югалтмавына игътибарны юнәлтте. Римма Ратникова Татарстан Журналистлар берлегенең Казанның Флорид ага яшәгән Чистай урамындагы йортка истәлек тактасы урнаштыру башлангычы белән чыгуын, хәзер моның өчен тиешле документлар әзерләнүен әйтеп, гаммәви мәгълүмат чаралары аша бу фикерне хуплап чыгарга өндәде. Чыгышы ахырында ул бүгенге очрашуны оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Михаил Щелкунов билгеләп узганча, кайбер кешеләрнең бөеклеге, аларның иҗади эшчәнлегенең масштабы һәм әһәмияте үзләре киткәч, вакыт узу белән тагын да ачыграк чагыла. Флорид ага Әгъзамов шәхесе – әнә шундыйлар. Ул чын мәгънәсендә университет кешесе иде. Кызганыч ки, бүген университетта аның кебекләр бик аз, дип искә алды. “Бүген, 11 февральдә, шушы минутларда Казан федераль университетының Гыйльми советы тарихи карар кабул итә: Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация бүлеге Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбе дип үзгәртелә. Миңа калса, бу – бүгенге журналистлар эшчәнлегенең мөһимлеген тану гына түгел, Флорид Имамәхмәт улы истәлегенә иң яхшы бүләк тә. Ул моның белән горурланыр иде”, – диде Михаил Щелкунов.
КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин сүзләренчә, Флорид ага студентларның якын киңәшчесе, дусты була белде. Кирәк вакытта кырыс сүзен әйтте, ләкин күбрәк җылы мөнәсәбәте, конкрет гамәлләре белән ярдәмгә килергә ашыкты.
Флорид Әгъзамовның тормыш юлы Башкортстан җире белән бәйле. Ул 1936 елда әлеге республиканың Чакмагыш районының Бикмәт авылында дөньяга килгән. Гомеренең күпчелек өлешен Татарстан башкаласында үткәрсә дә, туган ягын иң сагынычлы сүзләр белән искә ала торган була. Бүгенге кичәдә Флорид аганың якташлары, дуслары ТРның халык шагыйре шагыйре Роберт Миңнуллин һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты кафедрасы мөдире Ринат Нәбиев катнашып чыгыш ясады, аның турындагы хатирәләре белән бүлеште.
Күренекле педагогның шәкерте, “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров сыйфатлы журналистиканың үзгәрешләргә дучар булуын искәртеп: “Кызганыч ки, үз вакытында безгә Флорид Имамәхмәт улы өйрәткән журналистика бүген әрсезләнде, “саргайды”, мәрхәмәтсезләнде һәм халыктан ерагайды. Ләкин шушы тарихи бинада яраткан остазыбызны искә алып, без аның шәхесен генә түгел, ул төшендергән журналистиканың гуманистик принципларын да хәтергә төшерәбез. Гуманизм – кешене ярату, хөрмәт итү. Бүгенге очрашу үзебезнең һөнәребезнең нинди булырга, журналистка нәрсәдән тыелырга, сакланырга тиешлеге турында уйланыр өчен сәбәп булсын иде”, – диде.
Кичәдә озак еллар буе Казан университетында Ф.Әгъзамов җитәкчелегендә журналистика кафедрасында хезмәт куйган шәхесләр, Казан журналистика мәктәбе вәкилләре – Алия Тукузина, Илдар Низамов, Татьяна Леонтьева, Флорид Әгъзамовка бәйле рәвештә, хәтер яңартты.
Профессор Илдар Низамов аның журналистлык осталыгына аерым игътибар юнәлтеп, моннан 50 ел элек газетада басылган мәкаләләрен бүген дә мавыгып укырлык, дип билгеләп үтте. Ул Әгъзамов иҗатының шушындый киң планда җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителүен хуплавын билгеләп, аның иҗат эшчәнлеге ифрат киң колачлы, бигрәк тә журналистның ана теле белән эш итү тәҗрибәсе кызыклы, әмма аны өйрәнергә кирәк, бүген, телнең иң зәгыйфьләнгән чорында, бу мәсьәлә аеруча актуаль, дип ассызыклады.
Чарага Флорид Әгъзамовның хезмәттәшләре – төрле елларда Казан университеты факультетларында декан, декан урынбаслары вазыйфаларын биләгән Индус Таһиров, Җәмил Сафиуллин, Рәмзи Вәлиев катнашып чыгыш ясады.
Профессор Индус Таһиров Флорид аганың матур җырлавын искә алып, аны тыңлаганда татар халкы моңнан яралды микәнни, дип уйлый идем, дип билгеләп үтте. “Шул ук вакытта ул татарның күренекле шәхесе генә түгел, Башкортстанны да җаны-тәне белән яраткан кеше иде. Ул халыклар дуслыгына, гуманизмга дан җырлады, бу мәсьәләләрне фәнни хезмәтләрендә дә яктыртты. Докторлык диссертациясе якламаган булса да, фәнни җәмәгатьчелектә зур галим буларак кабул ителде”, – дип сөйләде ул. Индус Таһиров сүзләренчә, вакыты белән таләпчән, катгый да була белгән Флорид аганың күңел йомшаклыгы, кешелеклелеге һәрвакыт беренче урында иде.
Озак еллар буена КФУның филология факультеты белән җитәкчелек иткән Җәмил Сафиуллин искә алганча, Флорид Әгъзамов бервакытта да берәүне дә чынлап торып орышмады, акыл өйрәтмәде, үгет-нәсыйхәтләр белән йөдәтмәде – кешеләргә алар теләгәнчә үсәргә мөмкинлек бирде.
“Бүгенге очрашу кысаларында гына Флорид Имамәхмәт улы турында искә алып, сөйләп бетерү мөмкин түгел. Беркайчан да ашыкмый, беркемне сүкми, күбрәк мактый торган иде. Ул җитәкчелек иткән чорда журналистика бүлеге үсте, чәчәк атты”, – дип хатирә уртаклашты атаклы галим, тарихчы Рәмзи Вәлиев.
Чарада катнашкан күренекле продюсер, Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале директоры Рифат Фәттахов билгеләп үткәнчә, бүгенге кичәгә килгәннәрнең күбесе – Флорид Әгъзамов сабаклары дигән зур бер мәктәп үткән бәхетле кешеләр. “Ул студентларны, бигрәк тә авылдан чыккан балаларны, бик нык ярата иде. Безне, аспирантларны да, шуңа өйрәтте”, – дип искә алды ул.
Флорид аганың улы Азамат: “Әтинең вафатыннан соң 10 елдан артык вакыт үтеп китсә дә, җәмгыятьтә ул онытылмады, бүген сез, хезмәттәшләре, шәкертләре, дуслары көче белән һаман да безнең арабызда яши кебек. Аны онытмавыгыз, яратып искә алуыгыз өчен бик зур рәхмәт”, – диде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Флорид Әгъзамов нигез салган татар журналистикасы кафедрасы барлык уку курсларын татарчалаштыру, туган телебездә уку ярдәмлекләре һәм программалары булдыру юнәлешендә, милли кадрлар әзерләүдә зур эш башкарды. Әле өстәвенә бүлектә укып чыкканнарның күпмесе әдәбиятта үз урынын тапты. Бүгенге чарада журналистика бүлеген төрле елларда тәмамлаганнардан – язучылар Вахит Имамов белән Айдар Хәлим дә чыгыш ясады.
Эчтәлекле, хатирәләргә гаҗәеп бай кичәне Казан дәүләт консерваториясе студентлары, Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреатлары – Азат Абитов, Артур Шөгаепов һәм Айгөл Хисмәтуллина чыгышлары тагын да ямьләндерде, моңга төрде. Чараны Гөлназ Сәфәрова һәм Дмитрий Второв алып барды. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар