Логотип «Мәйдан» журналы

Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда тиздән яңа китапханә-музей эшли башлаячак

Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда (Яшел Үзән районы) тиздән өр яңа китапханә-музей эшли башлаячак Бу хакта «Идел» журналы хәбәр итә.Насыйриның авылдашлары хәбәр иткәнчә, галимнең 196 еллыгына...

Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда (Яшел Үзән районы) тиздән өр яңа китапханә-музей эшли башлаячак Бу хакта «Идел» журналы хәбәр итә.kam-nasyjri
Насыйриның авылдашлары хәбәр иткәнчә, галимнең 196 еллыгына багышлап ачылачак китапханә-күргәзмәдә авыл тормышына багышланган экспонатлар белән бергә кызыклы басмалар да мул булачак.
«Китапханә-музеебыз, авылыбыз кебек, күркәм, бай булырга тиеш, — ди алар. — Килешәсезме? Килешсәгез, тагын бер тапкыр әбиләребездән калган сандыкларны ачып карыйк әле. Бәлки, сарай тирәсендә берәр борынгы эш коралы качып ятадыр. Аңлыйбыз, алар инде күрше-тирә авыллар, шәһәр, мәктәп музейларына күчеп бетте. Ә шулай да өметләнәбез».
Олы Ачасырда яшәүче Асия Кәримуллина үз мирасыннан 58 китап бүләк иткән инде.
«Дөресен генә әйткәндә, зур стенкадан арынганда китапханәнең бер өлешен — авылга, зур өлешен Себер татарларына (бер елны Яшел Үзәндә район хакимияте китап җыю буенча зур акция уздырган иде) тапшырган идем. Әнинең китап киштәләрендә хәзер дини китаплар. Ә боларны саклаган өчен рәхмәт, әни», — дип яза Кече Шырданда яшәүче журналист, авыл активисты Гүзәл Минһаҗева.
 

Фото: http://tatar-congress.org/


https://tatar-inform.tatar/news/culture/15-01-2021/kayum-nasyyriny-tugan-avyly-keche-shyrdanda-tizd-n-ya-a-kitaphan-muzey-eshli-bashlayachak-5799108

Комментарийлар