Логотип «Мәйдан» журналы

Кашыкларны ничек ялтыратырга?

Вакыт узу белән аш-су приборлары карала, аларга пычрак утыра, ялтыравыгы бетә. Кашык һәм чәнечкеләрдәге кара тапларны бетереп, матур бизәкләрен чистарту ысулы киңәшләр сайтына сылтама белән «Интертат»...

Вакыт узу белән аш-су приборлары карала, аларга пычрак утыра, ялтыравыгы бетә. Кашык һәм чәнечкеләрдәге кара тапларны бетереп, матур бизәкләрен чистарту ысулы киңәшләр сайтына сылтама белән «Интертат»та язылган.2412602_960_7201
Кашыклар һәм чәнечкеләрне сулы кәстрүлгә салыгыз һәм 2 аш кашыгы сода белән тоз өстәгез. Приборларны шушы содалы-тозлы эремәдә 20 минут чамасы кайнатыгыз.
Шуннан соң кашыклар һәм чәнечкеләр кабат ялтырый башлар, аларның бизәкләре дә ачык күренер.
Теш пастасы яки теш порошогы да приборларны чистарта.
Кашыклар белән чәнечкеләрне теләсә нинди газлы суга салып торсаң да була. Газлы су да пычракны бик тиз «ашап» төшерә.
 
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар