Логотип «Мәйдан» журналы

Казан дары заводы ябыла

Казан дары заводын ябачаклар, һәм шундый ук завод Удмуртиянең Кизнер бистәсендә ачылачак. Бу хакта Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.Россия сәнәгат...

Казан дары заводын ябачаклар, һәм шундый ук завод Удмуртиянең Кизнер бистәсендә ачылачак. Бу хакта Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.
0115
Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Дмитрий Мантуров Россия Президенты Владимир Путинга, Кизнерда яңа җитештерү предприятиесе булдыру сәбәпле, "Куркыныч саналган күпләп дары җитештерүне Казанда туктату" карары турында хәбәр иткән. Бу хакта ведомство хәбәрендә әйтелгән.
Казандагы заводны ябып, Кизнерда яңасын эшләтеп җибәрү вакыты һәм кертеләчәк инвестицияләр проект төркеменең уртак карары белән билгеләнә.
“Шулай ук химик коралны юкка чыгару объектларын (Кизнерда – Т-и. иск.) санацияләү буенча министр Президентка җиткергән вакытны исәпкә алырга кирәк”, - дип билгеләп үтелгән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хәбәрендә.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар