Шаян картлык

Тугач үсәсе була,
Ә үскәч картаясы.
Картлыкны адаштырып,
Кая гына таясы?

Эзләп табачак бит ул,
Җәһәннәмгә качсаң да.
Тешсез авызын ерыр,
Кай ишекне ачсаң да.

Ара-тирә кирәк лә
Буыннарны язарга.
Юнәлербез кичләтеп
Ресторанга-мазарга.

Колак шаулар, тез сызлар.
Төкереп барчасына,
Чибәр кызлар сыйларбыз
Пенсия акчасына.

Карышмабыз, нечкә бил
Чакырса дачасына,
Сусыл җиләк тәмләрбез
Җимешле бакчасында.

Ала-кола дөньяда
Төрле мәзәк мәл булыр.
Ит чәйнәргә көч бетсә,
Сөт эчәрлек хәл булыр.

 

Мөтәсәнгать

Һәркем яза, һәркем сырлый – кыза халык,
Ак кәгазьгә чүп фикерне сыза халык.

Бар да шагыйрь, бар да көйче – әзер калып,
Кичәләрдән кайта татар «ләззәт» алып.

Һәр кәсепче, һәр шабашчы – якты йолдыз,
Садә талант бу базарда япа-ялгыз.

Йөзе моңсу, кесәсендә җилләр исә,
Гаҗәпләнмәс, бер «даһи»е: «Җүләр!» – дисә.

Мөтәшагыйрь һәм халтура илне басты,
Акча тулды һәр тишеккә, моңнар качты.

 

Мавзолей

Мәскәү. Кызыл мәйдан. Кремль.
Мавзолейга зур чират.
Йөзләгән хатын-кыз монда
Һәм дә йөзләгән ир-ат.

Энә күзеннән үткәреп
Һәр хәрәкәт, һәр ымны,
Империя сакчылары
Күзәтәләр һәр сынны.

Стена буенда һәйкәлләр
Колларга карап тора.
Юасы иде бу илне,
Пычрагын кыра-кыра.

Шуыша коллар, шуыша
Мумияне күрергә.
Берәм-берәм төшә алар
Империя гүренә.

…Кич.
Мавзолей инде ябык.
Сыраханәләргә тулды
Чиратта арган халык.
Телләрдә – мат, сыра тәме,
Кулларда – кипкән балык.

Инде төн.
Кара шәүләләр,
Айныр-айнымас хәлдә,
Урам эзләп интегәләр
Юлын югалткан илдә.

Карт коммунист зары

Ришвәт басты илне, намус үлде,
Тайгалак гел аяк асты.
Җылыталмый тәнне кояш нуры –
Илдән кояш күптән инде качты.

Ә нигә соң безгә, төнлә торып,
Ленин булып уйланмаска
Һәм иртәсен, мыекларны борып,
Сталин булып уянмаска?..

 

Әкияти чынлык

Берьялгызы сызгырынып
Кара урманнан барса,
Ара-тирә куркынып ул
Як-ягына каранса,
Һәм алтын тарагы белән
Маңгай чәчен тараса,
Карт Шүрәле җәһәт кенә
Тарак карагын тотса,
Карак малайның бармагын
Бүрәнәгә кыстырса,
– Соңгы каракны тоттым мин,
Бур бетте! – дип кычкырса,
Су анасы Шүрәледән
Кычкырып көләр иде.
Шүрәлегә әкиятнең
Дәвамын сөйләр иде:
– Ул малайлар әллә кайчан
Зур үсте, – дияр иде. –
Тарак пүчтәк. Алар инде,
Елмаеп, күзгә карап,
Очсыз-кырыйсыз бу илне
Имәләр, – дияр иде.
Карт Шүрәле кытыкланып
Шаркылдап көләр иде.
Көлә-көлә гарьлегеннән
Тәгәрәп үләр иде…

Сарык көтүе

Болын тулы сарыклар…

Сарыкларның эш хутта:
Баш иелгән, үлән шәп.
Әрле-бирле сугылып,
Көн үтеп китә күшәп.
Хуҗа кайчак иреккә
Җибәреп тә алгалый:
– Хуш исле болын көтә
Сезне әнә алда, – ди.
Көтүне читтән күзли
Мөгезе сынык тәкә.
Үзен-үзе тотышы
Ис китмәле, бик кәттә.
Очлы иде мөгезе, –
Тыныч кына тормагач,
Хуҗа сугып сындырды,
Суверенлык сорагач.
Тәкә сүзсез, авырлык
Китермәс һич үзенә.
Карап кына тора ул
Көтүченең күзенә.

Болын тулы сарыклар…

Дулап китәр болар, дип,
Юләрлек нидер көтү.
…Тузан болыты эчеп,
Өелеп кайта көтү.

 

Чират

Тукай мәйданында шау-шу, асфальт кызып изелгән,
Тукай бүләген алырга озын чират тезелгән.

Боргаланып киткән чират Союз йорты ягына,
Һәм килеп терәлгән ул Мөштәри урамына.

Кем этешә, кем төртешә, кемдер үкси, ялына,
Базармыни, гөжли гавам Союз йорты алдында.

Үтүчеләр тыз-быз килә, ашыгалар каядыр,
Чайкалышып киткәлиләр, аяклары таядыр.

«Эссен» нарга, «Магнит»ларга туп-туры татар юлы,
Арзан азык-төлек эзләп күшегә татар кулы.

«Книги» да китап мулдан, киштәләр шыплап тулган,
Борылып та карамыйча, урап узалар сулдан.

Интернеттан чүп-чар укый садә татар баласы,
«Уртак түшәк» тотып изри сөрмә тарткан анасы.

Көн-төн сериаллар карап сукыраймакта татар,
Аннары ул, корсак кашып, тирән йокыга батар.

Диван иркен, мендәр йомшак, йокла, татар, гырылда,
Фәрештәләр канат җилпеп яшен сөртер кырыңда.

…Язучылар чират тора Союз йортына карап,
Бүләк-мазар эләкми калса, хәлләр хөрти, эш харап.

Томнар бастырып булмас бит Халык әдибе булып,
Чират гөжли, төртешәләр, үксиләр сулык-сулык.

«Бетте иман, мәрхәмәт…» дип, Тукай карый күкләрдән,
Ул һаман шул: иңнәренә милләт йөген күтәргән.

 

* * *
Ахырзаман җиле исәр дә,
Ярларыннан чыгар диңгез,
Таулар ярылыр.
Кыямәт көнне дә Рәсәйдә:
«Ни чәлдерим?» – дип чабучы
Карак табылыр.

 

Халыклар бердәмлеге

Көне-төне шаулап тора сукбай ил бәйрәмнәре,
Эч тә егыл, эч тә егыл, башларың әйләнмәле.
Кесәләрдә җилләр исә… Тәмамдыр сәйраннары,
Теләнчеләр көтү-көтү… Хәлләре хәйран әле.
Алпан-тилпән атлый татар, әле дә хәлләнмәгән,
Мыгырдана, ни әйтмәкче, ул әле телләнмәгән.
Сакал баскан йөзе чытык, бигрәкләр мескен хәле.
Кул селтәдем: «Кесәм пустой, кит әле, бәйләнмәле!»
Юләрләнеп аяк тибеп, бөтен халыклар эчте,
Сокланырлык ил бит, әйе, бердәмлек нинди көчле.
Эчте татар, эчте урыс, эчте чирмеш, эчте ар.
Күпләр үлде, бик күпләре гарипләнеп калдылар.
Ава-түнә узып китте аксак ил бәйрәмнәре,
Әләмнәрне чүпрәк итте исерек адәмнәре.

 

Чарасызлык

Елга яры ком да таш,
Утырабыз яланбаш.
Елга кичәр әмәл юк,
Йөзәм дисәң көймә юк.
Каршы ярда – карурман,
Дәрт бардыр да, юк дәрман,
Карурманны кичәргә
Югарыдан юк фәрман.
Утырабыз, көтәбез,
Нидер җитми, нидер юк.
Кемдер әйтте: – Лидер юк!
Кемдер әйтте: – Литр юк!
Су чоңгылы – уртада.
Су тавышы. Өркетә.
Карурманда ни калган,
Анда безне ни көтә?
Лидер да юк, литр да.
Лидерсыз һәм литрсыз
Атламыйбыз метр да.

 

* * *
Бабайлар алып булган,
Без вагая барабыз.
Тир түгеп түгел инде,
Эшсезлектән арабыз.

Бүксәләр үскән саен,
Беләктә кими куәт.
Бик нәни бөҗәкләргә
Охшаганбыз. Әкәмәт!

Хәлсезләрне ачы җил
Уңга-сулга бәргәләр.
Алыплар сагындыра,
Күбәйгәндә кәрләләр.

 

Замана вәгазе

Коттедж бик шәп. Өч катлы.
Ашау татлыдан-татлы.
Кием затлыдан-затлы.
Тимер ат – «Вольво» атлы.

– Урысчаны шәп белсәң,
Ил башында торырсың.
Министр да булырсың,
Президент та булырсың.

Туйдырмас тамагыңны
Мәрҗаниләр, Тукайлар.
Нефть скважинаң булсын,
Язсын сиңа тук айлар.

Сорыйсың син: – Почему?
Өр-яңа гасыр тышта,
Табыш кирәк һәр эштә.

…Малай ашауга таза:
Калдырмый ул өстәлдә
Шоколад валчыгын да.
Ата кеше канәгать,
Елмая карчыгына:
– Кеше булыр пацанка!

Яңгырап тора өйдә
«Маманька» һәм «папанька».
Үсә шундый малайка…

Телсез калганнар тәмам
Абика һәм бабайка.

 

Тел сакчысы

– Чүпләнә безнең язык
Чит тел сүзләре белән.
Если тел юкка чыкса,
Мин үзем умру, үләм.
Знаете, милли аңга
Связан безнең сөйләм.
Мин шуны народка гел
Повторять итә киләм…
Булды, җитте, сөйләмә,
Югыйсә үзем үләм..

 

Түрә

Үгез муены лычма тир,
Һәрбер минут монда чутта.
Гаризамны имзалады,
Кязыл йөзен чыта-чыта.

Бүлмә тулы хушбуй исе:
Секретарь кыз керә-чыга.
Тәрәзә төбендә кактус
Һавасызлыктан тончыга.

 

Әнчек

Капка астыннан баш тыгып
Өрә бер әнчек,
Ләң-ләң өрә көннәр буе,
Бигрәк бәйләнчек.

Урамга да чыкмый әнчек,
Эчкә дә керми.
Балакка да ябышып ул
Сөйрәлеп йөрми.

Гыжылдап өрә, туктамый,
Юк бүтән эше.
…Үчле әнчеккә охшаштыр
Бик көнчел кеше.

 

Кайвакытта

Кайчан кинәт юктан гына ачу чыга,
Тән кызыша, әллә ниткән кычу чыга.

Томалый да фатирымны кара болыт,
Күзгә керә шунда хатын шайтан булып.

Мин үзем дә шайтаннан һич ким түгелмен,
Актарылып ташкан чагы бу күңелнең.

Шигырьләрне шытыр-шытыр ертмак булам,
Ялан кырга алып чыгып якмак булам.

Кемгә хаҗәт бу шигырьләр, китап, димен,
Иң кирәксез бер товардыр китап бүген.

Бераздан мин тынычланам, һәйбәт булам,
Көләр өчен хатынга бер сәбәп булам.

Бар да төшә үз җаена, тына буза,
Каләм янә мәхәббәтле җырлар сыза.

Шигырьләрем өсти дә көч, җаным тыныч,
Уйный каным, күздә кояш, кында кылыч.

 

Хәләл

Үтеп бара гомерләр,
Көн арты көнне куып.
Әллә кем булып булмас,
Хәерче илдә туып.

Череп баеп булмый ул,
Хәрәмгә кул сузмасаң,
Кемнедер алдамасаң,
Торгаларда тузмасаң.

Узып китсә дә гомер,
Тиеннәр саный-саный,
Эшләп табылган акча
Кулны җылыта, җаный.

Әле дә шуңа сөенәм:
Рухи үзәк тап-таза.
Хәләл йортымны минем
Читләтеп уза каза.


Комментарий язарга