Логотип «Мәйдан» журналы

Катлы ит рецепты

Бу ризыкны хәләл кафеларда ашаган бар. Ул "Мясо по-чешски" дип атала. Шуңа охшатып өйдә пешереп карадым.Тавыкнын бот төбен сөяктән аердым, пакетка тыгып, махсус чүкеч белән җиңелчә генә тәпәләп чыктым...

Бу ризыкны хәләл кафеларда ашаган бар. Ул "Мясо по-чешски" дип атала. Шуңа охшатып өйдә пешереп карадым.



Тавыкнын бот төбен сөяктән аердым, пакетка тыгып, махсус чүкеч белән җиңелчә генә тәпәләп чыктым һәм майланган табага тездем. Өстенә сарымсак башларын иттарткычтан чыгарып ясаган яшеллекне сөрттем, аннары катлап, туралган бәрәңге, суган, кишер салдым.

Кишер өстенә, колбасный сырны кыргычтан уып, майонез белән каймакны болгатып, сөрттем, аның өстенә кырылган каты сыр сиптем.




Һәр кат саен азрак тоз сиптем. Табаның өстен фольга белән каплап кызган духовкага тыктым. Чама белэн бер сәгать пеште.

Автор: Резидә ФӘЙЗУЛЛИНА

Фото: Резидә Фәйзуллина

https://intertat.tatar/ash-su/it-po-cheshski-/

Комментарийлар