Логотип «Мәйдан» журналы

Казан дәүләт аграр университетында яңа ректор

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2018 елның 14 ноябрендәге боерыгы нигезендә Айрат Вәлиев Казан дәүләт аграр университеты ректоры итеп билгеләнде. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүл...

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2018 елның 14 ноябрендәге боерыгы нигезендә Айрат Вәлиев Казан дәүләт аграр университеты ректоры итеп билгеләнде. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты хәбәр итә.


011 Фото: kazgau.ru


2018 елның июленнән Айрат Вәлиев вакытлыча вуз ректоры вазифаларын башкарды. 1996 елдан 2018 елның 17 июленә кадәр университетны Җәүдәт Фәйзрахманов җитәкләде. Ул хәзерге вакытта ректор киңәшчесе вазифасын били.
Айрат Вәлиев Татарстанның Саба районында туган, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең «авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетын (2001) һәм шул ук академиянең «икътисад һәм аграр җитештерү белән идарә итү» белгечлеге буенча икътисад факультетын (2005) тәмамлаган.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре (2015).
Доцент, техник фәннәр кандидаты.

 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/16/175231/

Комментарийлар