Логотип «Мәйдан» журналы

Каз мамыгын ничек юарга?

Авылларда каз өмәләре гөрли. Уңган хуҗабикәләр аның мамыгын әрәм-шәрәм итми, мендәр ясый.Шулай да аның мамыгын юу, яхшылап киптерү еш кына мәшәкать тудыра. Без тәкъдим иткән ысул белән юсагыз, күпкә у...

Авылларда каз өмәләре гөрли. Уңган хуҗабикәләр аның мамыгын әрәм-шәрәм итми, мендәр ясый.



Шулай да аның мамыгын юу, яхшылап киптерү еш кына мәшәкать тудыра. Без тәкъдим иткән ысул белән юсагыз, күпкә уңайлырак булыр.


Иң элек мамыкны бәз яисә марля капчыкка тутырырга кирәк. Аннары йон кием юа торган порошок яки кер сабыны салынган суда 2 сәгать тотабыз. Сыек юу чарасы, яки шампунь куллансагыз, яхшырак. Болай иткәндә, ул тиз чайкалачак.


Берничә тапкыр чайкатканнан соң, таратып киптерергә кирәк. Иң яхшысы – мунча ләүкәсенә челтәр яисә тукыма җәеп, шуның өстендә таратып киптерү. Вакыт-вакыт әйләндереп торырга, кирәк булганда, мунчаны яңадан ягарга онытмагыз. Югыйсә, мамыкның исләнүе ихтимал.



Фото: facebook.com


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kaz-mamigin-nichek-yuarga-580976/

Комментарийлар